“Сүзендә торучы кеше“

Целеустремленный, надежный: Зайнулла Галиев
Узган гасырның 80 нче еллар азагы, 90 нчы еллар башы. Илдә башланган үзгәртеп корулар дәүләт системасын гына түгел, кешеләрдәге күп кенә сыйфатларны, аларның дөньяга карашын, яшәешен дә тамырдан үзгәртте. Яңгырдан соң калыккан гөмбәләр шикелле яңа hөнәр ияләре – бизнесменнар, эшмәкәрләр, фермерлар, сәүдәгәрләр, халыкка социаль hәм төрле көнкүреш хезмәтләре тәкъдим итүчеләр пәйда булды. Күбесе шул чор авырлыкларын җиңеп чыгып, матур гына эшләп киттеләр.
Шәхси эшмәкәр Зәйнулла Нәгыйм улы Галиев – шундыйларның берсе. Ул 1961 елның 30 январенда Сөҗән авылында Хәкимә hәм Нәгыйм Галиевлар гаиләсендә дөньяга килә. Сөҗән башлангыч, Бөреҗле төп hәм Барда урта мәк-тәпләрендә укып
чыкканнан соң “Пермьмебель“ предприятиесенә эшкә урнаша. Монда эшләгәндә читтән торып Кунгур урман техникумын тәмамлый, “Технолог мебельного производства“ белгечлеген ала.
1982-1993 елларда Зәйнулла Нәгыйм улы Барда райпромкомбинатында башта мебель цехы технологы, аннан мастер, соңыннан директор урынбасары вазыйфаларын башкара. Барда райпосында сәүдә буенча рәис урынбасары булып та эшләп ала.
Промкомбинатта эшләгән елларда аңа предприятие заказлары белән күп җирләрдә булырга, хәтта Краснодар, Владивосток якларында да йөреп кайтырга туры килә. Товар табу, алмаштыру, сату итү нечкәлекләренә төшенү, эш тәҗрибәсе туплау аны үз эшен ачуга этәрә дә инде.
Зәйнулла Нәгыйм улы тәвәккәлләп, арендага бина алып, хуҗалык товарлары кайтарып, үз сәүдә ноктасын ачып җибәрә. Сатып алучылар ихтыяҗын яхшы белү, магазинның кирәкле товарлар белән даими тәэмин ителеп торуы, әйберләрнең сыйфатлы булуы hәм чагыштырмача арзанрак хактан сатылуы, сатылган товарның гарантиясен тәэмин итүне мөhим бурычы итеп санавы, билгеле, үз нәтиҗәсен бирми калмый. Ул тиз арада районда шактый уңышлы эшләп киткән эшмәкәрләрнең берсенә әйләнә. Үз магазины бинасын төзеп бетереп куллануга тапшыра. 5-6 кешегә даими эш урыны булдыра.
Эшмәкәргә бизнесын яхшы итеп алып баруда ике кызы ныклы ярдәм күрсәтә. Зурысы – Гүзәл, Пермь дәүләт университетын тәмамлап, экономист белгечлеген үзләштергән. Барлык исәп-хисап, отчетларны төзүдә ул — әтисенең уң кулы. Гаиләсе белән Пермьдә яши. Кече кызы Алсу Рәсәй дәүләт сәүдә-экономика университетында укып чыга. Белгечлеге – менеджмент.
Зәйнулла Нәгыйм улы – ышанычлы партнер hәм игелекле иганәче. Ул районның бөтен социаль учреждениеләре белән тыгыз элемтәдә булып, аларның бөтен заказларын вакытында үтәп килә. Төзелеш яки ремонт өчен кирәкле товарны табып, алып кайтып бирүне үзенең намус эше итеп саный. Районда уза торган hәр чарага үз өлешен кертергә, спонсорлык ярдәмен күрсәтергә тырыша. Аның бу эш-гамәле олы хөрмәткә лаек. Бу хакта эшмәкәрнең эш кабинетында урын алган күп санлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары сөйли.
Ишле гаиләдә туып-үсеп, матур тәрбия алгангадыр (әти-әнисе дә тыйнак, эш сөючән кешеләр иде), ул үзе турында күп сөйләргә яратмый. Шул сәбәпле, магазинга килгән берничә сатып алучыга мөрәҗәгать итеп, аларның да фикерләрен белдек:
— Зәйнулла – гади, тыйнак, сүзендә торучы кеше, заказларны тиз үти, клиентларга урында консультацияләр дә бирә, — диделәр алар.
Менә шундый кеше ул Зәйнулла Нәгыйм улы Галиев.
Идият ӘШИРОВ.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *