21 октябрьдә Барда үзәк китапханәсендә виртуаль концерт залын ачу тантанасы узды. Бу 2019 елдан “Мәдәният” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы “Цифрлы мәдәният” федераль проекты ярдәмендә мөмкин булды. Кич чын матурлыкны сөючеләрне җыйды һәм җылы мохиттә үтте. Чараны вокалистлар ансамбле (җитәкчесе Г.И. Кузаева) “Ах, Россия” җыры белән башлап җибәрде.
Виртуаль концерт залы ачык мәдәни киңлек формалаштырырга ярдәм итә һәм зур мөмкинлекләр бирә. Хәзер заманча технологияләр ярдәмендә реаль вакыт режимында, муниципалитет чикләреннән чыкмыйча, Рәсәйнең әйдәп баручы мәдәни учреждениеләренең классик сәнгать төрләре концертларын, симфоник оркестрларын һәм ансамбльләрен, операларын, мюзиклларын һәм әдәби-музыкаль күренешләрен карарга һәм тыңларга мөмкин.
– Без виртуаль концерт залының региональ картасында тагын бер территориянең барлыкка килүенә шатбыз — бу Барда авылы. Пермь краенда виртуаль заллар булдыру Пермь крае филармониясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше. Нәкъ менә ул тугыз ел элек илдә беренчеләрдән булып Кама буеның иң ерак почмакларында яшәүче тыңлаучылар белән заманча эш форматын үзләштерә башлый. 2022 елда Пермь крае филармониясе виртуаль концерт залларының иң яхшы тәҗрибәләре Бөтенрәсәй конкурсы номинацияләренең берсендә беренче урын яулады. Филармония елдан-ел виртуаль залларның төбәк челтәрен уңышлы үстерә һәм бүгенге көндә 45 филиалны, шул исәптән бүгеннән эшли башлаячак Частые, Сива бистәләре һәм Бардадагы залларны берләштерә, — диде Пермь крае филармониясе вәкиле Е.А. Коробейникова. Округ администрациясенең мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова һәм үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Л.К. Исакова тамашачыларга җылы теләкләрен җиткерде һәм Рәсәй Федерациясе һәм Пермь крае Мәдәният министрлыкларына, Пермь крае филармониясенә округыбызга күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерде.
Барда округының виртуаль концерт залын ачу хокукы Евгения Александровнага һәм Лилия Камил кызына бирелде. Аннан музыка сөючеләр зур экранда Солдатов исемендәге мәдәният сараеннан турыдан-туры эфир режимында Урал академия филармония оркестрының чыгышын карады. Бу оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры — Рәсәйнең халык артисты Дмитрий Лисс, ә солисты — Рәсәйнең атказанган артисты Никита Борисоглебский.
Киләсе трансляция Барда виртуаль концерт залында 26 октябрьдә 15 сәгатьтә узачак. “Яңа классика” концерт программасы белән Екатеринбургтан “GRADIENT” саксофонистлар квартеты чыгыш ясаячак. Концертның озынлыгы бер сәгать дәвамында барачак. Керү бушлай.
Венера Шәрәфетдинова.
Автор фотосы.