Киӊәшле эш таркалмас

Президиум заседания

Мәгълүм булганча, агымдагы елныӊ 15 июнендә Бардада XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туе уздырылачак. Дүртенче апрельдә әлеге зур чараны үткәрү мәсьәләләренә багышланган оештыру комитеты утырышы булды, аныӊ эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев катнашты. Шул ук көнгә Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте төбәк иҗтимагый үзәгенеӊ күчмә утырышы да планлаштырылган иде.

Бөтенрәсәй авыл Сабан туен Барда җире инде икенче тапкыр кабул итә, беренчесе моннан 11 ел элек 2013 елга туры килгән иде. Әлбәттә, мондый зур чараны оештыру hәм үткәрү округ өчен генә түгел, ә край дәрәҗәсендәге мөhим мәсьәлә санала. Җаваплы затлар белән бергәлектә hәр сорауны якын килеп тикшерү уӊай нәтиҗәләргә китерсен иде, халык та бит белми генә: “Киӊәшле эш таркалмас”, — димәгән.

Васил Габтелгаяз улы hәм башка кунаклар татар халкыныӊ бөек шагыйре Габдулла Тукай hәйкәленә чәчәкләр салдылар. Бу hәйкәл Бардада узган IV авыл Сабан туе көнне ачылган иде, менә инде дистә елдан артык ул төбәгебездә булучыларны шатландыра, изге эшләргә рухландыра. Шагыйрь исемен йөрткән паркта аныӊ “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләре персонажлары урнаштырылган, бу урын бардалыларныӊ яраткан ял урынына әверелде.

Экскурсия по библиотеке

Коммерция булмаган Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте төбәк иҗтимагый үзәгенеӊ күчмә утырышы Барда үзәк модельле китапханәсендә үтте. Иӊ беренче китапханә хезмәткәре Лилия Рәемова кунакларны “Мәдәният” милли проекты кысаларында 2022 елныӊ җәендә сафка баскан яӊа бина белән таныштырды. Монда китап укырга яратучылар өчен туган якны өйрәнү hәм хокукый үзәкләре, укучыларны теркәү hәм хезмәт күрсәтү зонасы, милли почмак, вакыйгалар мәйданчыгы, вакытлы матбугат (периодика) залы, музей, концеренц-зал эшли. “Безгә укучылар, студентлар, лаеклы ялда булучылар, эшләүче яшьләр йөри. Әти-әниләре белән килүче нәни укучыларны күрү бигрәк тә күӊелле. Бүген татар китап-журналларына сорау артты, ир-атлар арасында укучылар саны күбәйде. Безнеӊ өчен бу бик зур куаныч”, — диделәр хезмәткәрләр.

Кунакларны Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Х.Х. Фәрвазетдинов hәм аныӊ урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Пермь краендагы вәкиле С.Н. Назин, Барда округы администрациясенеӊ мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе җитәкчесе Ә.Т. Халитова сәламләде. Көн тәртибенә 5 сорау билгеләнгән утырыш күптән түгел арабыздан киткән якташыбыз Зәйнуллин Марат Мотагар улын бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

Көн тәртибендәге беренче сорау буенча Хәлил Хәмис улы җирле милли иҗтимагый оешмалардагы үзгәрешләргә тукталганнан соӊ, утырышныӊ максаты hәм бурычларын атады. Максаты: XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туе hәм край Сабан туе катнашучылары арасында үзара хезмәттәшлекне яхшырту. Ә бурычлары итеп түбәндәгеләр аталды: Пермь крае округлары hәм шәhәрләре делегацияләренә квота билгеләү hәм мәйданда урнаштыру, иҗади фольклор коллективларыныӊ чыгышларын, күргәзмәләр эшен оештыру hәм шулай ук быелныӊ 13 — 14 июнендә фәнни-туган якны өйрәнү конференциясен үткәрү
мәсьәләләре каралды. Җыелучылар да кызыксынган сорауларын бирделәр, үзләренеӊ теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

— XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туе край җаваплылыгындагы зур чара. Бердәмлектә – көч, бергәләшеп тотынсак кына, эшебезнеӊ ахыры хәерле булыр. Бәйрәмдә чыгыш ясаячак мәдәни коллективларны әзерләүгә игътибар бирүегезне сорыйм, — диде Х.Х. Фәрвазетдинов. Ул үз чыгышында татар телен саклау hәм үстерү юнәлешендә бардалыларныӊ лаеклы өлешләрен билгеләп үтте, край дәрәҗәсендә үткәрелгән “Ягъфәр укулары”, “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсларын оештыруны хуплады.

“Ягъфәр укулары” йомгаклары белән жюри рәисе И.И. Суяргулова таныштырды.

— Бу бәйге 2009 елдан бирле үткәрелеп килә, бу юлы ул 5 номинациядә уздырылды. Шунысы куанычлы, быел крайныӊ 11 территориясеннән: Башкултай авылы, Октябрь, Чернушка шәhәр, Барда, Березовка, Уен, Орда, Кунгур муниципаль округларыннан 300гә якын кеше катнашты. Өч ел әлеге бәйгенеӊ жюри рәисе булып эшләү дәверемдә шуны күзәтеп киләм, “Ягъфәр укулары” бәйгесендә катнашучылар hәм территорияләр саны елдан-ел арта гына бара: 2022 елда — 110 кеше, 2023 елда — 283 кеше, 2024 елда – 297 кеше. Әлеге күрсәткеч якташыбызныӊ иҗаты халык күӊелендә мәӊгелек икәнлеген ачыклый. Быел җиӊү яулаган укучыларны конкурска зур тырышлык куеп әзерләгән укытучылар: Пермь шәhәренеӊ татар якшәмбе мәктәбе укытучысы А.Ф. Ганиева, Березники шәhәренеӊ мәдәни-ял үзәге музыка җитәкчесе М.И. Касыймов, Башкултай төп мәктәбе укытучысы С.Ә. Хәйретдинова, Кунгур округы Яланоч төп мәктәбе татар теле укытучысы З.А. Шәвәлиева, Октябрь шәhәр округыныӊ Ишим төп мәктәбе татар теле укытучысы И.Р. Рәхмәтуллина, Енапай төп мәктәбе укытучысы Г.Я. Хәнимуллинага h.б. зур рәхмәтемне белдерәм. Бәйгедә киләсе елларда да актив катнашырсыз дип өмет баглыйм, — диде Илзирә Ильяс кызы.

“Татар кызчыгы” hәм “Татар малае” конкурслары барышы турында жюри рәисе М.М. Маматова җиткерде.

— Бәйгеләрне икенче тапкыр үткәрдек, агымдагы елда 40 кеше – мәктәпкәчкә яшьтәге 16 бала hәм 24 башлангыч класслар укучысы осталыкларын сынады, аларныӊ 31е Барда округыннан, калган тугызы – крайныӊ 4 территориясеннән: Пермь шәhәреннән, Орда муниципаль, Октябрь hәм Чернушка шәhәр округларыннан иде. Конкурсларда катнашучыларныӊ аз булуын балаларныӊ татар телендә сөйләшә белмәве белән аӊлатырга буладыр. Шул ук вакытта малай hәм кызларныӊ шигырь, җыр, бию яратулары сөендерә. Алга таба туган телебезне саклау hәм үстерү өчен тырышыйк, — диде Миләүшә Мәүлиҗан кызы.

В.Г.Шайхразиев награждает Д.Г. Закирова

Пермь шәhәре татар милли мәдәни мөхтәриятенеӊ ирешкән уӊышлары турында оешма рәисе Д.Г. Закиров чыгыш ясады.

Утырыш барышында үсеп килүче буынны туган татар телендә сөйләшергә өйрәтү турында сүз кузгатылды. “Телләр белгән – илләр гизгән”, дигәннәр. Күп телләрдә аралашу беркемгә дә зыян итмәгән. Алга таба эшләргә дә эшләргә әле”, — диде бу уӊайдан Сәлим Нәҗип улы. Теманы Лысьва шәhәреннән педагог, филология фәннәре кандидаты З.Ә. Мухаева дәвам итеп, балаларга үзебез үрнәк булырга тиеш, дигән фикерен әйтте. “Яшь буынныӊ туган телен белеп үсүе бик кирәк, әлбәттә. Безнеӊ төбәгебездә Рәшит абый Ягъфәров, Данир абый Закировлар кебек галимнәр, Дамирә Кузаева кебек данлыклы кешеләр туып-үскән. Без аларга сокланып яшибез. Рус теле – дәүләт теле, аны белү тиешле. Шул ук вакытта үзебезнеӊ татар булуыбызны да онытмыйк. Бөтенрәсәй авыл Сабан туен ярдәмләшеп, бергәләп үткәрик”, — диде Замирә Әхнәб кызы.

— Бу Сабантуйда без үзебезнеӊ Пермь татарлары брендын күрсәтергә тиешбез. Сабантуй ул мәдәният буларак, уеннар, көрәш, кызыклы сынаулар, халык ярышы бит. Безнеӊ якларда күмәк уеннар булган, төрле бию hәм җырлар башкарганнар. Аш-су темасы инде икенче, шулай ук игътибар бирергә кирәк. Халык арасында дуслык булу менә шушы ике темадан тора, ул кунакны каршы алу hәм аныӊ күӊелен күреп, сыйлау да, — диде Октябрь шәhәр округыныӊ татар-башкорт иҗтимагый үзәге рәисе Әлфирә Гыймранова.

Заседание оргкомитета

Барда муниципаль округы администрациясенеӊ утырышлар залында 15 июньдә булачак XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туен әзерләү hәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы уздырылды. Киӊәшмәдә катнашучыларны Васил Габтелгаяз улы, Барда округы башлыгы Хәлил Газбулла улы сәламләп, уӊышлар теләде. Биредә халык куркынычсызлыгы, транспорт белән тәэмин итү, туклану нокталары эше, җирле товар җитештерүчеләрнеӊ сувенир продукциясен сату hәм башка мөhим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Бәйрәм әле 14 июнь көнне үк башланачак, кунакларны каршы алып кунакханәләргә урнаштырганнан соӊ, округ авыллары буенча hәм Барданыӊ үзендә экскурсия уздырылачак. Ә кичен Җиӊү мәйданында сәнгать осталары катнашында бәйрәм концерты планлаштырыла. 15 июньдә күптән көтеп алган Бөтенрәсәй авыл Сабан туе көне. Иртәгесен яраткан милли бәйрәмнәребез округ авылларында дәвам итә.

— Безгә бик күп кунаклар килүе көтелә. Милли бәйрәмебезне әзерлек hәм оешканлык белән каршы алырга булсын, — диде Х.Г. Алапанов.

— Оештыру нык дәрәҗәдә үтә. Бөтен куйган сорауларга да без җаваплар таптык. Ләкин кайбер әйберләр әле Аллаh Тәгалә кулында да. Матур hава торышлары булса, халыкныӊ да күӊеле шат булыр иде. Безнеӊ әзерлек зур дәрәҗәдә, — диде В.Г. Шәйхразыев ахырда биргән әӊгәмәсендә.

Праздничный ифтар

Кунакларны Барданыӊ истәлекле hәм төзелешләр алып барылган урыннары, үзгәреш кичергән объектлары белән таныштырганнан соӊ Җәмигъ мәчетендә ахшам намазын укыдылар. Кич белән округ үзәгендә “Таттранском” җәмгыяте җитәкчеләре бертуган Ильяс hәм Илсаф Гимадутдиновлар оештырган ифтар ашы уздырылды. Монда күп халык – кунаклардан тыш Барда округыныӊ татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашты, Пермь крае мөфтие Әнвәр хәзрәт Әбләев та рәхим итте. Корбанлыклардан пешерелгән тәмле аш, азу, сусыл җиләк-җимеш ризыкка язды. Ифтар ашын уздыруда катнашучыларныӊ бу адымнары саваплы гамәлләрдән булса иде.

Барда округыныӊ 100 еллыгы кысаларында оештырылган XIV Бөтенрәсәй авыл Сабан туен әзерлекле каршы алып, лаеклы үткәрергә язсын.

Роза Гыйззәтуллина.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *