(Просмотрено – 2 раз, просмотров за сегодня – 1 )

(Просмотрено – 31 раз, просмотров за сегодня – 1 )

(Просмотрено – 11 раз, просмотров за сегодня – 1 )

Күпкырлы шәхес

Творческая М. Имашева встреча с учащимися

Творческая М. Имашева встреча с учащимися Якташыбыз, күренекле композитор, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәсәй атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Габдрахман улы Имашев үзенеӊ 90 яшьлек юбилеен билгели. Мәсгут Габдрахман улы Имашев 1930 елныӊ 5 июлендә Каенавылда дөньяга килгән. Сабый чактан ук ятим калып, бабасы йортында тәрбияләнгән. Үсә төшкәч, Иске Чат, аннан туган авылында авыл Советы секретаре, соӊрак клуб hәм уку йорты мөдире булган. Аннан соӊ язмыш аны Пермь шәhәренә алып китә. 1950 еллар ахырында Казаннан килгән артистлар аныӊ талантын, көчле, матур

Подробнее

Горурланабыз!

ШУШЫ КӨННӘРДӘ Барда ЛПУМГсе ”Атлант“ клубы методисты Гүзәл Фәрит кызы Сафина милли мәдәниятне халык арасында таратуда күләмле эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессыныӊ рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу зур hәм көтеп алынган бүләккә Гүзәл Сафина лаек, чөнки аныӊ катнашыннан, “АйhайLook” вокаль ансамбле чыгышларыннан башка Бардада, район дәрәҗәсендә генә түгел, бөтенрәсәй, төбәкара дәрәҗәдәге бер генә зур чара да үтми. Ансамбль солистлары инде күп еллар Чайковский, Пермь, Казан, башкала hәм башка шәhәрләр мәйданнарында чыгыш ясыйлар, татар халык җыры

Подробнее

Ә елмаюлар битлекләр астында калды

25 ИЮНЯ выпускникам Бардымской средней школы №2 были вручены аттестаты об основном общем образовании и о среднем (полном) общем образовании.

25 ИЮНЬДӘ 2нче санлы Барда урта мәктәбен тәмамлаучыларга төп гомуми hәм урта (тулы) гомуми белем турында аттестатлар тапшырылды. Укучыларны мәктәп директоры Т.И. Абузов сәламләде, ул hәркемгә тормыш юлын дөрес сайларга hәм куелган максатларга ирешергә теләде. Эпидемиологик хәл тормышыбызныӊ барлык өлкәләренә үз төзәтмәләрен кертте. Кичәге укучылар моны үз җилкәләрендә сынады – аттестатлар тапшыру традицион тантаналы сүзләрдән, күп санлы кунаклар hәм затлы күлмәкләрдән башка узды, ә елмаюлар битлекләр астында калды. Әмма бернигә дә карамастан, бу көн балалар хәтерендә мәӊге сакланачак. Бу көн

Подробнее

Бердәм хезмәт нәтиҗәсе

Нынче обновили памятник павшим в годы Великой Отечественной войны

БЕРЕНЧЕ эш итеп, безне бүгенге экскурсовод Тамара Анатольевна үзләренеӊ уртак эш нәтиҗәләре белән таныштырды. “Быел Бөек Ватан сугышы елларында hәлак булучыларга hәйкәл яӊартылды. Җирлек бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар акбур белән буяуларга hәм пумалаларга җитте. Авылныӊ актив кешеләре, җиӊ сызганып, берничә көн эчендә матурлык тудырдылар. Безнеӊ авылдан 55 кеше фронтка киткән, шуларныӊ 45е әйләнеп кайтмаган. Кызганычка каршы, бүген безнеӊ бер генә ветераныбыз да, тол калган хатыннарыбыз да юк, сугыш чоры балалары гына калды. Узган ел үзсалым кысаларында шунда ук янәшәдә балалар

Подробнее

Стеналардагы hәм бакчадагы чәчәкләр

Вера Александровна Абрамова

ЗЯЗЕЛГА буйлап алга таба барабыз. Тамара, чын гид кебек, безне авыл hәм аныӊ халкы белән таныштыра: “Бу хуҗалыкта күркә, ә монысында – каз, сыер асрыйлар, урамныӊ бу ягында сугыш чоры балалары яши, ә теге йортка әнисе янына җәйгә пермьле – әфган сугышы ветераны кайта. Анда калкулыкта күп балалы гаилә яӊа йорт төзә, тиздән күчәрләр дип уйлыйм. Бу ишегалдында терлекләр бик күп, үгезләр, дуӊгызлар бар. Биредә, иске чүплек урынында, без парк төзедек, имәннәр, алмагачлар, сырганак утырттык. Кыскасы, авыл үз тормышы белән

Подробнее

Металл ватыкларыннан тракторлар

Игорь Геннадьевич Жернаков, который из бросового материала делает трактора

ЗЯЗЕЛГА үзәге белән танышканнан соӊ, без җирле танылган шәхес – Игорь Геннадьевич Жернаковка юл тоттык. Юлдашыбыз сүзләре буенча, ул ташландык материалдан трактор ясый. Авылда аны гади генә “самоделкин” дип йөртәләр, ә оста бу сүзләргә үпкәләми, бары тик дөресе шунда, ди. – Тракторларны металл ватыклардан диярлек җыям. Әйтик, бу тракторда тапшырулар тартмасы иске жигулиныӊ, тәгәрмәчләрен үзләренә кирәкмәгәч шоферлар бирде. Двигатель hәм электродларны гына сатып алдым, калганы шул тимер-томырдан. Мин тракторчы, төрле тармакларда хезмәт куйдым, әмма минем эшем hәрвакыт техника белән бәйле

Подробнее

Балалар – Ходай бүләге

Сиразетдиновы

Авылныӊ өч урамыныӊ иӊ ахырында гөмбә шикелле ике катлы яӊа йорт калкып чыккан. Аны Рифат Хәсән улы hәм Анжелика Валерьевна Сираҗетдиновлар гаиләсе төзегән. Бу гаиләдә дүрт бала үсә. Әнисенеӊ горурлыгы – улы Иван. Ул пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат, аныӊ фоторәсемнәре hәм медальләре иӊ күренекле урында эленеп тора. Алар яныннан узып барганда, әнисе hәрвакыт кадерле кешесе турында горурланып искә аладыр, дип уйлыйм, чөнки ул туган йортыннан ерак – Иван Краснокамск шәhәрендә яши, полициядә хезмәт итә. Кызы Дарья да спортчы, волейбол

Подробнее

Бер ысул – икеләтә файда

  Билгеле булганча, район хуҗалыклары файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү буенча Пермь крае авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы программасында актив катнашалар. Узган ел әлеге программа кысаларында район хуҗалыклары тарафыннан 200 гектардан артык мәйданда культур-техник чаралар үткәрелде. Быел бу юнәлештә эш дәвам итте, hәм без бу көннәрдә бер ташландык басуны сөрү белән шөгыльләнүче “Крона-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә барырга булдык. Хуҗалык директоры Вадим Исмакаев сүзләре буенча, басуларда башка үсемлекләрдән тыш Сосновский балтырганы да очрый. “Күргәнегезчә, без механик ысул белән эшлибез, ягъни балтырганны

Подробнее

Әтиемнең сугышчан юлы

Баширов Рашит Ахматгалиевич

Минем әтием Бәширов Рәшит Әхмәтгали улы 1914 елда туган, армиягә 1936 елда чакырыла hәм Ерак Көнчыгышта диңгез авиациясендә 4 ел хезмәт итә. (Сүз уңаеннан: аның өлкән улы Рәис тә армиягә 1965 елда чакырыла hәм шул ук диңгез авиациясенә хезмәткә эләгә, өч ел хезмәт итә). 1938 елда кече белгечләр мәктәбен тәмамлап, әти очкычларны очуга әзерләү буенча белгеч була. 1941 елда демобилизацияләнергә тиеш була, ләкин өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана. Ерак Көнчыгыштан аларны шунда ук Рыбинск сусаклагычын hавадан саклау өчен Ярославль өлкәсенә

Подробнее

Үземне башка эштә күз алдына китермим

Дөньясы коронавирус дигән афәт белән тулган бу заманда алгы сызыкта – табиблар. Үзләренеӊ гомерләрен куркыныч астына куюларын аӊласалар да… Рәфизә Мөхәммәтнур кызы Кучукбаева адресына җылы сүзләр район “Таӊ“ газетасы битләрендә дә еш күренә. Бүген ул тәҗрибәле врач-терапевт, “Саулык“ медицина үзәге белән дә хезмәттәшлек итә. Югары уку йортын тәмамлап район больницасына эшкә кайтуына быел 20 ел тула. “Ни өчен бу җаваплы hәм тынгысыз hөнәрне, кешеләрнеӊ сәламәтлеге, гомере өчен җаваплы булуны гомерлек эшегез итеп сайладыгыз?“ дигән сорауга әӊгәмәдәшем өздереп кенә җавап бирмәде.

Подробнее