Җаным башкаласы Күчтәнти

Ждет с тоской меня родная Константиновка...

Күренекле якташыбыз фольклорчы галим, шагыйрь, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровның якты истәлегенә багышланган VII “Ягъфәр укулары“ 20 февральдә Күчтәнти авылында уздырылды. Күчтәнти авылына, танылган якташыбыз исемен йөрткән мәктәпкә барып керүгә hәр урында Рәшит абый рухы чагыла төсле, фоторәсемнәрдән ул елмаеп карый. Әгәр исән булса, быел аңа 74 яшь тулган булыр иде. Тик кызганычка каршы райондашыбызның гомере 62 яшендә – 2008 елда өзелде… Пермь крае татарлары hәм башкортларының милли-мәдәни үзәге җитәкчесе урынбасары С.Н. Назин җитәкчелегендә район вәкилләреннән бер төркем

Подробнее

Халык ярдәме белән

С победой, Насур!

Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында иӊ дәhшәтле hәм коточкыч сугыш булып исәпләнә. Җиӊү совет кешеләре батырлыгы hәм миллионнарча корбаннар бәрабәренә яуланды. Фашизмга каршы көрәшкә төрле милләт вәкилләрен берләштергән бөтен совет халкы күтәрелде, алар арасында интеллигенция вәкилләре, мәдәният hәм сәнгать әhелләре дә күп булды. Татар халкыныӊ лаеклы улы Муса Җәлил hәм аныӊ фикердәшләре батырлыгы турында, мәсәлән, барыбыз да белә. Мәгълүм ки, сугышныӊ беренче елларында Кызыл Армиянеӊ күп кенә солдат hәм офицерлары төрле сәбәпләр белән немецларга әсирлеккә эләгә. Муса Җәлил дә шундый

Подробнее

Барда кызы – Мәскәү Кремле сәхнәсендә

Бардымская девушка - на сцене Кремлевского Дворца

Якташыбыз – татар эстрадасының танылган җырчысы Гүзәл Уразовага Татарстанның халык артисты исеме бирелде, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шуны раслаучы Указга кул куйды. Югары дәрәҗәгә лаек булуы белән котлап, җырчыга яңа иҗат уңышлары, милли сәнгатебез күгендә hәрчак якты йолдыз булып балкуын телибез. Гүзәлнең балачагыннан, мәктәп елларыннан җыр-музыка белән мавыгуын, конкурс hәм фестивальләрдә уңышлы чыгышларын бардалылар яхшы хәтерли. Казан мәдәният академиясенең вокал бүлегендә укыган вакытында инде ул, матур тавышлы, өметле яшь җырчы буларак, бөтен татар дөньясында танылу ала. Иҗат сәләте ташып

Подробнее

“Гүзәл Чулман“ Барданы яулады!

Мартныӊ соӊгы көннәрендә Үдик, Түбәнавыл hәм Икенче Әрҗән авылларында Пермь шәhәреннән “Гүзәл Чулман“ татар бию ансамбле концертлары булды. Ә 31 мартта алар тәүге чыгышлары белән үк Барда тамашачысы күӊелен яулады. “Гүзәл Чулман“ ансамбле моннан 7 ел элек кенә барлыкка килгән. Аны Пермь краенда яшәүче талантлы яшьләр – матур кызлар hәм сөлектәй егетләр тәшкил итә. Алар крайныӊ төрле районнарыннан: Орда, Октябрь, Уен, Суксун, Кишерть, Оса, Кунгур, Чернушка, Барда районнарыннан hәм Пермь районы Башкултай авылыннан җыелган. Барда районыннан ансамбльдә 2 кыз hәм

Подробнее

Таныш булыгыз, яӊа китап!

Новая книга Фаимы Мубараковны Газизовой «Бакин тау батырлары»

Кодаш авылы район халкына биредә табылган каберлек белән билгеле. Бу Халыкларныӊ бөек күченеше чорына караган археологик hәйкәлдә менә ике дистә елга якын Удмуртия дәүләт университеты хезмәткәрләре казу эшләре алып бара. Каберлек табылдыклары бу территориядә батыр, тәвәккәл, тырыш халык яшәгәнлеген сурәтли. hәм аларныӊ варислары да ата-бабаларыннан калышмый. Нинди соӊ алар, кодашлылар? Бу сорауга җавапны үзәк китапханәдә үткән Фәимә Мөбәрәк кызы Газизованыӊ ”Бәкин тау батырлары“ дип аталган китабын тәкъдир итү чарасында табарга була иде. Фәимә Мөбәрәк кызы үзе дә Кодашта туып-үсә. Кодаш,

Подробнее

“Башмагым“ белән яуланган уӊыш

Драмколлектив районного Дома культуры (1966 год).

Драмколлектив районного Дома культуры (1966 год). БЕЗ, 1963 елда Төнгүк сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучылар: Дамирә Кузаева, Факирә Максиева hәм мин – Шаhит Кучукбаев, Төнгүк авылы яшьләре белән концерт бригадасы оештырып, түләүле концертлар куеп, клубыбызга баян алдык. Талантларыбызны ачып, туган авылыбызда якты эзләр калдырып, белемебезне үстерергә читләргә озатучы укытучыларыбыз Мәрзия Әлетдин кызы Габитовага, безне сәхнә hөнәренә өйрәтүче пионер вожатые, соӊыннан Сараш мәктәбендә укытучы, җәмәгать эшлеклесе Сания апа АбдуловаХәлилова, аныӊ әнисе – бөтен гомерен мәдәният эшенә багышлаган, Барда драма коллективында төрле рольләр башкарган,

Подробнее

“Дуслык” төньяк башкаланы яулады

“Дуслык” халык бию ансамбле Великий Устюг шәhәрендә узган “Кышкы әкият“ Халыкара конкурс-фестивалендә Гран-при иясе булды hәм РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә “Дөнья уч төбендә” Халыкара хәйрия фонды уздырган конкурс-фестивальләрнеӊ берсендә катнашу өчен 10 процентлы ташламага сертификат алды. hәм менә ата-аналар hәм балалар Рәсәйнеӊ төньяк башкаласын яулау турында бердәм карар кабул иттеләр. “Дуслыклылар” үзләренеӊ яӊа ел каникулларын Санкт-Петербург шәhәрендә “Төньяк Венеция” Халыкара конкурс-фестивалендә уздырдылар. Сәфәребез мәдәни-иҗат программасы тәэсирләре белән тулы булды. Килү көнендә без Санкт-Петербург океанариумына бардык, яӊа ел ярминкәсендә йөрдек. Ә

Подробнее

Бер гасырлык иҗат юлы

Вековой юбилей Бардымского народного театра

Барда халык театрының 100 еллык юбилей тантанасы Барда мәдәният hәм ял үзәгендә 13 ноябрьдә уздырылды. Тамашачылар чираттагы тапкыр җирле артистларыбыз чыгышларын карап куандылар. Әлеге вакыйга бардалыларның зәвыклы hәм мәдәниятле булуын раслаучы дәлил булып тора. Безнең театр бай тарихка ия, аның даны еракларга таралган – халык театры исемен йөртүе генә дә ни тора. Бер гасырлык иҗат юлы белән күп коллективлар мактана алмый шул. Крайда милли театр буларак, ул үз йөзен саклап hәм танытып яши. Шул ук вакытта Татарстан hәм Башкортостан тамашачылары

Подробнее

Мин – иҗат кешесе

Динара Фахриева: «Я - человек творческий»

Бер интервьюсында “Күңел халәтең буенча син күбрәк җырчымы яисә алып баручымы?“ дигән сорауга Динара Фәхриева: – Мин – иҗат кешесе. Кайвакыт җырлыйсы килә, кайчак халык белән аралашу кирәк, ә кайвакыт үземне язучы итеп тоям, – дип җавап биргән иде. Бу сүзләр, дөрестән дә, Динараның бөтен асылын ача төсле. Аны бала чагыннан ук белгән hәм иҗади үсеше белән хәбәрдар булган хәлдә моны ышаныч белән әйтә алам. Ул – Барда районы Байавыл кызы. Туган авылы мәктәбендә төп белем ала, иҗаты да тәүдә

Подробнее

Гәйнә ансамбле – лауреат

Ансамбль “Гайна“ - лауреат

13 hәм 14 октябрьдә “Губерния” Пермь халык иҗаты йортында “Җырлаучы Кама буе” халык хорлары, җыр, бию ансамбльләре hәм халык җыры вокаль ансамбльләре край конкурсы үтте. Конкурс край Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, гадәттәгечә, өч елга бер үткәрелә. Аның максаты – үзешчән музыка иҗатын пропагандалау, край җыр-музыка фольклорының иң яхшы үрнәкләрен hәм халык-хор жанрын үстерүгә ярдәм итү, бу юнәлештә әйдәп баручы коллективларга игътибар юнәлтү hәм үзешчән коллективларның башкару осталыгын, иҗади потенциалын арттыру. Чарада крайның 20 территориясеннән 37 үзенчәлекле иҗади коллектив катнашты. Алар “Халык

Подробнее