Сездән күчә безгә милли рух
ТАНЫЛГАН якташыбыз, галим, фольклорчы, мөгаллим, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Р.Ф. Ягъфәров иҗатына багышланган “Ягъфәр укулары“ VI край балалар фестивале 15 мартта үткәрелде. Бардага Пермь районы Башкултай авылыннан hәм Барда, Суксун, Октябрь, Чернушка, Березовка районнарыннан күп санлы катнашучылар килде. Фестивальдә Р.Ф. Ягъфәров язган шигырьләр, җырлар, аныӊ әсәрләренә нигезләнгән фольклор hәм театр композицияләре тәкъдим итүче балалар иҗат коллективлары hәм аерым башкаручылар (7 яшьтән 16 яшькә кадәр) катнашты. Чарага Татарстан Республикасыныӊ мәдәният, сәнгать, әдәбият әhелләре дә чакырылып, алар Барданыӊ истәлекле урыннарында булдылар hәм Р.Ф.







