Җыр белән бер дулкында

Музыка тормышны матурлык hәм илhам белән тулыландыра. Ул безне кайгыда hәм шатлыкта, эштә hәм ял итүдә, ялгызлыкта hәм дусларыбыз янында озата бара. Сәнгатьнеӊ күпкырлы дөньясын үзләштергәндә, сәләтле яшьләргә музыкаль иҗатта үзләрен ачу аеруча мөhим. Бу шәхес буларак үсүгә генә түгел, ә җәмгыять тормышына да гармонияле рәвештә кушылырга, үзеӊне күрсәтергә hәм тәҗрибә уртаклашырга ярдәм итә.

4 мартта Пермь шәhәрендә Калинин исемендәге мәдәният йортында “Бер дулкында” халыкара фестиваль — конкурсы уздырылды. Әлеге конкурс Мәскәү шәhәренеӊ “Старт” иҗтимагый фестиваль хәрәкәте тарафыннан оештырыла hәм Рәсәйнеӊ алты шәhәрендә үткәрелә.

Барда ЛПУМГсенеӊ “Атлант” мәдәни-спорт комплексы каршындагы “АйhайLook” вокаль ансамбле җырчысы Мәрьям Тайсина әлеге фестиваль-конкурста катнашып, I дәрәҗә лауреат булды, мактаулы призлы урын яулады!

Без Мәрьямне чын күӊелдән җиӊүе белән котлыйбыз! Аныӊ әти-әнисенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә үз сәләтегезне күрсәтүегезне, кешеләрне иҗат җимешләрегез белән сөендерүегезне hәм яӊа казанышларга ирешүегезне телибез!

Гүзәл Сафина,
“АйhайLook” вокаль
ансамбленеӊ җитәкчесе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *