«Салют Победы»
7 МАЙДА «Җиңү салюты» район фестиваль-конкурсы үтте, анда авыл поселениеләреннән иҗат коллективлары, аерым башкаручылар, мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Тамашачылар халык биюләре күрделәр, татар һәм рус телендә башкарылган патриотик җырлар тыңладылар, җирле шагыйрьләрнең үзләре язган матур шигырьләрен ишеттеләр, декоратив-кулланма сәнгать күргәзмәсен карадылар. Фестивальне оештыручылар — район администрациясе мәдәният идарәсе һәм Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге — Бөек Җиңүгә, патриотизмга багышланган иң яхшы номерлар тәкъдим иткән лаеклы конкурсантларны туплый алганнар. Конкурсантлар арасында районда танылган шагыйрьләр, музыкантлар һәм кече ватанны чын күң елдән яратучылар









