Ягъфәров укулары

Пермь крае татарлары hәм башкортларыныӊ халык иҗатын үстерү, фольклорын өйрәнү, Р.Ф. Ягъфәров истәлеген мәӊгеләштерү hәм иҗатын популярлаштыру, яшь буынны әдәби-сәнгать иҗаты белән шөгыльләнүгә этәрү максатыннан “Ягъфәров укулары” край фестиваль-конкурсы үткәрелә. Номинацияләр: — фольклор (халык авыз иҗаты); — театр сәнгате; — җыр сәнгате; — әдәби-нәфис әсәрләр (проза, поэзия, хикәя); — җирле шагыйрьләрнеӊ туган як hәм туган тел турында әсәрләре. Фестиваль онлайн форматта (видеоматериаллар) үткәрелә. Фестиваль-конкурста 3 яшьтән өлкәнрәк аерым башкаручылар hәм балалар иҗат коллективлары катнаша ала. Катнашучылар Р.Ф. Ягъфәровныӊ җырларын, шигырьләрен,

Подробнее

Старость нас дома не застанет

23 декабря в зале заседаний администрации Бардымского муниципального округа прошел пленум районного совета ветеранов. Вела мероприятие председатель Совета ветеранов округа Аниса Шарифхановна Габдушева. Сначала были избраны секретарь пленума и состав рабочего президиума. В мероприятии приняли участие глава Бардымского округа Х.Г. Алапанов, его заместитель по социальному развитию Т.В. Балтаева, председатель общественной организации «Культурный центр татар и башкир Бардымского района» С.Н. Назин, член Союза писателей Республики Татарстан И.М. Аширов, председатель совета ветеранов ЛПУМГ Т.З.Машаров, председатель совета аксакалов округа Т.С. Ишмуратов, организатор Братства

Подробнее

Балаларны һәм үз эшеңне ярату — укытучының төп сыйфаты

Рәсәйдә 2023 ел Президент указы буенча педагог hәм остаз елы булачак дип игълан ителде. Мондый инициатива 2023 елда илебездә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Ушинскийныӊ тууына 200 ел булу белән аӊлатыла. Әлбәттә, күбебезнеӊ педагог сүзен ишеткәч, күз алдына мәктәп еллары hәм яраткан укытучыбыз килеп баса, әмма баланыӊ шәхесен үстерүдә өстәмә белем бирү педагоглары да мөhим роль уйный. Яӊа тематик ел алдыннан Балалар иҗат йортыныӊ “Могҗизалар остаханәсе” берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Илдар кызы Акбашева белән аралаштык. Г.И. Акбашева 1980 елныӊ 2 апрелендә

Подробнее

Фильм, фильм, фильм!

28 декабрьдә бөтен дөнья иӊ матур hәм иӊ яраткан бәйрәмнәрнеӊ берсе — кино көнен билгеләп үтә. Бүген кинематографистлар hәм бу искиткеч, үзенчәлекле сәнгатькә катнашы булган hәркем хөрмәтенә җылы сүзләр hәм котлаулар яӊгырый. Бу дата очраклы гына сайланмаган. 1895 елныӊ 28 декабрендә Париж шәhәрендә абыйлы-энеле Люмьерлар дөньяда беренче тапкыр киӊ тамашачыга “Ла Сьота вокзалына поезд килү” исемле кыска метражлы фильм күрсәткән. Шул ук елны алар үзләре уйлап тапкан “Синематограф” аппаратына патент алган. Тарихка килгәндә, безнеӊ районда беренче фильмнарны ерак 1927 елда

Подробнее

Яӊа hәм кызыклы белем

hәр музейныӊ үз сакчысы бар, ул музейныӊ hәр предметы, аныӊ кайда саклануы, нинди халәттә булуы, кыйммәтлелеге, музейда барлыкка килү тарихы, элеккеге хуҗасы турында белә, экспонатлар саклауны контрольдә тота hәм аларныӊ торышын күзәтә. Барда музее фондларында бондар ысулы белән, ягъни агачтан ясалган экспонатларныӊ зур коллекциясе тупланган. 19-20 гасырларда безнеӊ якларда эшкәртү сәнәгате үсеш алган. Әлеге кәсепчелек махсус хезмәт кораллары hәм осталар барлыкка килүенә китергән. Бу тарихи аспектларныӊ барысы да туган якны заманча өйрәнү музей студиясендә президент проекты буенча тормышка ашырылучы туган

Подробнее

Пенсия турында белергә кирәк

Ел саен Рәсәй Федерациясе Пенсия фондыныӊ Пермь крае буенча бүлеге тарафыннан укучы яшьләр арасында пенсия hәм социаль чаралар турында белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән мәгълүмати-аӊлату кампаниясе үткәрелә. Барда округында, гадәттәгечә, бу юнәлеш буенча пенсия турында белем дәресләре уздырыла. Быел күптәнге социаль партнерыбыз Барда үзәк китапханәсе белән бердәм чара әзерләнде. Агымдагы елда яӊа модель китапханә ачылу сәбәпле, чараны яӊа цифрлы технологияләр кулланып үткәрергә мөмкин булды. Барда үзәк китапханәсе җитәкчесе Л.К. Исаковага, китапханәчеләргә пенсия турында белем бирү дәресен оештыруда hәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен

Подробнее

Туган тел сагында

13-14 декабрьдә Мәскәүдә Рәсәй Федерациясе халыкларыныӊ туган телләре укытучыларыныӊ Рәсәй Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган I Бөтенрәсәй съезды узды. Бирегә 75 төбәктән 280 катнашучы килде. Алар — мәгариф идарәсенеӊ төбәк hәм муниципаль органнары белгечләре, мәктәп, колледж hәм өстәмә hөнәри белем бирү оешмалары педагоглары. Съездда “Туган тел hәм туган әдәбият”, “Туган тел hәм туган телдә әдәби уку” темаларына яӊартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча эш үзенчәлекләре турында фикер алышу булды, Рәсәй халыкларыныӊ туган телләрен укыту концепциясен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнде. 14

Подробнее

Мич остасы

Барда районы формалашу чорында, 1924 елда аныӊ составына йөздән артык авыл керә. Бүген округта шуныӊ яртысыннан күбрәге – 61 торак пункт исәпләнә. Ул елларда кешеләр нәрсә үстерә алган, шуныӊ белән тукланган, урман байлыгын җыйган. Шуӊа күрә иӊ кыю, хезмәт сөючән, авырлыклардан курыкмаган авыл кешеләре халык төпләнгән урыннардан ераграк киткән. Урманныӊ агачларын егып, йорт төзгәннәр, агач тамырларыннан җирне арындырып, яхшы уӊыш алганнар. Узган гасырныӊ 60нчы елларында дәүләт сәясәте киләчәге булмаган авылларны бетерүгә китерде. Өлкәннәр ул елларда hәм бераз соӊрак юкка чыккан

Подробнее

Истә калырга лаек тормыш

Каенавылда 1881 елда Сакай урамында (хәзерге Ленин урамы) яӊа җәмигъ мәчете төзелә. Бу чорда биредә имам-хатыйб, мөгаллим булып Әмиров Бәйрәмхуҗа Мөхәммәтрәхим улы эшләгән була. Аныӊ уллары Әбүбәкер, Госман да әтиләре укыган Байавыл мәдрәсәсендә белем алалар. 1905 елдан әтисенеӊ эшен улы Әбүбәкер дәвам итә. 1913 елда авылда ачылган беренче земство мәктәбендә дә хезмәт куя, дин белемен укыта. Ләкин танылган мулла гына түгел, ә мөхтәсиб тә булган Әбүбәкер Әмировны 1937 елда үлем җәзасына хөкем итәләр. Ә Бәйрәмхуҗа улы Госман шул ук Сакай

Подробнее

Сезон ачылды

Соӊгы атналарда бик күп кар яуды, бу, үз чиратында, коммуналь хезмәтләргә кыенлык өстәде, ә менә кышкы спорт төрләрен яратучылар мондый хәлгә шатланды. 17 декабрьдә, шимбә көнне Әшәтле паркында чаӊгы сезоныныӊ рәсми ачылышы булды, биредә Чернушка, Пермь шәhәрләреннән, Барда, Уен h.б. округлардан актив ял сөючеләр җыелды. Иртәдән үк “Тулва-актив” ОООсыныӊ ял базасына тюбингта шуарга, чаӊгыда hәм сноубордларда йөрергә, әкияттәгедәй кышкы табигатьтән ләззәт алырга теләүчеләр килде. Пермьнән килгән кунак Ольга Ихсанова менә нәрсә сөйләде: — Без бөтен гаиләбез, туганнарыбыз, картәти-картәниләребез белән килдек.

Подробнее