Сугышчы якташлар истәлегенә

В память о землякахБӨЕК ВАТАН сугышында катнашкан якташлары истәлегенә Шермейкада инициативалы бюджетлаштыру проекты кысаларында обелиск төзелә. Подрядчы – “Алмаз Стройсервис“ ОООсы аныӊ стенасын эшләп куйган инде. Якын көннәрдә батыр якташларыныӊ исемлеге язылган табличкалар да әзер булачак hәм алар шушы стенага урнаштырылачак.
Шермейка авыл советыннан сугышта 549 кеше катнашкан, 270е исән-имин кайткан, хәзер инде барысы да бакыйлыкка күчкән. Әмма аларныӊ балалары, оныклары, якыннары, авыр сугыш елларын үз башларыннан кичергән тыл хезмәтчәннәре бар, hәм обелиск эшләү Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгын каршыларга әзерләнгән мәлдә аеруча зарури hәм әhәмиятле чара булып тора. Менә шушы фикердән чыгып, авыл мәдәният-ял комплексы директоры Л.В.Варанкина проект яза, җирлек, район администрацияләре hәм авыл җәмәгатьчелеге аӊа теләктәшлек белдерә.
Инициативалы бюджетлаштыру проекты “Ватан өчен гомерләрен биргән сугышчы якташларга“ дип атала.
— Проектныӊ гомуми бәясе 383,6 меӊ сум тәшкил итә, аныӊ 345,2 меӊе – край средстволары, — ди Шермейка җирлеге администрациясе башлыгы В.Н.Мочалова. – Проект нигезендә обелиск октябрь азагына кадәр әзер булырга тиеш. Бу эшне алдарак та тәмамлауга исәп тотабыз. Тирә-юнен төзекләндерү дә башкарылачак.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *