“Пермь крае горурлыгы” билгесен укуда, фәнни-техник, иҗади hәм иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүдә, сәнгатьтә hәм иҗатта күренекле сәләтләрен күрсәткән, халыкара, бөтенрәсәй, округ, төбәкара hәм төбәк чараларда югары нәтиҗәләр күрсәткән талантлы балалар ала.
Менә быел да Край политехник колледжыныӊ Барда филиалы студентларыныӊ кайберсе бу мактаулы исемгә “Беренчеләр хәрәкәте”ндә актив эшчәнлекләре өчен лаек булды. Алар арасында бишле билгесенә генә укучы Регина Туктамышева, Ралис Кучуков, Алмаз Аткулов та бар. Бу яшьләр өчесе дә тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соӊ язмышларын нефть тармагы белән бәйләргә була, бүген алар “газ-нефть үткәргечләрен төзү hәм эксплуатацияләү” юнәлеше буенча икенче курста белем ала. Студентлар көне алдыннан без колледжга юл тоттык hәм актив яшьләр белән очраштык.
— Туганнарым газчы hөнәрен сайлап, Төньякта хезмәт куя. Мин алардан үрнәк алып, бу юлдан китәргә булдым. Мәктәптә бер гади егет идем, ә биредә дөньяга карашым үзгәрде, күп чараларда катнаша башладым. Уку да ошый, аеруча кичләрен үз кулларыбыз белән төрле детальләр ясарга яратам. “Электротехника”, “Техник механика” h.б. дисциплиналарны өйрәнәбез. Сессиягә озак, җаваплы әзерләнәм. Актив булсаӊ, кайчак “автомат” рәвешендә билге алып була — укытучыларыбыз яхшы, безне hәрчак аӊлый, — диде Алмаз.
— Нефтьчеләргә эш хакы яхшы түлиләр, шуӊа күрә мин бу өлкәне сайладым. Икенче Барда урта мәктәбендә укыганда “Беренчеләр хәрәкәте” белән кызыксынмый идем, тик колледжга кергәч, Нурия Рафаил кызы безгә уку йорты буйлап
экскурсия үткәреп, “Беренчеләр хәрәкәте” турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Аныӊ сүзләре мине ил-
hамландырды. Шул көннән бирле бу хәрәкәтнеӊ актив әгъзасы булдым, ә бүген колледжда аныӊ рәисе булып торам. Бу ике ел эчендә мин “Яӊа буын” лагерена барып кайттым, “Елныӊ беренче курсы студенты” конкурсында катнаштым, күп дуслар таптым, бу үзгәрешләргә шатмын. Нурия Рафаил кызы безне hәр башлангычыбызда хуплый, ярдәм кулы суза, без моныӊ өчен аӊа бик рәхмәтле. Укудан тыш мин эшлим, спорт белән шөгыльләнәм. Үземнеӊ массаж студиям бар. Имтиханнарга килгәндә, укытучыларыбыз яхшы белем бирә, шуӊа күрә hәрчак аларны уӊышлы бирәбез, – диде “Беренчеләр хәрәкәте”неӊ Пермь крае Советы әгъзасы Регина.
— Белгечлегемне сайларга туганнарым киӊәш итте, киләчәктә югары эш хакын алу перспективасы мине дә кызыксындырды, биредә танышларым да күп укый. Колледжга якын яшим. Мәктәптә укыганда актив түгел идем, ә биредә үземне башкача хис итәм. Укудан, практикадан тыш, без “Беренчеләр хәрәкәтендә”, волонтерлык, спорт чараларында актив катнашабыз. Мәсәлән, “Аҗаган 2.0” истә калырлык спорт чарасы булды. Колледжда Александр Юрьевич, Габтрафикъ Газбулла улы укыткан предметлар миӊа бик ошый. Укудан тыш “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексына тенниска, тренировкаларга йөрим. Сессия вакытында үз акылыӊа да, “күктән яуган” җиӊел билетка да ышанырга кирәк. Материалны ятлаусыз, укусыз булмый инде. Олимпиадаларда катнашып, өченче, икенче урыннар алган булды. Шулай ук мин ЛПУМГ белән максатчан укуга квота бирүче килешү төзедем. Укуымны тәмамлагач, өч ел бу оешмада хезмәт куярга кирәк булачак. Бу оешма миӊа өстәмә стипендия дә түли, — диде Ралис.
Өч студент та алар кебек үк фән гранитын “кимергәннәргә” җиӊел, уӊышлы сессияләр, югары стипендияләр, актив булуларын, спорт белән шөгыльләнүләрен теләде.
— Хәзерге вакытта Барда филиалында 260тан күбрәк студент укый. Биредә егет hәм кызлар пешекче-кондитер, информацион системалар операторы, автомеханик, нефтьче белгечлекләре буенча белем ала. Шулай ук штукатур-маляр юнәлеше дә бар. Студентларыбызныӊ күбесе колледжны тәмамлагач, Төньякка барып эшкә урнаша. Студентларымныӊ казанышлары миӊа илhам бирә, тагын күбрәк уӊышларга ирешүләрен телим. Без Пермь крае буенча “Беренчеләр хәрәкәтендә” лидерлар рәтендә. Быел беренче курска килүчеләр беренчел бүлегебезгә үзләре теләп кушылды. Алар студентларыбызныӊ Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр төрле чараларга, лагерьларда ял итәргә баруларын күреп кызыксына. Волонтерлык эшчәнлеге нәтиҗәсендә 5 студентым “Пермь крае горурлыгы“ аерымлык билгесенә ия булды, – диде колледж директорыныӊ тәрбия буенча киӊәшчесе, “Ялкын” волонтер отряды җитәкчесе Нурия Киндяшева.
Исегезгә төшерәбез, балалар hәм яшьләрнеӊ “Беренчеләр хәрәкәте“ гомумрәсәй иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте “Яшьләр hәм балалар” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Гаҗәп, ләкин колледжныӊ замана студентлары миӊа бик ошады: алар тыныч холыклы кебек тоелды, пөхтә киенгән, күзләрендә киләчәккә ышаныч балкыды, коридор буйлап телефон “сыйпап” утырганнарын күрмәдем.
Бу яшьләрнеӊ уӊышлары – очраклылык түгел, ә зур тырышлык, максатчанлык hәм үз hөнәреӊне ярату нәтиҗәсе. “Пермь крае горурлыгы” дигән югары исемне йөртү – ул зур хөрмәт кенә түгел, ә алга таба да үрнәк булып калырга этәрүче җаваплылык та. Студентларыбызныӊ hәрберсе үз юлын лаеклы узсын, ә Барда филиалы яӊадан-яӊа талантлар кабызучы учак булып калсын.
Тиздән Пермь краенда Суксун, Барда, Куеда бистәләрендә hәм Октябрь округыныӊ Снежное авылында заманча тулай тораклар барлыкка киләчәк. Кама буе Төзелеш министрлыгында сөйләүләренчә, аларныӊ hәркайсы 80 кешегә исәпләнгән. Торак hәм көнкүреш биналарыннан тыш, табиб кабинеты hәм гомуми ял бүлмәләре, шулай ук янәшәдәге территориядә спорт мәйданчыгы да каралган.
Моӊа кадәр Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин ассызыклаганча, балаларныӊ уку hәм яшәү өчен заманча hәм уӊайлы шартлары булырга тиеш. “Без төбәктә яшьләрнеӊ мәктәптән соӊ техникум hәм колледжларга керергә кызыксынуын ел саен күбрәк булуын күрәбез. Шуӊа күрә урта hөнәри белем бирү учреждениеләре өчен инфраструктураны үстерүне дәвам итәбез. Өч ел эчендә урта hөнәри белем алучылар өчен тагын 23 объект төзергә hәм 40ын ремонтларга планлаштырабыз. Бу уку hәм лаборатория корпуслары, остаханәләр, спорт заллары, тулай тораклар”, — дип сөйләде Дмитрий Махонин.
Өстәп әйтик, хәзер Губаха, Чайковский, Березники hәм Пермь шәhәрләрендә проектлау этабында тагын дүрт тулай торак каралган.
Бардада заманча тулай торак укучыларны сыйфатлы укыту, уӊайлы көнкүреш hәм ял итү өчен барлык кирәкле шартларны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук колледж бинасы янында лаборатория корпусы төзелә. Бер катлы бинада остаханәләр, техниканы ремонтлау hәм диагностикалау лабораторияләре урнашачак. Объект Пермь краеныӊ адреслы инвестиция программасы кысаларында төзелә.
Учреждение инфраструктурасын үстерү Барда округына квалификацияле кадрлар җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, бигрәк тә нефть-газ сәнәгате hәм техникага хезмәт күрсәтү өлкәсендә.
Гүзәл Илкәева.
Ибраhим Тимганов фотосы.





