«Армиядә хезмәт итү -карьерага юл»

“Служба в армии – начало карьеры“БЫЕЛГЫ язгы призывникларның чагыштырмача күпчелеге өчен комиссия заключениесе нәкъ менә шулай яңгырый. Сәламәтлеге буенча А (барырга яраклы) яки Б (аз гына чикләүләре булган, барырга яраклы) категорияләренә кергән егетләр хәрби эш һәм җирле норматив-хокукый документлар белән тәртипкә салынган закон тарафыннан хезмәткә чакырыла, әгәр аның ниндидер отсрочкасы булмаса.
Язгы чакырылыш 15 июльгә кадәр дәвам итә, инде егетләр армиягә китә дә башладылар. Бүгенге кө нгә җиде егет озатылды. Язын барлыгы 225 кеше призыв комиссиясе аша үтәргә тиеш булса, аларның яртысы инде үтте. Барда районы хәрби комиссариат бүлеге язгы чакырылышта армия хезмәтенә 57 ир-егетне җибәрәчәк. Комиссияләр һәм озатулар оешкан төстә, маҗараларсыз бара. Алар дәүләт контракты буенча тормышка ашырыла, призывникларны Пермьгә заказ буенча махсус транспорт белән алып баралар.
Быелгы чакырылыштан биш егет инде Оренбург һәм Ростов өлкәләрендә, Ставрополь краенда хезмәт итә башлаганнар. Бу язгы чакырылыштагы егетләрнең якынча 70 проценты Үзәк хәрби округта хезмәт итәчәкләр, анда Урал, Идел буе һәм Көнбатыш Себер керә. Призывникларның бер өлеше Тө ньяк-Көнбатыш регионда, Үзәк Россиядә, Ерак Көнчыгышта һәм Россиянең көньягында армия сафларын тулыландырачак. Җирле хәрби комиссариат бүлеге хезмәткәрләре билгеләгәнчә, быел армия хезмәтеннән баш тартучылар якынча 30 процентка кимегән. Апрельдә үткән комиссия йомгаклары буенча, хәзерге вакытка югары белем алган һәм тиздән укуларын тәмамлаучылар арасында якынча 30 кеше армиядә хезмәт итәргә уйлыйлар. Бүген инде күпләре хезмәт итүне карьера башлангычы буларак кабул итәләр, чөнки яңартылган закон нигезендә, армиядә хезмәт итмәгән кеше, җитәкче урыннарда эшли алмый.
20 майда без медицина каравын үткәрү урынында һәм чакырылыш комиссиясендә булдык. Бу көнне барлыгы 37 кеше үтте. Аларның күпчелеге хезмәт итәргә тели, әмма теге яки бу сәбәпләр буенча, әлегә кайберләренә отсрочка бирелгән. 18 яки аннан күбрәк яшь тулганнар барысы да повестка алды, шуңа күрә призывниклар арасында 11 класс укучылары да, колледж һәм вуз студентлары да бар. Гимназия укучысы Эдуард Балтаев — үз иленең патриоты, хәрби бурычын үтәргә әзер булуы турында белдерде. Кодаштан Игорь Смирнов һәм Динар Мурзыев шулай ук Россия армиясе сафларын тулыландырырга телиләр.
Призывникларга 2 сим-карта бирелә, берсен үзләре белән алалар, ә икенчесе гаиләсендә кала, ул хезмәт чорында льготалы аралашу мөмкинлеге бирә. Шулай ук аларга акча салу өчен электрон банк картасы бирелә. Соңгы кертелгән яңалыклардан призывник өчен махсус электрон карта булдырылуны билгеләргә кирәк, ул аның турында информацияне саклау мөмкинлеге бирә һәм уңайлылык тәэмин итә. Призывниклар хәзер гигиена наборлары да алачак.
Артур УРАЗОВ.
Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *