Юбилей кичәсе

Театр – ул үз эченә гадәти булмаган күренешләрне җыйган үзенчәлекле һәм искиткеч дөнья. Барда округында үз халык театры эшчәнлек алып баруы сөендерә, ул Пермь краенда бердәнбер үзешчән милли театр булып тора. Районыбызда театрның барлыкка килү тарихы тумышы белән Әгерҗе якларыннан педагог, мәгърифәтче Мулланур Мушаков исеме белән бәйле. Ул Барда театрына нигез сала, беренче спектакльләрнең режиссеры була. Тәүге спектакль 1918 елның 7 ноябрендә Беренче Әрҗән рус-мөселман мәктәбендә куела. 1966 елның май аенда коллективка “Халык” исеме бирелә. Быел театр үзенең 105 еллыгын билгеләп үтте. Истәлекле датага багышлап 5 апрельдә Барда мәдәният һәм ял үзәгендә “Онытылмас еллар…” бәйрәм кичәсе узды.

Шушы еллар дәвамында театрда бай репертуар тупланган, аның артистлары иҗат юлы буенча армый-талмый алга бара, милли театр сәнгатен саклый. Ел саен Барда халык театры тамашачыларга 2-3 яңа спектакль тәкъдим итә, округта гына түгел, ә күрше төбәкләргә дә гастрольләр белән йөри. Бардалылар яңа премьераны түземсезлек белән көтә. Тантаналы чара да драматург Данил Салиховның “Кызлар капкыны” комедиясеннән өзек белән башланып китте. Шулай ук кичә программасына элек тәкъдим ителгән спектакльләрдән һәм театральләштерелгән концертлардан фрагментлар кертелгән иде. Артистларыбызның чыгышы, гадәттәгечә, беркемне дә битараф калдырмады.

Бәйрәм кичәсе залда театр сөючеләрне генә түгел, төрле елларда уйнаган артистларны да җыйды. Тантана кунакларына сәламләү сүзе белән округ башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В. Балтаева мөрәҗәгать итте һәм округ башлыгы Х.Г. Алапанов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук театр артистларын һәм ветераннарын җәмәгать оешмалары вәкилләре тәбрикләде, аларны Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.

Юбилей уңаеннан туган якны өйрәнү музее эчтәлекле күргәзмә һәм мәгълүмат стендлары әзерләгән иде, биредә теләгән һәркем афишаларны, альбомнарны, актерларның роль дәфтәрләрен, төрле еллардагы эш сценарийларын карый алды.

Театр коллективына озак еллар дәвамында тупланган иҗади байлыкны саклап калуларын, иң кыю идеяләрен тормышка ашыруларын һәм тамашачыларны яңа спектакльләр белән сөендереп, яңа үрләргә ирешүләрен телибез.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *