16 ДЕКАБРЬДэ Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә гимназиянең «Көмеш кыңгыраулар» вокаль ансамбленең юбилей концерты үтте. Күпләр яраткан коллективның 20 еллыгына кунаклар күп килгән иде.
Концерт ансамбльнең бөтен коллективы катнашында, башлангыч класслардан алып өлкән класс укучыларына кадәр, матур чыгыштан башланды. Шунысы аеруча сөенечле, «Көмеш кыңгыраулар»ның алыштыргысыз җитәкчесе Гүзәлия Газизулла кызы Хәлилова концертка шулкадәр күп яшь артистларны җыеп, әзерли алган. Аның сүзләре буенча, ансамбльдә гимназиянең барлык яшьтәге 100 гә якын укучысы шөгыльләнә. «Көмеш кыңгыраулар»ның һәр чыгышы матур, истә калырлык булды. Коллективның, җитәкченең тырыш, мактауга лаек хезмәтен тамашачылар да тиешле бәяләделәр. һәр номер көчле алкышларга күмелде.
Концерт программасында танылган рус, татар җырлары яңгырады. Унынчы класс укучысы Энҗе Закирова җырны туган телендә җырлап кына калмады, ә сайланган композициядәге катлаулы элементларны уңышлы башкарып, үзенең яхшы вокаль сәләтен күрсәтте. Шулай ук бу кичәдә сәхнәдән эстрада музыкасының танылган шедевры Майкл Джексонның репертуарыннан «Песня земли и любви » җырының русча версиясе яңгырады.
Концерт «Көмеш кыңгыраулар» ансамбле адресына котлаулар һәм тантананы оештыручыларга, концертка балаларны әзерләүдә ярдәм иткән ата-аналарга рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.
Артур УРАЗОВ.
Егерме ел сәхнәдә
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").




