Көмеш кыңгырауларга — 20 ел
«КөМЕШ — дәвалау үзенчәлегенә ия, ә көмеш кыңгыраулар яхшырак һәм яңгыравыклырак чыңлый, -дип башлады әңгәмәне гимназия музыка укытучысы Гүзәлия Газизулла кызы Хәлилова, «Көмеш кың гыраулар» вокаль коллективының исемен аңлатып, ул инде аны 20 ел җитәкли. Шушы вакыт эчендә уңышка китергән зур юл үтелгән. Ансамбльнең беренче «карлыгачлары» гимназиянең биш укучысы — Алина Әлмәтова, Лидия Исмәгыйлова, Лидия Ибраева, Илнар Монасыйпов һәм Рушан Хәсәнов, шулай ук өлкән класс укучылары Лилия Биктимирова һәм Айдар Имайкин була. Төрле елларда ансамбль коллективы, дуэтлары һәм солистлары төрле









