Афәрин, Барда театры!

Билгеле булганча, февраль аеныӊ соӊгы көннәрендә Башкортостан Республикасыныӊ Бижбүләк авылында мәдәният дөньясы өчен мөhим вакыйга — авыл үзешчән театрларыныӊ “Театр. Иҗат. Сәләт.” зональ фестиваленеӊ йомгаклау этабы узды. Чара РСФСРныӊ атказанган артисты, БАССРныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе Тимербулат Гобәйдулла улы Имашевныӊ тууына 115 ел тулуга багышланды.

Фестивальдә катнашу өчен Башкортостан Республикасыныӊ 32 районыннан, шулай ук Пермь краеннан, Татарстан Республикасыннан hәм Оренбург өлкәсеннән 62 коллектив теләк белдерде. Жюри эше нәтиҗәләре буенча 11 финалист билгеләнде, алар арасында безнеӊ Барда халык театры да бар иде. Йомгаклау этабында иҗат коллективлары үз спектакльләрен тәкъдим итте. Фестивальнеӊ программасы чараларга бай hәм якты булды. Җанлы атмосферада иҗади очрашу үтте. Аныӊ кысаларында диспут, актерлык hәм режиссура буенча осталык дәресләре, Азнай авылында Т.Г. Имашев музеена экскурсия узды.

“Театр. Иҗат. Сәләт.” зур фестиваль проекты җиӊүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Барысы өч номинация булды: “Иӊ яхшы авыл үзешчән театры”, “Иӊ яхшы авыл үзешчән театры җитәкчесе (режиссеры)”, “Иӊ яхшы hәвәскәр актер” hәм фестивальнеӊ Гран–при бүләге. Моннан тыш, махсус бүләк – “Тамашачылар мәхәббәте призы” булдырылды, ул “МәдәниятРФ” порталындагы трансляцияне карау нәтиҗәләре буенча тапшырылды.

Фестиваль йомгаклары буенча режиссер Э.Н. Мәүлитов җитәкчелегендә Барда халык театры “Иӊ яхшы авыл театры” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат hәм “Тамашачылар мәхәббәте призына” лаек булды. Моннан тыш, театр хәрәкәтен үстерүгә, жанрны пропагандалауга, популярлаштыруга, татар милли-мәдәни традицияләрен саклап калуга керткән өлешләре өчен театр коллективына Башкортостан Республикасыныӊ Бижбүләк районы татар конгрессы hәм Республика халык иҗаты үзәге исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бу чарада катнашучыларныӊ күӊелләрендә онытылмас тәэсирләр калдырган фестивальдән соӊ мин Барда мәдәният hәм ял үзәге директоры hәм театр режиссеры Эльмарт Наил улы Мәүлитов белән аралаша алдым. Ул узган чара турында үз фикере белән уртаклашты, киләчәккә планнар турында бераз сөйләде:

— “Театр. Иҗат. Сәләт.” авыл үзешчән театрлары фестивалендә Пермь краеннан бердәнбер коллектив булдык, шул рәвешле безгә аерым роль hәм зур җаваплылык йөкләнде. Бижбүләктә безне яхшы каршы алдылар. Башта без “Ялгыз каен күзе” спектаклен тәкъдим иттек. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу әсәрне без очраклы гына сайлап алмадык. Бүген бай кешеләрнеӊ бик тәэсирле булуын күрсәтергә теләдек, әмма тормышта барысын да акчага сатып алып булмый шул. Кайвакыт, хәтта зур байлыгы булса да, кеше бәхетсез ул. Шулай да дөньяда чын мәхәббәткә урын бар. Без куелган максатка ирештек – дипломыбыз моӊа дәлил.

Эльмарт Наил улы сүзләренчә, узган конкурсны чын имтихан белән чагыштырып була, бүләкләүгә кадәр нәтиҗәләрне беркем дә белмәгән. Бардалыларга башта “Тамашачылар мәхәббәте призы” тапшырылган, ә аннан сәхнәгә номинацияләр буенча җиӊүчеләрне чакыра башлаганнар. “Иӊ яхшы актерларны, иӊ яхшы режиссерларны да бүләкләп беттеләр, ә безгә бер бүләк тә юк, шулай да соӊгы мизгелгә кадәр өметебез өзелмәде. “Беренче дәрәҗә лауреаты — Барда халык театры” дигәч, җилкәбездә канатлар үскән кебек булды. Бу алга таба эшләү, максатлар кую hәм аларга ирешү өчен бик яхшы этәргеч. Бүгенге көнгә бу иӊ югары hәм иӊ кадерле бүләк”, — дип уртаклашты әӊгәмәдәшем. Планнар турында сөйләгәндә, театр режиссеры бер әсәрне күздә тотуын билгеләп үтте, әмма нинди әсәр булуын әйтмәде – бу сер. Тик бу комедия булуын ачыклады. Ә без театрыбызга иҗади уӊышлар, яӊа кызыклы әсәрләр hәм рәхмәтле тамашачылар теләп калабыз.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *