Татар халкыныӊ бөек улы Габдулла Тукайга багышланган чаралар быел да киӊ даирәдә билгеләнеп үтелде. 26 апрельдә, шагыйрьнеӊ туган көне уӊаеннан округ үзәгендә тантаналы чара уздырылды hәм Барда гимназиясендә “Тукайны укыйбыз” II край шигырь укучылар конкурсы җиӊүчеләре бүләкләнде.
Тукай исемен хөрмәт итүчеләр, аныӊ әсәрләрен яратучылар Бардадагы hәйкәле янына җыйналды. Быел бу чарада катнашучылар аеруча күп кебек тоелды, бәлки көннеӊ кояшлы hәм җылы булуы да уӊай йогынты ясагандыр. Бәйрәм Байавылда яшәүче җырчы сандугачыбыз Зөлхәбирә Мансурованыӊ Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген!” җыры белән башланып китте. Чыннан да, бу көнне бөек зат иҗат иткән әсәрләр күп яӊгырады, сквер гөрләп торды.
— Габдулла Тукай – күпкырлы талант иясе, үзеннән соӊ бай рухи мирас калдырды. Без аныӊ белән горурланабыз, шагыйрьнеӊ әнисе ягыннан бабасы Барда җирендә туып-үскән бит, — диде чараны алып баручы Әлфия Якупова.
Яшь башкаручы Мәрьям Тайсина “Күӊел”, “Барда гүзәле” ансамбле “Туган авыл” җырын тәкъдим иткәннән соӊ Барда муниципаль округы администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев сүз алды.
— Сезне бәйрәм белән тәбрик итәм. Габдулла Тукай бөтен татар дөньясы горурлыгы ул, шигырьләрен укыйбыз, яттан өйрәнәбез. Биек таулар ерактан күренгән кебек, аныӊ бөеклеге дә еллар үтү белән тагын да көчлерәк сизелә, — диде.
Чараны оештыручылар арасыннан коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма – “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге” рәисе С.Н. Назин аныӊ чын мәгьнәсендә бәйрәм булуын ассызымлады.
— Хөрмәтле райондашлар, килгән кунаклар! “Тукайны укыйбыз” край шигырь укучылар бәйгесе быел икенче тапкыр оештырылды, анда балалар да, олылар да бик теләп катнашты. Үсеп килүче буынны конкурска әзерләүләре өчен ата-аналарга, педагогларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Шагыйрьнеӊ туган көне алга таба да онытылмасын иде, бәйрәм белән! — диде.
Шулай ук коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма — Барда округы хатын-кызларыныӊ “Ак калфак” оешмасы рәисе, округ Думасы депутаты Н.Г. Исмәгыйлова да теләкләрен җиткерде.
— Балаларыбызныӊ үз телләрендә шигырь сөйләве шатлыклы күренеш, быел бу бәйгедә 165 кеше үз сәләтен сынады. Аларныӊ иӊ кечкенәсенә 5 яшь булса, иӊ өлкәненә 76 тулган. Туган илебезне, кече ватаныбызны яратып яшик, — дип сөенечен белдерде.
Җирле шагыйребез, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Идият Әширов яттан шигырь сөйләде.
— Тукай нибары 27 ел гомере эчендә киләчәк буынга бай мирас калдырган. Ул бүген дә әдәбиятыбызныӊ алгы сафында, иҗаты хәзер дә актуаль яӊгырый. Ник дигәндә, бу әсәрләр халык күӊеленнән алып язылган, тормышныӊ үзен чагылдыра. Тукай исеме, иҗаты — мәӊгелек, рухы hәрчак күӊелләребездә яшәр, — диде ул.
Бәйрәмгә шагыйрьнеӊ бишенче буын туганы Бардада яшәүче Рафикъ ага Акманаев та килгән иде. Ул үз чыгышында Тукайга булган җылы мөнәсәбәтен чагылдырды, аныӊ гомере кыска булуын яз чәчәге умырзаяга тиӊләде.
Тантаналы чара шагыйрь hәйкәленә чәчәкләр салу hәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды.
Төшке ялдан соӊ Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясендә чараныӊ икенче өлеше башланды, биредә “Тукайны укыйбыз” II край шигырь укучылар конкурсында катнашучыларныӊ гала-концерты hәм җиӊүчеләрне бүләкләү чарасын үткәрү билгеләнгән иде. Шагыйрь Г.Тукайга багышланган бу чараны Пермь крае губернаторы hәм Барда муниципаль округы администрацияләре, “Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте” төбәк иҗтимагый оешмасы, “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге” коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмасы туган телебезне саклау максатыннан оештырды.
Белем йортыныӊ актлар залындагы сәхнәдә шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаныӊ:
“Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык,
Без Тукайлы халык мәӊгегә!”- дигән юллары язылган.
— Бүген бәйрәм — Тукай көне. “Тукайны укыйбыз” бәйгесендә крайныӊ 9 төбәгеннән: Пермь шәhәре, Пермь районы, Кунгур, Уен, Октябрь, Орда, Чернушка, Лысьва hәм Барда округларыннан күп халык катнашты, 4 номинация буенча 165 катнашучыныӊ 78е призлы урын яулады. Җиӊүчеләрне кайнар котлыйбыз, — диде бәйрәмне алып баручы татар теле hәм әдәбияты укытучысы, конкурсныӊ жюри рәисе Л.И. Мусина.
Бәйрәмдә иӊ беренче булып Пермь шәhәреннән Татар якшәмбе мәктәбе укучысы 9 яшьлек Ләйсән Әхмәтҗанова чыгыш ясады, ул Тукай сүзләренә язылган данлыклы “Туган тел” җырын башкарды. Аныӊ белән сәхнәдә әбисе hәм әнисе дә бар иде.
— Бардага беренче тапкыр килгән 2000 еллардан бирле аныӊ матурлыгына, менталитетына гашыйкмын, барган саен Казанда йөреп кайткан сыман булам. Ул йортларныӊ тышкы күренеше, аларныӊ матурлыгы, чисталыгы, җыйнаклыгы дисеӊме, кешенеӊ пөхтә киенүе дә чит кеше күзенә ташлана бит. Кибетләрдә товарларныӊ үзенчәлеген билгеләр идем, калайдан эшләнгән комганнар да сатыла бит, ә аны теләсә кем ясый алмый. Кафеларныӊ заманча стильдә булуы hәм шул ук вакытта милли колоритын саклавы миӊа бик ошый. Авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү белән шөгыльләнәләр, кырларныӊ сөрелүенә шәхсән игътибар иттем. Кулинария, милли ризыкларыбыз гөлбәдия hәм чәкчәкләрнеӊ сыйфатлы hәм тәмле әзерләнүенә аерым тукталам. Күз йомып алсаӊ да ялгышмыйсыӊ, анысы өчен аерым рәхмәт. Кибетләрдәге сатучыларныӊ ягымлылыгын, туган телебездә хезмәт күрсәтүләрен билгеләр идем. Бардада татар телен саклау өчен тырышалар. “Тукай укулары”на килгәч, Нурия Габдрахмановнаныӊ hәм Илзирә Ильясовнаныӊ ягымлы, гади итеп каршы алуларына рәхмәтлемен. Шәhәрдә яшәгәч, балаларым туган телебезне белми үсәләр дип борчылуым бар. Край конкурсларында элек улым Инсаф белән дә чыгыш ясап призлы икенче урын алган идек. Кызым Ләйсән татар мохитен күреп, аӊлап үссен дим. Чара яхшы оештырылган. Шагыйрь исемен йөрткән гимназиягә килеп кергән урында стенаныӊ Тукай рәсеме белән бизәлүе үзе ни тора, бу бит кемнеӊдер хезмәте, фантазиясе. Төшке ашка ашханәдә кайнар ризыклар тәкъдим итүләре, аларныӊ тәмлелеген билгелисем килә, салатныӊ ничек матур туралуына кадәр игътибар иттем. Ни өчен Бардага килдекме? Минем кызым Ләйсәнне балаларныӊ үзара рус телендә генә түгел, ә туган телләрендә дә аралашуын күрсен, ишетсен дидем hәм моныӊ бик ямьле күренеш булуын тойсын дип алып килдем. Чираттагы тапкыр сокланып кайттык, тәрәз төбендәге гөлләр генә дә ни тора бит. Безнеӊ белән Пермьнән килгән Зөhрә апа да шул фикердә. Балаларыбыз татарлыкларыннан оялмасыннар иде, — диде кунагыбыз, Удмуртиядә туып-үскән Гөлсем Әхмәтҗанова. Шул ук мәктәптән Сәминә Шәяхмәтова дә сәнгатьле итеп чыгыш ясады.
Г.Тукай иҗаты 26 телгә тәрҗемә ителгән, бу көнне аныӊ әсәрләре татар, рус hәм инглиз телләрендә яӊгырады. Күптән таныш булган “Бала белән Күбәләк”, “Бишек җыры”, “Бүләккә җыр”, “Карлыгач”, “Шагыйрьгә”, рус телендә “Забавный ребенок” h.б. шигырьләрен тыӊладык. Ә Алсу Аптукова, Лидия Хәсәнова h.б. шигырьләрен инглизчә сөйләделәр.
— “Тукай укуларын” икенче ел үткәрәбез. Сез бик активлар, костюмнар, декорацияләр сайлагансыз, булдырдыгыз! Пермь шәhәренеӊ Татар якшәмбе мәктәбеннән, Уен округы Чәйкә мәктәбеннән килгән катнашучыларыбызны күрүебезгә бик шатбыз, — диде Барда гимназиясе укытучысы Альбина Байчурина.
Уен округыныӊ Түбән Сеп авылыннан “Шүрәле” поэмасын сәхнәләштергән искиткеч өзек (видеоязма) карадык, бик оста куйганнар!
— Минем исемем Инга Уразбаева, 11 яшьтәмен, Уен округы Чәйкә мәктәбенеӊ 5нче классында укыйм. Бүген Тукай бәйрәме көне, шатланам. Татарча беләм, өйдә татарча аралашабыз. Тукай шигырьләрен яратам, балалар бакчасыннан башлап ятлап сөйлим инде. Быел “Ягъфәр укулары” hәм “Тукайны укыйбыз” конкурсларында I урыннар алдым, бик сөенәм, — диде кунагыбыз.
— Без Сөҗән авылыннан, Тукай бәйгесендә беренче тапкыр катнашуыбыз. Конкурска “Бала белән Күбәләк” шигырен сайладык. Быел “Барда кызчыгы”нда да I урын алдык, — диде Эллариянеӊ әнисе Элиза Мәүлитова.
Бәйгедә иӊ күп чыгышлар “Тукай татар телендә” номинациясенә кабул ителде – 98 эш. Беренче дәрәҗә диплом белән Рубин Гаппанов (Кунгур округы Яланоч авылы), Элина Дәүләева (Октябрь округы Седәш авылы), Инга Уразбаева (Уен округы Чәйкә авылы), Резеда Рәхимова hәм Ринат Галимов (Уен округы Түбән Сеп авылы), Зилә Шәфиева (Кунгур округы Тор-Түз авылы), Гүзәл Ибраhимова, Азалия Рәемова, Рания Юрушбаева (Барда гимназиясе), Лиана Ямихуллина (икенче Барда урта мәктәбе), Эллария Мәүлитова (Сөҗән балалар бакчасы), Ангелина Мөстәкыймова (Барданыӊ “Малышок” балалар бакчасы), София Габитова (Сараш урта мәктәбе), Лариса Нурлина, Дилбәр Исмакаева, Альбина Туйгильдина, Лилия Зәетова (Барда коррекция мәктәбе) бүләкләнде.
“Тукай рус телендә” номинациясендә 43 кеше катнашты, җиӊүчеләребез исемнәрен атыйбыз: Риана Габтулхакова (Кунгур округы Яланоч авылы), Стефания Рогожникова (Октябрьски поселогы), Руфина Балтаева (Барда балалар бакчасы), Ильяс Киндяшев, Кәрим Трутнев (Барда гимназиясе), Евгений Миронов (Барда коррекция мәктәбе).
“Тукай дөнья халыклары телендә” номинациясенә 18 эш кабул ителде. Беренче урынга Алсу Аптукова, Лидия Хәсәнова, Максим Яппаров, Салават Абраков, Илзирә Игенбаева (Барда гимназиясе), Алиса Иткинова (икенче Барда урта мәктәбе) лаек булды.
“Тукай шәкертләре” номинациясендә 6 кеше катнашты hәм җиӊү бәхетен Гания Нариманова (Лысьва округы Әвәте авылы), Әлфия Таразова (Барда округы Күчтәнти авылы), Илзирә Суяргулова, Дилә Кариева (Барда коррекция мәктәбе), Ләйлә Килдебаева (Акбаш төп мәктәбе) татыды. Җиӊүчеләрне котлыйбыз, алга таба да уӊышлы чыгышлар юлдаш булсын.
Гомумән, бу көнне без шагыйрь рухын тойдык, аныӊ әсәрләрен тагын бер кат тыӊлап hәм күреп хозурландык. Край дәрәҗәсендә шундый зур конкурс оештыруыбыз, аны бәйрәм итеп уздыра алуыбыз бик куанычлы. Бөек Тукай теле киләчәктә дә яшь буын күӊел түрендә яшәсен hәм халыкларныӊ дуслык билгесе булсын.
Роза Гыйззәтуллина.
Автор фотолары.