Ирешелгәннәрдә тукталмаска

Строящийся дом по улице Некрасова.Төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен 1956 елның 12 августыннан башлап үткәреп киләләр. Бу көн августның икенче якшәмбесендә бәйрәм ителгәнгә күрә, быел Россия төзүчеләре котлауларны 10сында кабул итәчәкләр.
Истәлекле вакыйга алдыннан без районда төзелеш, ремонт, газлаштыру белән хәлләр торышы турында соңгы яңалыкларны белү өчен һәм кызыксынган сораулар белән район администрациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы В.Р.Әмировага мөрәҗәгать иттек.
— Венера Рәфит кызы, хәзер район үзәгендә төзелүче объектлар турында сөйләгез әле.
— Бүген Бардада муниципалитет (район администрациясе йөзендә) һәм бизнесның үзара файдалы хезмәттәшлеге кысаларында, Матросов, Фрунзе һәм Некрасов урамнарында өч өчкатлы күп квартиралы йорт төзелә. Әгәр беренчесе җир участоклары биреп, инженер челтәрләренә тоташырга ярдәм итсә, «Стройподряд» ОООсы (Р.Гайсин) һәм «ИмперияСтрой» ОООсы (М.Тимиркин) исә район халкы өчен торак фонд булдыра.
— Районда газлаштыру инде бер ел гына дәвам итми. Хәзер бу юнәлештә кайсы авылларда эш алып барыла?
— Быел Бөреҗледә, Султанайда һәм Батырбайда газ биреләчәк. Бу объектларны тапшыруга әзерлек
тулы куәт белән бара. Шулай ук
I Әрҗәндә газүткәргеч төзелеше бара. Экспертиза үткәргәннән соң, Каенавыл һәм Байавыл газүткәргечләрен проектлаштыруга уңай җавап алынды. Үдик һәм Төнгүк буенча проектлар экспертизада, нәтиҗә көтәбез. Ә Танып, Күчтәнти, Әмировка һәм Карман авылларында эш проектлаштыру стадиясендә. Аклыш авылы һәм «Көнбатыш-3» объектлары буенча проекттагы кимчелекләрне бетерү җәһәтеннән эш алып барыла.
— Җәяүлеләргә дә, водительләр өчен дә юлларның торышы бик мөһим. Юлларны төзекләндерү юнәлешендә нинди эшләр башкарылды?
— Быел юл фондыннан край бюджеты финанс средстволары район һәм поселение бюджетларына килде. Алар урамнарны тотуга һәм ремонтлауга юнәлтелде. Дүрт подряд оешма — ПГЭС, 19 санлы ПМК, «Стройпром», шәхси эшмәкәр Окулов муниципаль юлларны тоту буенча эш алып бара. Быел өч участокта: Чувашайга керүче юл, «Колос» шәһәр чите лагерена керү юлы һәм Космонавтлар урамының бер өлешендә — АЗС янында асфальт салынды. Быел Щипа елгасы аша авария хәлендәге күпер ремонтланды һәм тиешле дәрәҗәгә китерелде. Барда поселениесе администрациясе тарафыннан юл тамгалары билгеләү һәм юл билгеләрен кую буенча зур эш үткәрелде, «Юбилейный» микрорайонында юллар ремонтлана.
— Күптән түгел генә Барда үзәгендә күп квартиралы йортлар ремонтланды, әмма, кызганычка каршы, барысы да түгел. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәкме?
— 2014 елның 11 мартында кабул ителгән «Пермь крае территориясендә урнашкан күп квартиралы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау системасы турында» гы 304 санлы закон нигезендә капиталь ремонт буенча кыска вакытлы программа расланды. Безнең районнан өч йортны ремонтлауга заявка кабул ителде һәм каралды, эшләр агымдагы елның көзенә планлаштырыла.
— Яңа уку елына һәм кышка да күп калмады. Мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм башка социаль, мәдәни, көнкүреш объектларын әзерләү ничек бара?
— Хәзерге вакытта мәктәпләрне кабул итү бара, бу җәй аларда ремонт эшләре һәм күзәтү органнарының замечаниеләрен бетерү буенча эшләр үткәрелде. «Әкият» һәм «Колос» балалар бакчасында капиталь ремонт тәмамланды. Бүген бу объектларны лицензияләү стадиясе бара. Яңа уку елына алар үз ишекләрен ачачак һәм барысы өчтән җиде яшькә кадәр 175 бала кабул ителәчәк. Быел поликлиниканың дүрт катлы дәвалау корпусы бинасында бала тудыру бүлегендә, операция блогында, интенсив терапия палатасында вентиляция урнаштырылды, түбә алмаштыру эшләре алып барыла, хирург, рентген кабинетларына, фармацевт кабинетларына ремонт үткәрелде, административ корпуста эвакуация юлы ремонтлау белән бергә су башнясы насосы алмаштырылды. Планнарга килгәндә, шуны билгелисем килә, Федоркида һәм Бөреҗледә физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, Бардада мәктәпара стадионны проектлаштыру алып барыла.
Форсаттан файдаланып, коллегаларымны һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Төзүче — кешеләргә уң айлылык, тынычлык, җылылык бүләк итүче белгечлек, ул җаваплы һәм абруйлы. Сезгә бәхет, сәламәтлек, максатка омтылучанлык, ирешелгәннәрдә тукталмавыгызны телим: сез төзегән һәр яңа объект биегрәк, матуррак һәм уңайлырак булсын.
Әңгәмәне Венера АЛАПАНОВА алып барды.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *