Перспективныйда газ булачак

С перспективой - в “Перспективный”
12 ноябрьдә Барда авылының “Перспективный” микрорайоны халкы өчен күптәннән көтелгән вакыйга булды. Заказчы – Ә.С. Балтаева йөзендә Барда авыл җирлеге администрациясе hәм М.Н. Ибраhимов йөзендә подрядчы -“Пермгазсервис” ОООсы арасында газүткәргеч төзелешенә муниципаль контрактка кул куелды. Бу төзелеш Чкалов, Чапаев, Заречная, Гәйнә, Суворов, Ленин урамнарына hәм Чкалов тыкрыгына (Барда авылы) кагылачак. “Муниципаль хуҗалык” муниципаль программасы кысаларында тормышка ашырылучы бу эшләрнең оештыручысы – район администрациясенең төзелеш hәм торак-коммуналь хуҗалык идарәсе.
2019 елның февраленә кадәр дәвам итәчәк инде башланган төзелеш дәвамында якынча 6 км газүткәргеч сузылачак, 131 йортка газ үткәреләчәк. Эшләрнең гомуми бәясе 14 миллион сумнан күбрәк, аның 4 миллионы җирле бюджет средстволары, калган сумма край бюджетыннан чыгарыла.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *