Норвегиягә сәяхәт
СЕНТБРЬДә миңа Норвегиянең башкаласы Ослода эшлекле сәфәр белән булырга туры килде. Мондый мөмкинлек кеше хокуклары буенча Бөтенрәсәй методик эшкәртмәләр конкурсында җиңгән өчен бирелде. Безнең илдән барлыгы биш кеше катнашты. Сәяхәт программасы бик эчтәлекле булды. Без башлангыч һәм өлкән мәктәпләрдә булдык, Норвегиядәге мәгариф системасы белән таныштык һәм күп кенә кызыклы нәрсәләр белдек. Ректор сүзләре буенча, илдә бөтен Африка континенты вәкилләре бар, шуңа күрә норвегиялеләр теле белән беррәттән бу халыкларның туган телләре дә өйрәнелә. Шулай ук биредә балаларны мәктәптә олы тормышка ныклап








