Камал театры Пермьдә

Пермь академия Театр-Театрында Казаннан Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыныӊ гастрольләре булуы хакында сез инде хәбәрдар, хөрмәтле укучыларыбыз. Тамашачыларга 25 сентябрьдә Г.Исхакыйныӊ “Тормышмы бу?” драма спектакле hәм 26 сентябрьдә агымдагы елныӊ премьерасы – “Көзге кайтаваз” комедиясе тәкъдим ителде.

Башкалар белән беррәттән җирле массакүләм мәгълүмат чараларына: “Тол буйлары” телерадиотапшырулары hәм “Таӊ” газетасы редакциясе коллективларыныӊ бер төркем хезмәткәрләренә дә атаклы Камал театры артистлары чыгышын карау бәхете елмайды. Күп санлы якташларыбызга бу мәдәни сәфәрне оештыруда Үдик авылыннан бертуган Гимадутдиновлар спонсорлык ярдәме күрсәтте, Бардадан Пермьгә алып бару hәм кайту өчен комфортлы махсус автобус бүленде, билетларны да алар алган иделәр. Арабызда егетләрнеӊ әниләре Фәнирә апаныӊ булуы да куандырды безне, мондый истәлекле чарадан ул читтә каламы инде! Чираттагы игелекле адымнарын кылып, якташларына мондый мөмкинлек тудырганнары өчен эшмәкәрләр — Исмәгыйль уллары Ильяс hәм Илсаф Гимадутдиновларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәтлек, гаилә иминлеге, эшләрендә уӊышлар телибез.

Театр режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тамашачылар өчен тирән эчтәлекле сәхнә әсәрләре сайлаган. Гаяз Исхакый язганнар башкача булырга да мөмкин түгел. Гасыр башында тыелган бу язучыныӊ студент елларында “Зиндан”, “Ике йөз елдан соӊ инкыйраз”, “Алдым-бирдем”, “Сөннәтче бабай” h.б. әсәрләрен укыган идек. Инде әнә “Тормышмы бу?” драмасын карау бәхете елмайды. Бу әсәрнеӊ төп герое – яшь шәкерт Хәлим халыкка хезмәт итү теләге белән яна. Әмма, Ислам фәннәрен өйрәнеп үзләштергән, рус hәм Европа мәдәниятенә таба йөз тоткан, ислахчы булып халкына хезмәт итәргә хыялланган мәхдүм (хөрмәткә лаек кеше) – мулла улы акылына түгел, ә табигый ихтыяҗларын өстенрәк куеп, хисләренә буйсына. Нәтиҗәдә, тормыш ваклыклары белән мәшгуль урта кул авыл мулласы булып кала. Геройныӊ хыялый чынбарлыгы, мәгънәсез яшәеше, шәхес буларак психологик таркалуы автор кинаясенеӊ нигезен тәшкил итә.

Ә сишәмбе кичендә пермьлеләр Р. Галиуллинныӊ “Көзге кайтаваз” әсәрен карый алды. Биредә сүз профессор гаиләсе турында бара. Аныӊ хатыны (сүз уӊаеннан, ул да профессор), ике улы бар – алар да профессор була алган булыр иде, тик… Барыннан да ныграк профессор хатынын яраткан hәм татар филологиясенә тугры булган. Көннәрдән бер көнне профессорныӊ ишеген чын фаҗига шакый. Ул фаҗига гаилә җәмгыяте күзлегендә идеаль ир hәм әти образын чәлпәрәмә китерә. Рухи hәйкәл ишелә, кан басымы күтәрелә. Бу хәлләр, гөнаh шомлыгына каршы, юбилей алдыннан ук була! Тик комедия комедия инде, кагыйдә буларак, анда яшерен хакыйкатьләр күп. Геройлар да театраль иронияләр, кыю үзгәрешләр hәм каршылыклар аша камиллеккә омтыла.

Ике спектакль дә татар телендә куелды hәм рус теленә синхрон тәрҗемә белән озатыла барды. Билгеле, ике көндә дә заллар тамашачы белән шыгрым тулы булды, Бардадан баручылар да шактый күп иде.

Нурия Исмәгыйлова, Барда округы хатын-кызларыныӊ “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе:

— Г.Камал театры бик дәрәҗәле театр икәнен беләбез, Казанга барганда да бик теләп барабыз. Әлбәттә, Пермьгә килгән театрны ничек карамыйсыӊ! 26 сентябрьдә Пермьнеӊ Театр-Театры сәхнәсендә “Көзге кайтаваз” спектаклен карау бәхетенә сөендем. Спектакльдән зур уйланулар, кичерешләр белән чыктым, чөнки бу безнеӊ бүгенге тормышны чагылдырган күренешләр булды. Бүгенге көн балаларыныӊ туган (татар) телләрен белмичә телефон белән генә яшәүләрендә безнеӊ – картәти-картәниләрнеӊ дә гаебе булганлыгына инандым. Артистлар, яшь булуларына карамастан, бик бирелеп, матур уйнадылар. Зал тутырып халык килүе бик сөендерде, әлбәттә. Димәк, бездә мәдәнияткә тартылыш бар.

Әлфия Маннапова, “Тол буйлары” телерадиотапшырулары баш мөхәррире:

— Режиссер hәм театр артистлары тарафыннан куелган төп сорауга җавапны hәркем үз ихтыярыннан, дөньяга карашыннан, үз аӊлавыннан чыгып эзләгәндер, әлбәттә… Тирән мәгънәле, тетрәндергеч спектакль. Тамашачы моннан гасыр элек тә актуаль булган проблемаларныӊ бүген дә мөhим булып калуын күреп, аӊлап чыкты. Залда аншлаг булды, яшьләр дә юк түгел иде, монысы инде аеруча сөенечле хәл, чөнки милләтебез киләчәге нәкъ алар кулында. Урыннарда милли яшәешне үзгәртүне каян да булса читтән көтәргә түгел, ә үзеӊнән башла, дигән фикерне алар кабул итеп алгандыр, дип ышанасы килә. Театр артистларыныӊ әлеге кыю башлангычы бары тик хөрмәт кенә уята, аны хупламыйча мөмкин түгел, әлбәттә.

Ләйсән Кучукбаева, “Таӊ” редакциясе хезмәткәре, җаваплы секретарь:

— Артистларныӊ үз рольләрен бик оста башкарулары, әсәрдәге геройларныӊ яшәешен үз тормышларындагы кебек уйнап күрсәтә белүләре сокландырды. Сәхнәдә бер үк вакытта төрле сюжет сызыкларын аӊлаешлы чагылдырулары актерларныӊ профессиональлеген тагын бер кат исбатлый. Андагы музыка, декорацияләр, сөйләм теле безгә борынгы әби-бабаларыбызныӊ тормышын күзалларга ярдәм итте, бу чордагы авылларда яӊарышны кабул итмәү, наданлык кебек кимчелекле якларны ассызыклады. Шундый атаклы театрныӊ спектаклен барып күрүгә бик шатмын.

Венера Уразова, “Таӊ” газетасыныӊ дубляж буенча мөхәррире:

— “Тормышмы бу?” спектаклендә катнашу бәхетенә ирештем. Театрга килгәч hәрвакыт искиткеч хисләр кичерәсеӊ, әмма Галиәсгар Камал исемендәге театр актерларыныӊ уйнавы мактаудан югарырак. Персонажларныӊ характерлары шулкадәр хисле hәм җанлы итеп бирелде, беренче секундлардан ук төп геройга теләктәшлек күрсәтә башлыйсыӊ. Ә ахыргы монолог сәхнәдә булган hәрнәрсәдән соклану күз яшьләре уятты. Сәфәрне оештырган hәм бу атмосферадан ләззәт алырга мөмкинлек биргән өчен Гимадутдиновларга зур рәхмәт.

Менә шундый фикерләр. Тукай әйткәнчә, театр сәнгате безне яктылыкка, нурга илтә бит. Пьеса караганнан соӊ рухи яктан үсеп, баеп каласыӊ. Театр артистлары белән тагын очрашырга язсын дигән теләктә калабыз.

Роза Гыйззәтуллина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *