Киләчәк яшьләр кулында
20 ОКТЯБРЬДә Пермь крае Законнар чыгару Җыелышында 23 санлы сайлау округы буенча Пермь крае Яшь кадрлар резервына сайлап алу үтте. Икенче чакырылыш Яшьләр парламентының эше тәмамлануга якын. Яшьләр парламент хәрәкәте активлаша бара hәм инде край буенча ике меңнән күбрәк яшьләрне берләштерә. Инициативалы, энергияле, яңа идеяләр белән тулы егет-кызларның. Пермь краеның Яшь кадрлар резервы hәм Яшьләр парламенты проектларын тормышка ашыру буенча тәҗрибәсен Россия Федерациясенең башка субъектлары да куллана башлады. “Яшь кадрлар резервы“ проектының максаты — үз территориясен үстерүдә кызыксынган hәм Пермь







