Кыр эшләре көндәлеге

РАЙОН авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе мәгълүматлары буенча, кичәге көнгә бө ртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчү 3627 гектарда башкарылган, бу планга карата 89 процент тәшкил итә. «Триумф», «Искир», «Новая жизнь», «БСК», «Крона-Агро», «Урал», «Кармановка » хуҗалыклары язгы чәчү планнарын үтәделәр. Шул ук вакытта «К.Маркс», «Мир», «Калиновка» ОООлары билгеләнгәннәрне башкарып чыга алмадылар.
Язгы кыр эшләрендә С.Ә.Ибраһимова, А.Ә.Чурмаев, С.Т.Балтаева, И.М.Рәхмәтуллин крестьян-фермер хуҗалыклары да яхшы оешканлык күрсәттеләр. Тулаем КФХлар буенча бөртеклеләр чәчү 875 гектарда башкарылды, план үтәлде.
Район хуҗалыкларында 214 гектар бәрәңге утыртылды. Шулай ук берьеллык һәм күпьеллык үләннәр чәчелде.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *