Вакыт белән бергә атлап

Ильнур СагидуллинСәламәтлек саклау безнең тормышыбызда зур әһәмияткә ия. Моиың шулай булуын беркем дә инкарь итмәс, дин уйлыйм. Без барыбыз да диярлек даими нациентлар һәм врач ярдәменә еш морәҗәтать итәбез. Билгеле булганча, яшәүнең сыйфаты медицина хезмәтенең сыйфатына бәйле. Без үзәк район больницаның зур юбилее алдыннан баш врач И.Ә.Сәгыйдуллин белән әңгәмә корырга һәм коллективның ирешелгән уңышлары, оланнары турында белергә булдык.

— Илнур Әдһәм улы, яңа йозьеллыкка нинди уңышлар, нәтиҗәләр белән аяк басасыз?

— Безнең өчен иң мөһим бурыч — ул кадрлар. Авырлыкларга карамастан, бүген ул уңай хәл ителә, дип әйтергә була, һәм бу больницаның гына түгел, ә район администрациясенең дә тырышлыгы, уңышлы эшчәнлеге. Ике дистә ел дәвамында без яшь белгечләрне җәлеп итү буенча эзлекле эш алып барабыз. Быел безгә врач-лаборант килде һәм үз Вазыйфаларын үги. Әмма әлегә педиатр һәм гинеколог вакансияләре ачык булып кала.

Шулай ук үлүчеләр саны кимү, туучылар саны артуны һәм шуның белән ике арадагы, туучылар белән вафат булучылар арасында аерымлыкның кыскаруын билгеләп үтәсе килә. Күргәнебезчә, фән бер урында тормый, һәм без дә вакыт белән бергә атларга тырышабыз. Дәвалауга, диагностикалауга яңа методикалар җәлеп итәбез. Әмма кайбер авырулар буенча игътибарны көчәйтү таләп ителә — ВИЧ инфекциялеләр һәм яман шеш белән выраучы апациентлар саны кискен арта.

Әгәр дә башкарылган эшләргә тукталсак, түбәндәгеләрне атарга мөмкин — дәвалау корпусы, стоматология поликлиникасында вентиляция системасы ремонтланды, Яңавылда яңа ФАП ачылды һәм аңа лицензия алынды, Карман ФАПка лицензия бирелде. Шулай ук без балалар хирургиясенә, балалар урологиясенә, балалар эндокринологиясенә лицензия алуга ирештек. Иң мөһиме — хатын-кызларны тикшерү өчен маммограф кайтарылды. Хәзер без пациентларны Осага яки Чернушкага алып бармыйча, маммографияне биредә генә ясый алабыз.

— Киләчәккә оланнар турында да сойлән китсәгез иде.

— Планнар, әлбәттә, шактый, мәсәлән, больницаның иске өлешендәге биналарда тиздән суүткәргечләре алмаштырылачак, төп трасса инде салынган. Бу эшләрне үткәргәннән соң территорияне төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкбез. Шулай ук планда поликлиникада зур ремонт башкару.

Бүген бездә пациентларның докторларга электрон язылу мөмкинлеге барлыкка килде, ягъни электрон регистратура, хәзер аның эшен җайга салып, электрон медицина карталарын кертү белән шөгыльләнергә кирәк, ягъни хәзер амбулатор карта һәр пациентка ике төрдә: кәгазьдә һәм электрон вариантта ясала.

Соңгы елларны больницаны җиһазландыру яхшыра бара, яңа аппаратуралар кайтарыла. Әмма күчмә УЗИ-аппарат, холтеров мониторлау аппараты, физиотерапия җиһазлары, җөйсез операция үткәрү өчен лапороскопик җиһазлар юк, аларны да булдырсак, бик яхшы булачак.

— Зур юбилей алдыннан газета укучыларга һәм коллегаларыгызга нәрсә теләр идегез?

— Хөрмәтле коллегалар! Сезгә төгәл диагнозлар, шәфкатьлелек, үзегегә ышаныч һәм югары профессионализм телим, хезмәтегез бары тик канәгатьлек хисләре генә китерсен. Сез үзегезнең югары — кешеләргә хезмәт итү бурычыгыз турында онытмагыз. Сезнең тормышыгызда игелекле пациентлар һәм шатлыклы мизгелләр күп булсын.

Район халкына иң мөһиме — нык сәламәтлек телим. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. һәркем үзенең сәламәтлеге яшәү рәвешенә бәйле булуын аңласын иде. һәм онытмагыз, хәрәкәт — ул тормыш.

Әңгәмәне Венера АЛАПАНОВА алып барды


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *