Бүген бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Театр дигәч, күз алдыбызга нәрсә килә соӊ? Миӊа, мәсәлән, бу сүзне ишетү белән белде-рүләр тактасында эленеп торган спектакль афишасы, мәдәният йорты фойесында затлы киемнәрен кигән әби-бабайлар, абый-апаларныӊ бер-берсе белән сөйләшеп, гардеробка пальто-курткаларын тапшыруы, шуӊа өстәп, зур шәhәрләрдә була күрсәӊ, бина эченеӊ серле күркәмлеге, түшәмдәге зур-зур люстралар, гайрәтле баскычлар, картиналар галереясы, үз кунакларын тәнәфес вакытында пирожный, кекслар белән тәмләп чәй эчәргә көткән буфет hәм, әлбәттә, сәхнәдә барган күренешләрне бар күӊелеӊ белән бирелеп карап хисләр агымында тибрәлү, тамашачылар белән тулы залныӊ актерларны чираттагы уӊышлы чыгышлары белән котлап кул чабуы h.б. уйга килә. Театрдан алган тәэсирләрен hәр тамашачы шулай матур хатирә итеп саклыйдыр дип өметләнәм. Бу макәләбездә исә Барда халык театрыныӊ кыскача тарихына тукталырбыз, театрныӊ бүгенге эшчәнлеге турында сөйләрбез, бер актер белән таныштырырбыз.
Барда театрына кайчан нигез салынган?
Барда театрыныӊ туган көне дип без 1918 елныӊ 7 ноябрен атыйбыз. Бу көнне район авылларында Октябрь революциясенеӊ бер еллыгы билгеләп үтелә. Әрҗән волость идарәсе каршындагы мәктәп бинасында мөгаллим Мулланур Мушаков җитәкчелегендә укытучылар hәм авыл яшьләре Г.Атавиныӊ “Кызлар шулай кызык итәләр” hәм “Әдәпсезләр арасында hиҗапсыз кыз” комедияләрен уйныйлар.
Тагын бер мөhим дата — 1966 елда театрга “Халык театры” исеме бирелә. “Барда район халык театрын” ачу тантанасы 1966 елныӊ 18 октябренә туры килә. Бу көнне тамашачыларга “Искитәрлек маҗаралар” музыкаль комедиясе тәкъдим ителә.
Театрныӊ күпьеллык тарихы Разия Гаталхак кызы Нураева исеме белән бәйле. Ул җитәкләгән сиксәненче елларны Барда халык театрыныӊ алтын чоры дияргә була, театрны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә. Театр I hәм II Бөтенсоюз халык иҗаты смотрлары лауреаты, күп тапкырлар өлкә hәм республика смотрлары, фестивальләре лауреаты hәм дипломанты була.
Менә шулай Бардада театр сәнгате үсә, популярлык казана. Вакыт узу белән режиссерлар бер-берсен алыштыра, яӊа әсәрләр куела, яӊа сәхнә йолдызлары танылу ала.
Барда халык театры бүген нәрсә белән яши?
Бүген Барда халык театрын Эльмарт Наил улы Мәүлитов җитәкли hәм халыкны мәдәнияткә якынайту юлында театрда яшәгән традицияләрне кадерләп саклап, үсеш юлын дәвам итә. Узган елда труппа Башкортостан Республикасыныӊ Бишбүләк районында РСФСРныӊ атказанган артисты, БАССРныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе Т.Г. Имашевныӊ тууына 115 ел тулуга багышланган “Театр. Иҗат. Сәләт” авыл үзешчән театрларныӊ зона фестивалендә “Иӊ яхшы авыл үзешчән театры” номинациясендә 1 дәрәҗә лауреат исеменә иреште. Шулай ук театр Ш.Закиров исемендәге “Идел-йорт” X hәм XII төбәкара театр коллективлары конкурс-фестивалендә катнашып (Казан шәhәре, 2021, 2023 елларда), 2 дәрәҗә дипломга лаек булды, ә театр актрисасы Әлфия Якупова “Иӊ яхшы хатын-кыз роле өчен” дипломы белән бүләкләнде.
Халыкара театр көне алдыннан Эльмарт Наил улына җирле театр тормышындагы яӊалыклар белән кызыксынып мөрәҗәгать иттек.
— Бүгенге көндә театр өлкәсендә үзгәрешләр бар дип әйтергә кирәк. Безнеӊ сәхнәдә куелган әсәрләребез тамашачыларыбызны сөендерә, көлдерә, шул ук вакытта моӊайта, уйландыра да. Шул сәбәпле, халык театрына килергә омтылышлы кешеләр дә бар. Әлбәттә, ир-атларны сәхнәгә алып менүе авыррак, алар бүген санаулы гына, — дип сүзен башлады ул.
Режисер билгеләп үткәнчә, hәрбер әсәрнеӊ үз ягы бар. Кемдер көлдерә торганны гына, ә кемдер мелодраманы якын күрә. “Моӊа кадәрге режиссерлар, уйнаучыларныӊ күпчелеге “халык комедияне күбрәк ошата”, дип әйткәннәр иде. Әмма без комедиядән соӊ икенче әсәребез итеп драма сайладык. Аны ике тапкыр куеп, халыкны елатып, Башкортостан якларына чыгып беренче урын алып кайткач, мондый әсәрләрне дә читтә калдырып булмавын аӊладык. Гомумән, мелодрама яки комедия дип аерып әйтү урынсыз, кайсы әсәргә уйнаучылар таба алабыз, шуннан чыгып әсәрне сайлыйбыз”, — дип эш нечкәлекләре белән уртаклашты ул. Режиссерныӊ бүгенге көнгә дүрт әсәре дөнья күргән.
— Бишенчесе өстендә эшли башлаган идек, тик берсе рольне башкаручы ир-егетебез авырап китү сәбәпле, әлегә барып чыкмады. Шуӊа күрә ул әсәрне сер итеп саклыйк, бәлки алмаштырырга да туры килер, — диде Эльмарт Наил улы hәм Халыкара театр көне уӊаеннан сәхнә сөючеләргә, шушы сәхнәдә уйнаучыларга, әсәрләрне яратып караучы тамашачыларга зур рәхмәтен җиткерде, hәрвакыт шулай спектакльләргә килеп торуларына өмет белдереп, барысына да исәнлек-саулык, тазалык, тыныч тормыш теләде.
“Халыкныӊ яхшы кабул итүе канатландыра”
Театрга очраклы кешеләр килми, биредә сәләтле, күпкырлы, үзенчәлекле hәм кыю йөрәкле кешеләр туплануы беркемгә дә сер түгел. Бу юлы без балачагыннан ук сәхнәне үз иткән, рольләрне әсәр героеныӊ холкына туры китереп оста уйнавы белән тамашачылар күӊелен яулаган Альгиз Ясәви улы Кучумов турында язарга булдык. Ул редакциябезгә ачык шат йөз белән кереп килде, шул ук мәлдә бу абыйныӊ комедияләрдә уйнарга яратадыр, мөгаен, дигән уй туды hәм бу дөрес булып чыкты.
— Мин Яӊавылда туып-үстем, туган авылда 9 классны, аннан Барда гимназиясен тәмамладым. Кечкенәдән үк сәхнәне сөям, мәктәптә укыган чакларымда театр күренешләрендә уйнадым. Армиядән кайтып эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаштым. Шул елларда инде Барда театрында беренче ролем — “Казан сөлгесе” дигән спектакльдә бер эпизодта катнаштым, яшьләр булып уйнаган идек. Күбрәге комедияләр күӊелгә якын, — дип үзе белән таныштырды Альгиз Ясәви улы.
Әӊгәмәдәшем район эчке эшләр бүлегендә 25 ел хезмәт куеп инде бер ай лаеклы ялда икән. Шундый җаваплы hәм авыр өлкәдә эшләгән кешенеӊ артист та була белүенә исеӊ китәр. Моны hәркем булдыра алмыйдыр шул! Гаҗәпләнүемне күреп, Альгиз абый: “Мин спектакльләрдә генә уйнамыйм, Барда сәхнәсендә халык мине күптәннән белә. Бәйрәм концертларына, төрле чараларга җырларга чакыралар. Төп эшем матди яктан тәэмин иткән булса, сәхнә инде рухи яктан баета, бу мавыгуым — күӊелем өчен”, — диде.
— Иӊ ошаган ролегез, театр тормышында истә калырлык очрак нинди булды?
— Барда сәхнәсендә барысы биш спектакльдә уйнадым. Иӊ ошаганы дигәндә, 2021 елда Эльмарт мине Данил Салиховныӊ “Микүләй дәдәйнеӊ бөер ташы” дигән сатирик комедиядә баш роль — Микүләй бабайны уйнарга чакырды. Бу роль күӊелемә якын килде, бик ошады. Үзем дә тормыш сөючән, оптимист кешемен. Сәхнәгә чыккач, гел дә Казаннан атаклы артист Рәшит Шамкай абый кебек анекдот, төрле әкиятләр сөйләп башлыйм җырларымны, — диде әӊгәмәдәшем hәм былтыр Башкортостан Республикасыныӊ Бишбүләк районында уздырылган конкурста катнашып, беренче урын алып кайтулары бик истәлекле булуын әйтте.
Ахырда Альгиз Кучумов бәйрәм алдыннан театр коллективына зур уӊышлар, яӊа әсәрләр, рольләр күбрәк булуын теләде. “Спектакль тәмамланып, кешеләрнеӊ шулай аягүрә кул чабулары өчен генә дә яшәргә була инде. Тамашачылар алкышы — хезмәтебезгә иӊ зур бәя дә. Эшеӊне бәяләсәләр, җылы кабул итсәләр, бигрәк рәхәт, канатланасыӊ. Русча әйткәндә, эйфория җитә, үзеӊне иӊ бәхетле кеше итеп хис итәсеӊ. Барыбызга да шулай бергәләп уйнарга, халыкны сөендереп, куандырып, тамашачы белән ешрак очрашырга язсын”, — дип әӊгәмәбезне югары ноктада төгәлләде ул.
Без дә матур теләкләргә кушылабыз. Барда халык театры яшәсен, алга таба да безне яӊа премьералар белән сөендереп, Тукай әйткәнчә, яктылыкка, нурга илтсен!
Ләйсән КУЧУКБАЕВА.