“Кулибин“да кунакта

Вильдан Шагидуллович Таймасов

Механик-уйлап табучы Иван Петрович Кулибин исеме күптәннән аӊлатуга мохтаҗ түгел. Безнеӊ Барда районы да шулай ук уӊган, тырыш, оста куллы кешеләргә бай. Сараш авылында без шундый бер уӊган уйлап табучыда булдык. Ишегалдына керү белән без гаҗәеп ян капка күрдек. Ул капка үзенчәлекле – ике якка да ачыла hәм “доводчик” ярдәмендә бикләнә, тик сатып алынмаган, ә йорт хуҗасы Вилдан Шәhидулла улы Таймасовныӊ үз куллары белән ясалган. Ишегалдында безне Вилдан абый hәм картәнисе hәм картәтисе янына авылга бөтен җәйгә кайткан оныгы Ралина

Подробнее

Бәхете — туган җирдә

Руфхат - счастье на родной земле

БЫЕЛ район Земство Җыелышыныӊ май ае утырышында “Районныӊ почетлы гражданины” исеменә Р.Ш. Әмиров лаек булды. Рөфхәт Шәрифҗан улы тумышы белән Каенавылдан, биредә аныӊ бар гомере үтә. Ул колхозчылар гаиләсендә үскән hәм туган ягы иминлеге өчен җирдә эшләүдән башка бүтән язмышны күз алдына да китермәгән. 9 яшьтән бирле кохозда эшли башлаган — җәен көтү көткән, ә пенсиягә чыкканда аныӊ хезмәт стажы 45 елдан күбрәк булган. — Мин 1943 елда тудым, без бишәү идек – бер кыз hәм дүрт малай. Сугыштан соӊ

Подробнее

“Безнеӊ Җәүhәр“

«Наша Заугария»

РАЙОНДА Җәүhәрия Сәетгали кызы Габдулхакованы белмәүче кеше юктыр. hәр кич, авыр хезмәт көненнән соӊ, кәнәфиләребезгә җайлабрак утырып, без аныӊ белән кабат телевизор экраннарында очрашабыз. Барчасы – балалардан алып өлкәннәргә кадәр күӊеленә хуш килгән тапшыруны табачак, ул hәрберсе белән күзгә-күз карап сөйләшә кебек тоелачак. Ә өлкән буын кешеләре аӊа гади итеп “Безнеӊ Җәүhәр” дип дәшә. Җәүhәрия Сәетгали кызы 1960 елда Байавылда күп балалы гаиләдә туа. Өлгергәнлек аттестатын алгач, Пермь мәдәни-агарту училищесына укырга керә hәм 1980 елда аны тәмамлагач, район мәдәният йортында

Подробнее

Тренер үрнәк булырга тиеш

С первого дня открытия этого нового учреждения здесь трудится Марс Фаритович Сайбаталов, он тренер – преподаватель по плаванию.

Барда ел саен киңәя, матурлана, яңа микрорайоннар барлыкка килә, матур йортлар төзелә, биналар төзекләндерелә. Район үзәгендә бассейн белән физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелү зур вакыйга булды. Марс Фәрит улы Сайбаталов бу яңа учреждение ачылганның беренче көнненнән башлап биредә эшли, ул йөзү буенча тренер-укытучы. Марс Фәрит улы Яңа Казанка авылында туа hәм үсә. Бүген бу кечкенә авыл, монда йөздән артык кеше яши. Ләкин биредә кайчандыр өлкәннәр hәм балалар күп яшәгән, үз мәктәпләре булган, әңгәмәдәшем бу мәктәпне тәмамлап Курган өлкәсенең Шадринск шәhәренә киткән. —

Подробнее

Гагаринның фатихасын алып

Галиулла Габдрашитов

Хәрби комиссариатта: “Очучы булырга теләгең юкмы?“ – дигән сорау 18 яшьлек Галиулла Габдрәшитовның бөтен язмышын үзгәртә. Ничек итеп ул хәрби очучы булган hәм гомер юлында Гагарин белән очрашкан, шул сорауларга җавап табар өчен сүзне үзенә бирик әле. Галиулла абый белән җанлы әңгәмәне аның балачагыннан башладык. — 1934 елның салкын январь аенда Карман авылында туганмын. Кечкенәдән тырыш, сәләтле бала булып үстем, шуңа күрә әнием алты яшемдә мәктәпкә укырга бирде. 1947 елда мәктәпне гел бишле билгеләренә генә мактау грамотасы белән тәмамладым. 1942

Подробнее

Главное – не упускать возможность

Семья Малика и Рамисы Тляшевых

На исходе зимы мы побывали в одной из небольших деревень нашего района, где живут, в основном, пенсионеры. Лишь в 17 домах теплится жизнь — вечерами из труб поднимается дым, днем кто-то чистит снег, другие наблюдают за происходящим на улице, третьи отправляются за покупками в ближайшую деревню. Учкул расположен практически в объятиях самой природы: ель протягивает свои лапы, будто хочет пожать вам руку, то тут, то там слышно, как дятел «отбивает дробь», щебечут птицы и не слышно транспорта, а вокруг ни

Подробнее

Бәйрәмгә лаләләр әзер!

Ильшат и Гельмариам Закировы

8 МАРТ – хатын-кызлар бәйрәме генә түгел, ә иӊ матур, иӊ якты яз бәйрәме, ул тиздән яз, ә аныӊ белән бергә җылылык, беренче бөреләр hәм умырзаялар килүен хәбәр итә. Безнеӊ күпләребез өчен бу көн чәчәкләр, аеруча лаләләр белән бәйле дип уйлыйм. Алар бар җирдә: кибет киштәләрендә, тәрәзә төпләрендә, вазаларда, открыткаларда hәм балалар рәсемнәрендә. Ир-егетләр сөйгән ярларына иӊ матур hәм нәфис лаләләр алырга ашыга. Илшат hәм Гөлмәрьям Закировлар гаиләсен район халкы яхшы белә. Күпләр аларда бакча инвентарьларын, ашлама, орлыклар hәм үзләре

Подробнее

Агач эше остасы

Дамир Акманаев из Чалково

hӘР КЕШЕНЕӉ яраткан шөгыле була. Бакчавылда яшәүче Дамир Акманаев агачтан төрле әйберләр ясый. Аныӊ белән без көзге ярминкәдә таныштык — халыкка үзе җитештергән эшләнмәләрне тәкъдим итә иде ул. Агачтан калак, кашык, тукмак, уклау, тартмачык (шкатулка) hәм башкалар зур осталык белән башкарылган. Еллар узу белән шөгыле камилләшә генә бара. Әле кечкенә чагында ук агач кабыкларыннан төрле әйберләр ясап карый ул. — Бакчада эшләремне күрсәтсәм, тәрбиячеләр ышанмыйлар, синеке түгелдер бу, диләр иде, — дип искә ала Дамир Мөхтәр улы. Әтисенеӊ әтисе дә

Подробнее

Горурланыр якташыбыз

ХАЛЫКАРА туган тел көне киӊ даирәдә 21 февральдә билгеләп үтелә. Бу уӊайдан урал татарлары, шул исәптән барда сөйләшен өйрәнгән галимәбез Сарманаева Дания Мирhаҗ кызы (1917 – 1977) hәм аныӊ гомерлек хезмәте – кандидатлык диссертациясе турында мәгълүмат җиткерәбез. Быел Барда районы төзелүнеӊ 95 еллыгын билгелибез, галимә якташыбызны искә алуыбыз бик тә урынлы. Алсу Мәүликаева архивындагы фотоларда ул үзенеӊ әти-әнисе Шәкүр Гобәй улы hәм Дания Мирhаҗ кызы Сарманаевлар белән сурәтләнгән. (Оренбург каласы, 1955 ел). Филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен алу өчен “Урта Урал

Подробнее

Яшьлекне искә төшереп

Педагоги Азмагуловы - Сараши

КЕШЕ бөтен гомере дәвамында бәйле булган берничә генә белгечлекне атап була, аларныӊ берсе – укытучы. Педагог белән танышу иӊ беренче балалар бакчасы бусагасыннан башлана, чөнки тәрбияче дә педагог ул. Мәктәп еллары, училище, югары уку йорты… Вакыт үткәнен сизми дә каласыӊ: балаларыӊа шулай ук белем алырга мөhим адым ясау көне җитә. Бүген хезмәт кенәгәсендә бер генә язма булган кешеләр дә күп түгел, ә хатыны да, ире дә бер үк учреждениедә хезмәт итү — бөтенләй сирәк күренеш. Сараш мәктәбе укытучыларын, халык мәгарифе

Подробнее