Мәктәпләргә — автобуслар

2022 ел ахырында Барда муниципаль округы балаларны йөртү өчен дүрт мәктәп автобусы алды. Каенавыл, Үдик hәм Печмень урта мәктәпләре яӊа транспортныӊ бәхетле ияләре булды. Әлеге автобуслар 2013 елгы транспортны тулысынча алыштырачак.

Печмень урта мәктәбе директоры Р.В. Вшивкова сүзләренчә, Печмень мәктәбе 16 урынлы яӊа
ГАЗель алган, бу транспорт 10 еллык автобусны алыштырачак, ә мәктәпнеӊ структур бүлекчәсе — Бөреҗле төп гомуми белем бирү мәктәбенә 23 урынлы ПАЗ бирелгән. Биредә транспорт 2020, 2021 hәм 2022 елларда алынган, шуӊа күрә бүгенге көндә әлеге мәктәпләрдә бөтен автопарк яӊа.

— Яӊа транспорт кирәклеге бар иде. Биш елдан соӊ автобуслар ремонт сорый башлый, ә балаларны йөртергә кирәк. Мәсәлән, Печменьгә hәр көнне Асюл, Карман, Күчтәнти, Әмировка, Искир, Зязелга, шулай ук Уен округыныӊ Сосновка hәм Красногорка авылларыннан 61 бала килә. Бөреҗле мәктәбенә Сөҗән hәм Батырбайдан 28 бала китерелә. Әйтергә кирәк, быел Печмень мәктәбен өч унберенче hәм 18 тугызынчы сыйныф укучылары тәмамлаячак, — диде Раиса Владимировна hәм Пермь крае губернаторы Д.Н. Махонинга, край Мәгариф hәм фән министрлыгына мәктәп транспортын вакытында алмаштырганнары өчен зур рәхмәтен белдерде, барысына да эшләрендә уӊышлар hәм иминлек теләде.

Венера Шәрәфетдинова.

Фото округ башлыгыныӊ ВКонтакте аккаунтыннан алынды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *