Бердәмлектә — көчебез

2023 елныӊ январь аенда барлыкка килгән “Сагыну” инструменталь ансамбле коллективы hәм аныӊ казанышлары турында берничә тапкыр газетабыз битләрендә укыганыгыз булгандыр. Бу ансамбльнеӊ оешуына бер ел гына булуга карамастан, ул күпчелек мәдәни чараларда актив катнашып, округыбызда hәм чит төбәкләрдә танылуга лаек булды. Шул сәбәпле, Барда мәдәният hәм ял үзәге аккомпаниаторы, ансамбльнеӊ җитәкчесе Фаиз Хәмит улы Максеев белән әӊгәмә корырга булдым.

— Фаиз абый, хәзерге вакытта ансамбль нинди музыка коралларында уйный?

— Санап китсәк, 2 данә ике рәтле яӊа “хромка” гармуннарыбыз, искерәк булса да татар тальяны, тембрларын үзгәртү өчен 15 регистрлы 5 рәтле “Юпитер” баяны, кыллы инструментлардан 2 данә башкорт думбыралары, классик альт домрасы, мандолина, татар-башкорт курайлары hәм кубызлары, бәрмә инструментлардан дәйрә, бубен, рәсемле агач кашыклар, үзебез ясаган кыӊгыраулар бар.

— Бу инструментларны кайлардан җыеп тупладыгыз hәм аларны сатып алуда кемнәр сезгә ярдәм кулы сузды?

— Яӊа музыка коралларына килсәк, 2023 елныӊ ноябрь аенда, безнеӊ заказ буенча, Башкортостан остасы Илhам Байдуллин өч кыллы башкорт думбырасы ясап бирде. Аны алуда Үдик авылы егетләре, эшмәкәрләр Гимадутдиновлар ярдәм итте. Округыбызда шундый сәнгать яратучы, ярдәмчел шәхесләр булуы сөенечле, аларга ихлас күӊелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез, эшләрендә уӊышлар телибез. Ике данә “хромка” гармуннарын, мандолинаны, “Саратов” гармунын Барда балалар сәнгать мәктәбе директоры Илзирә Әүхәт кызы вакытлыча бирде. Әле генә Пермь крае Башкорт Корылтае рәисе Рәсил Тимергази улы Мөхәммәтьянов дүрт данә төрле тональлектәге башкорт курайлары бүләк итте. 2023 елда Татарстанныӊ курай ясаучы остасы Рафаэль Гайзетдинов татар кураен ясап җибәрде. Бу курайны hәм татар тальян гармунын алуда Барда мәдәният hәм ял үзәге директоры Эльмарт Наил улы ярдәм итте.

“Юпитер” баянын кулланабыз, ул 4 тавышлы (Бардача әйтсәк, дүрт күкрәкле), профессиональ, затлы, зур физик көч таләп итүче баян. Ул баянны 2002 елны Барда мәдәният йортына район җитәкчесе булып эшләгән Риф Әмин улы Исмәгыйлов алып биргән. Бу баянда озак еллар районыбызныӊ сәләтле, оста баянчысы Азат абый Габделхаков уйнады hәм халыкка хезмәт итте.

Ә “Тула-209” баянын кирәк вакытларда Каенавыл мәдәни-ял комплексы директоры Венера Сарманова безгә биреп тора. Шулай ук икенче башкорт думбырасын Төнгүк мәдәни-ял комплексы директоры Нурания Мукаевадан алабыз.

Бездә тагын бер үзенчәлекле бәрмә инструментыбыз бар, ул “дәйрә” (дайра) дип атала. Бу мөселман халыкларыныӊ музыка коралы. Шундыйрак бәрмә уен коралында Үзбәкстанныӊ танылган “Ялла” ансамблендә дә уйныйлар. Дәйрәне безгә Күчтәнти авылы мәчете имамы Ташпулат абый гаиләсе бүләк итте, аӊа зур рәхмәтебезне белдерәбез. Дәйрә виноград агачы материалыннан боҗра ясап, шуӊа дөя тиресе тартылып эшләнгән инструмент.

— Ансамблегездә бу музыка уен кораллырында кемнәр уйный?

— “Хромка”ларда hәм тальянда районыбызныӊ танылган гармунчылары Рәшит Маматов, Рәүфә Гаязова, Рамил Батыркаев, баяннарда Идиал Хисмәтуллин, Мәхмүт Мостаев, думбыраларда Мәүлидә Килдебаева, Наил Габдушев, домрада Диләрә Габдушева, татар-башкорт курайларында мин үзем, Рафис Мукаев, кубызларда Әлфинур Максеева, Рәсилә Дускаева, бәрмә инструментларда Фәгыйлә hәм Фәнзирә Кусаматовалар, Рәмзия Вәлитова уйный.

— Фаиз абый, җырчылар белән бергә чыгышлар ясыйсызмы?

— Әйе. Үзебез арада да җырчылар бар. Кирәк чакта чараларда уйныйбыз да, җырлыйбыз да. Соӊгы вакытта ансамбльгә кушылып, округыбыз сандугачлары Сария Кузяшева, Рамил Әмиров чыгыш ясап, тамашачыны сөендерә.

— Сезнеӊ ансамбль кемнәр белән хезмәттәшлек итә?

— “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы рәисе Сәлим Назин, Барда мәдәният hәм ял үзәге коллективы, Барда балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Сария Ибраева, Раушания Юсуфкулова, Пермь шәhәре Ленин исемендәге мәдәният сарае музыканты Радик Гарипов, Барда округы башкорт корылтае рәисе Марат Мозафаров, Пермь крае башкорт Корылтае рәисе Рәсил Мөхәммәтьянов, Башкортостан Республикасыныӊ Пермь краенда Халыклар дуслыгы тарихи-мәдәни үзәге җитәкчесе Рафис Мукаев, Пермь сәнгать hәм музыка академиясе укытучысы Елена Овцына белән хезмәттәшлек итәбез. Без “Бердәмлектә — көчебез” девизы белән эшлибез. Аеруча Сәлим Нәҗип улы белән тыгыз элемтәдә хезмәт куябыз: аныӊ чакыруы белән крайда, Татарстан, Башкортостан Республикаларында узган әдәбият hәм сәнгать чараларында актив катнашабыз, ул безне музыка әсбаплары белән тәэмин итә, эшчәнлегебез hәм иҗатыбыз белән кызыксына, күренекле татар шәхесләре белән таныштыра, Сәлим абый безгә hәрчак ярдәм кулы сузарга әзер.

— Репертуарыгыз нинди?

— Репертуарда күпчелек бию, татар hәм башкорт халык көйләре, берничә рус халык көйләрен дә өстәдек. Мөнәҗәтләр, бәетләр дә бар, алар думбыралар, курай, дәйрә, кубыз кебек инструментлар белән башкарылганда матуррак килеп чыга, күӊелләргә үтеп керә.

— Нигә халык көйләренә өстенлек бирәсез?

— Без үзебезне округыбызда hәм Пермь краенда милли халык музыка уен коралларында уйнаучы, халык музыка иҗатын hәм сәнгатен саклаучы, үстерүче hәм яшь буынга тапшыручылар дип саныйбыз. Халык көйләре алар мәӊгелек. Хәтта hәрбер симфоник әсәрнеӊ нигезендә, татарныӊмы ул, рус яки башка милләт халкыныӊмы, күпмедер өлеше халык көе ята. Менә шул халык көен композиторлар матурлап, зурайтып, шуӊа охшаш көйләр өстәп, аранжировка ясап, симфоник әсәр барлыкка килә.

— Сезнеӊ “Сагыну” ансамбленә күптән түгел милли киемнәр тектерү өчен сертификат биргәннәр дип ишеттем. Бу дөрес хәбәрме?

— Дөрес. 4-6 март көннәрендә Барда округы башлыгы Х.Г. Алапанов җитәкчелегендәге делегация Казан шәhәрендә Рәсәйнеӊ татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашты. Барда округы мәйданчыгын Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миӊнеханов hәм Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев карап үтте. Шул вакытта ансамблебезгә милли костюмнар тектерү өчен Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Сертификат тапшырылды.

Ансамбльгә милли киемнәр сорап Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасына мөрәҗәгать иткәннәре өчен Хәлил Газбулла улына hәм Сәлим Нәҗип улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Хәзерге вакытта ателье белән килешеп, костюмнар тегү эшләрен башларга ниятлибез. Бардада үткәреләчәк Бөтенрәсәй авыл Сабан туена матур киемнәребез әзер булуына өметләнәбез. Горурлык хисләре белән Татарстан, Башкортостан вәкилләрен hәм җитәкчеләрен, Пермь крае губернаторын, кунакларны каршы алып, хәвеф-хәтәрсез, исән-имин, матур итеп, бергәләшеп туган ягыбызда Бөтенрәсәй Сабан туен югары дәрәҗәдә үткәрергә насыйп булсын.

— Әмин, шулай булсын. Фаиз абый, әӊгәмә өчен рәхмәт, сезгә hәм коллективыгызга иҗат дөньясында уӊышлар hәм югары казанышларга ирешүегезне телим. Алга!

Гүзәл Илкәева.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *