Пермь талантлары

1 апрельдә Пермьдә ел саен үткәрелүче “ПЕРМЬ ТАЛАНТЛАРЫ“ XVIII татар hәм башкорт халык иҗаты фестивале узды. Бу юлы ул шәhәрнеӊ 300 еллык юбилеена hәм Советлар Союзы Герое Әнвәр Гатауллинныӊ тууына 100 ел тулуга багышланды.

Фестиваль “Җәмәгать килешүе“ муниципаль программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Пермь шәhәре администрациясенеӊ мәдәният hәм яшьләр сәясәте департаменты ярдәмендә үткәрелде. Ул Кама буенда яшәүче татар hәм башкорт халкы арасында талантлы башкаручыларны hәм иҗади коллективларны ачыклауга, шулай ук милли мәдәниятне hәм традицияләрне саклауга hәм үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Катнашучыларны мәртәбәле жюри — җырчы-шагыйрь, Башкортостан Республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Чурагулов, Пермь шәhәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Татарстан Республикасыныӊ атказанган хезмәткәре, техник фәннәр докторы, профессор Д.Г. Закиров, композитор, җырлар авторы Ә.Х. Маликов h.б. танылган шәхесләр бәяләде.

Елдан-ел төрле номинацияләр буенча конкурсантлар саны арта hәм чарада катнашучылар географиясе киӊәя. Фестиваль ике этапта оештырылып, иӊ яхшылар гала-концертта чыгыш ясый. Танылып өлгергән чарада округыбызны төрле иҗат коллективлары hәм аерым башкаручылар тәкъдим итте.

Барда мәдәният hәм ял үзәге каршындагы “Барда гүзәле” вокаль ансамбле үз номинациясендә I дәрәҗә лауреат дип танылды. Балалар сәнгать мәктәбенеӊ халык уен кораллары бүлеге (җитәкчеләре С.М. Ибраева) укучылары да оттырмады. Альгиз Тимганов “16 яшькә кадәр инструменталь башкару” номинациясендә беренче урында, шул ук номинациядә Айдин Галиев, Әмир Баширов, Альгиз Тимганов составында баянчылар триосы икенче hәм Дарина Балтава, Арина Әхмәрова составында баянчылар дуэты өченче урыннарда. Барда ЛПУМГсенеӊ “Атлант” мәдәни-спорт комплексында шөгыльләнүче Гүзәл Акбашева (җитәкчесе Г.Ф. Сафина) 16 яшьтән өлкәнрәк җыр башкаручылар арасында II дәрәҗә лауреат исемен яулады. Аклыш авыл клубыныӊ (Төнгүк мәдәни-ял комплексы структур бүлекчәсе) мәдәният чараларын оештыручы Гөлфинур Кузалбаева 40 яшьтән өлкәнрәк җыр башкаручылар арасында III дәрәҗә лауреат исеменә иреште. Төнгүк авылыннан лаеклы ялдагы сәхнә сөючеләребез Миннерәшид Маматов hәм Глим Хәйдәршин үз номинацияләрендә III hәм II дәрәҗә лауреатлар.

Җиӊүчеләрне hәм призерларны котлыйбыз, киләчәктә дә иҗади уӊышлар телибез.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *