Тылсымлы бию дөньясы
Барда сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә шөгыльләнүче балаларның отчет концерты бик күтәренке рухта узды. Залда кемнәр генә юк: әти-әниләр, картәти-картәннләр, кунаклар һәм балалар. Чираттагы тагын бер уку елы артта калды. Балалар зур тырышлык куеп, тирләп-пешеп ел дәвамында осталыкларын камилләштерде, яңа биюләр өйрәнде. Кармы, яңгырмы билгеләнгән вакытка күнегүләргә ашыкты. 2013-2014 уку елында сәнгать мәктәбендә өлкәнрәк яшьтәге балалар өчен «Нурлы» хореография коллективы барлыкка килде. Кечкенә һәм урта яшьтәгеләр өчен «Ассорти» ансамбле үз эшен дәвам итте. Йомгаклау концерты гадәттәгечә кечкенәләр — хәзерлек төркеме чыгышы белән






