«Дети играют старинную музыку»

Вот уже пятый год подряд в июне на исторических площадках г.Москвы проходит открытый музыкальный конкурс «Дети играют старинную музыку». В этом году в конкурсе приняли участие около 150 юных музыкантов в возрасте от 6 до 17 лет из самых разных регионов России от Калининграда до Владивостока. Среди них – дети из Тульской, Тамбовской, Саратовской, Владимирской и других областей, а также из Ростова-на-Дону, Краснодарского и Пермского края. Юные музыканты исполняли произведения европейских и русских композиторов XVII- I четверти XIX веков, в

Подробнее

Наша тюбетейка — в мировой коллекции

Изучение, сохранение и передача народной культуры молодому поколению возможны через национальную одежду, главным элементом которой является головной убор. Шапки, панамки, тюбетейки, платки и другие головные уборы разных народов могут рассказать о национальных обычаях, праздниках, ремеслах, жизни и исторической эпохе. Такой идеи придерживается проект «Hat Master». Суть проекта состоит в организации кругосветной экспедиции, в ходе которой планируется познакомиться с традициями жителей разных стран по изготовлению и ношению головных уборов. Результатом этого большого путешествия станет создание в Вятских Полянах Кировской области первого в

Подробнее

Болгарда — Түгәрәк уенда

27-30 июля27-30 июль көннәрендә Татарстан Республикасындагы борынгы Болгар дәүләте тарих-архитектура музее тыюлыгында VII Бөтенрәсәй «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты теләктәшлеге белән Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы оештырды. Фестивальдә Рәсәйнең унҗиде төбәгеннән — Татарстан, Мордовия, Удмуртия, Башкортостан, Чувашстан республикаларыннан, Пермь краеннан, Омск, Төмән, Түбән Новгород, Чиләбе һәм башка ө лкәләрдән 600 ләп кеше катнашты. Анда без, Пермь крае делегациясе, 40 лап кеше булдык. һәр елдагыча, бу юлы да «Түгәрәк уен» фестивале зур оешканлык белән һәм

Подробнее

Яшь пианистка концерты

Вероника Сагидуллина

Күптән түгел Куеда поселогы сәнгать мәктәбендә Бардадан Вероника Сәгыйдуллинаның (препод. Л.Р.Газизова) фортепиано музыкасы концерты булды. Биредә И.С.Бах, Л.Бетховен, С.Рахманинов һ.б. әсәрләре яңгырады. Шулай ук классик һәм фильмнардан музыка да тыңладык. Милли композиторларның әсәрләре дә башкарылды. Пианистка, бик яшь булуына карамастан, программасының катлаулыгы, техник яктан осталыгы белән таң калдырды. Концерт Лилия Рәфкать кызы Газизованың Барда һәм яшь башкаручының уңышлары турында сөйләве белән үрелеп барды. Композиторлар, аларның әсәрләре турында кызыклы фактлар яңгырады. Концерт җылы, дустанә атмосферада үтте. Тамашачылар Верониканы зур кызыксыну белән

Подробнее

Җырларга туган йөрәк

Гюзель Фаритовна Сафина

Шундый кешеләр бар, аларга күз салуга, сәхнә өчен туганнарын аң лыйсың. Чөнки чын талант — ул җир астыннан бәреп чыккан чишмә сыман һәм аның юлында бер нәрсә дә киртә була алмый. Аларның күпчелеге үз язмышын зур сәхнә белән бәйли, ә кайберләре мәхәббәт, гаилә һәм авыл җирлегендә балалар белән эшләүне сайлый. Менә минем героем — Гүзәл Фәрит кызы Сафина — аларның берсе. Ул тумышы белән Татарстаннан, И.В. Әүхәдеев исемендәге Казан музыка училищесының вокал һәм теоретик бүлеген, аннан Казан мәдәният һәм сәнгать университетының

Подробнее

Пермьдә ак төннәр

«Белые ночи в Перми»

«ПЕРМЬДә ак төннәр» фестивале — һәр ел үткәрелүче халыкара масштабтагы зур чара, ул июньдә бер ай дәвамында үтә. Фестиваль вакытында шәһәр иҗат, музыка һәм бию дөньясына күмелә, анда төрле жанрдагы тамашалар, РФнең күп кенә регионнары һәм чит ил артистларының һәм музыкантларының чыгышларын күрергә мөмкин, күп санлы ярминкәләр, халык һөнәрләре һәм декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәләре үтә. Рәссамнар һәм фестиваль кунакларының бердәм иҗат процессында гаҗәеп интерактив скульптуралар барлыкка килә. Моннан тыш, һәркем видеоарт буенча төрле мастер-классларда, файер-шоуда катнаша, төрле музыкаль инструментларда уйный һәм

Подробнее

Мәктәп музейлары конкурсы

районный смотр-конкурс школьных музеев

Бүген белем бирү учреждениесендә музей (мәктәп музее) — ул мәдәният һәм мәгарифнең чагылыш ноктасы булып тора. Аның үсеш перспективасы укучыларның туган якны өйрәнүе һәм туристик-туган як эшчәнлеген үстерү белән бәйле. Белем бирүдә туган якны өйрәнүне көчәйтү, аеруча, әгәр ул мәктәп музее базасында тормышка ашырылса — хәзерге вакытта уңай тендендия һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү өчен иң яхшы нигез булып тора. Мәктәп музее, нигездә, укучыларның һәм укытучыларның максатка юнәлдерелгән эзләнү-тикшеренү һәм тупланма эшләре нәтиҗәсе буларак оештырыла. Аеруча музейның содиаль

Подробнее

Йөрәктән йөрәккә

«От сердца к сердцу»

ИНВАЛИДЛАРНЫҢ хокукларын яклау көне уңаеннан район мәдәният һәм ял үзәгендә үткәрелгән хәйрия концерты әнә шулай дип аталды. Концерт балалар сәнгать мәктәбе, Барда гимназиясе, ике санлы Барда урта мәктәбенең иҗат коллективлары көче белән әзерләнде. Укучылар белән Г.Ф.Сафина, Э.М.Акбашева, И.Э.Аптукова, Г.Г.Хәлилова (вокал), Д.М.Камакаева, З.Ә.Нурыева, Н.З.Мәүликаева (бию) шөгыльләнгән. һәр чыгыш матур, үзенчәлекле булды. Бардадан Линда Габдрәшитова Пермь шагыйре Владимир Радкевичның балладасын яттан сөйләде, Гөлназ Петрушина (рәсемдә) синтезаторда уйнап ике җыр башкарды, коррекция мәктәп-интернатыннан Айсылу Җаббарова һәм Илнара Юнысова биеде. Район инвалидлар оешмасы «Мин

Подробнее

Кабатланмас моң чишмәсе

Фан Гависович Валиахметов

ЯҢГЫРАВЫКЛЫ баритон тавышын беркемнеке белән дә бутып алмыйсың. Тальянына да үзгә моң хас. Аңа микрофон мазар да кирәкми. Ул кычкырмый, көчәнми — үз уңаена агылган гаҗәеп назлы, моңлы җырлары белән күңел түренә үтә: әле сагышландыра, әле юата, дәвалый, чакыра… Сүзем үзенчәлекле җырчы, атаклы тальянчы, Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Фәy Гавис улы Вәлиәхмәтов турында. Чираттагы гастроле вакытында аның белән якыннан очрашып, әңгәмә кордым: — Фән Гависович, белүемчә бу Сезнең Бардага беренче тапкыр гына килүегез түгел. Сезнең белән моннан 20 ел элек

Подробнее

Музей юбилеен билгеләде

40-летие Бардымского районного музея

23 МАЙДА район туган якны өйрәнү музеенда аның 40 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. 1974 елда нигез салынган музей бүген крайда Тол буйлары татарлары һәм башкортларының үзенчәлекле мәдәниятен чагылдыручы бердәнбер музей булып кала. Аңа нигез салучылар: РСФСРның атказанган укытучысы Ю.С.Габитов һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ә.М.Тляшев. Бу көнне үзенең туган ягын, аның тарихын чын-чынлап яратучы, күп елларын музей эшчәнлегенә багышлаучылар җыелган иде. Бәйрәмгә килгән кунакларны мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т.Халитова, Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге директоры Е.Н.Кәлимуллина, Куеда һәм Чернушкадан музей

Подробнее