Үдиктә гәйнә башкортлары үзәге оештыру юнәлешендә эш башлануга шактый вакыт узды. 2009 һәм 2012 елларда биредә үткән конференцияләр, аларда гәйнәләр тарихы һәм Үдик авылының бу тарихта урыны турында чыгышлар хәтердә әле. һәм менә яңа конференция, ул инде моңа кадәр алып барылган эшне йомгаклап, үзәк булдыру, аның җитәкчелеген сайлау һәм алдагы чорга бурычлар билгеләү максатларын күздә тотты. Башлаган эш -беткән эш, дибез, барысы да уйланганча килеп чыкты, конференция үз максатын үтәде. Бүген укучыларыбызны аның барышы һәм чыгышларда яңгыраган фикерләр белән таныштырабыз.
Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Р.Т.Азнабаев, Пермь крае губернаторы администрациясе милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы А.А.Субботина, Уфадан галимнәр Ю.М.Йосыпов һәм С.И.Хәмидуллин, Пермьнән тарих фәннәре докторы А.В.Черных, район администрациясе башлыгының социаль үсеш буенча урынбасары Т.В.Балтаева, Пермь крае һәм район башкорт корылтайлары рәисләре Р.Т.Мөхәммәтьянов һәм К.С.Зиятов, район җәмәгатьчелеге вәкилләре, тарихчылар, гәйнәләр яшәүче районнар вәкилләре катнашу чараның әһәмиятлелеген билгеләде. Башкортостан делегациясе аеруча яхшы хәзерлек белән, хәтта «История башкирских родов: Гайна» дигән әле яңа чыккан китап та алып килгән иде.
Район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаровның форум эшенә хәер-фатихасыннан һәм Үдик авыл поселениесе башлыгы Салават Садыртдиновның сәламләү чыгышыннан соң Р.Т.Азнабаев сүз алды. Румил Тәлгатович:
— Меңәр ел үз гореф-гадәтләрен саклап яшәгәнгә генә башкорт халкы үзен саклап калган, — дип башлады. — Башкортларның үз җире, теле, гореф-гадәтләре бар һәм булачак.
Кырыктан күбрәк ыру арасында, әлбәттә, сөйләм телендә аермалыклар булуын билгеләргә кирәк. һәм бу еш кына башкорт халкына мөнәсәбәтле булу-булмау хакында бәхәсләр китереп чыгара. «Гәйнә — иң борынгы һәм иң көчле башкорт ыруларының берсе», — диде Р.Т.Азнабаев. Бу башкорт халкының тарихына багышланган 7 томлык хезмәттә һәм гәйнәләр турында әле яңа нәшер ителгән китапта төпле мисаллар, фактлар белән дәлилләнүен билгеләде. Ноябрьдә Уфада дүртенче Бөтендөнья башкорт корылтае үтәчәге һәм анда башкорт халкын тагын да үстерү буенча зур сөйләшү булачагы турында хәбәр итте.
Конференцидә катнашучыларны район татар һәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе С.Н.Назин сәламләде. Биредә үк Чайковский шәһәреннән Гөлүсә Коробова һәм Барда районыннан Рәмис Шәрипов Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
— Тарих әле күп серләр саклый. Барда ягы археологлар тарафыннан яхшы гына тикшерелгән. Әмма гәйнәләр бу җиргә кайдан һәм кайчан килеп урнашканнар, кайчан ислам динен кабул иткәннәр, нинди халыклар белән янәшә яшәгәннәр кебек сорауларга анык җавап юк. Гипотезалар күп, ләкин нокта куелмаган, тикшеренүләр дәвам итә, — тарих фәннәре докторы А.В.Черных чыгышын шулай башлады. — Табылган документларда, ни кызганыч, Үдик, Әрҗән кебек борынгы авылларга нигез салыну вакыты да күрсәтелмәгән.Сезнең төбәк — төрле халыклар мәдәнияте очрашкан, кисешкән бер урын ул. Бу халыклар арасында бәйләнешләр тыгыз булган. Алар бергәләп тормыш-көнкүреш алып барганнар.
«Гәйнә башкортларының 1812 елда Ватан сугышында актив катнашулары мәгълүм», — дип, Александр Васильевич гәйнәләрнең тарихы данлы булуын билгеләде, аны өйрәнүне дәвам итү мөһимлегенә әһәмият юнәлтте. Бу якларда, халык тарихында булган процессларны ачыклауда башкорт галимнәре гәйнәләргә багышлап чыгарган китапның әһәмияте хакында әйтте.
Пермь крае башкорт корылтае рәисе Р.Т.Мөхәмәтьянов гәйнә башкортларын үстерү юнәлешендә Чернушкада һәм районнарда оештырылган корылтайларның зур роль уйнавын ассызыклап, башкарылган калку эшләрне барлап чыкты. Алар арасында — Уфада Пермь крае башкортлары көннәрен, шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрү, Кояновода данлы якташыбыз И.Тасимовна истәлек тактасы ачу, фәнни-гамәли конференцияләрдә, сабантуйларда, шул исәптән Бардада үткәрелгән Бөтенрәсәй сабантуенда актив катнашу һ.б. бар. Иң мөһиме, корылтайлар булу башкортларның милли-мәдәни тормышын җанландыруга, башка халыклар милли үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлек булдыруга хезмәт итте.
Башкортостан галиме Ю.М.Йосыпов шулай ук гәйнәлеләрнең иң күп өйрәнелүче ыру булуы, бу эшнең төрле юнәлешләрдә алып барылуы хакында билгеләде. «Гәйнәләр — ир холыклы, батыр халык», — диде Юлдаш Мөхәммәт улы һәм үз фикерен мисаллар белән куәтләде. Төньяк башкортлары телен саклау һәм үстерү зарурлыгын дүртенче Бөтендөнья башкорт корылтаенда карау зарурлыгы мәсьәләсен күтәрде.
«История башкирских родов: Гайна» китабын башкорт ырулары тарихын язып нәшер итү буенча проект авторы, «Башкортостан» Дәүләт телерадиокомпаниясе иҗтимагый-сәяси программалар редакторы С.И.Хәмидуллин тәкъдир итте.
— Гәйнәләргә багышланган унберенче томны әзерләү буенча эш күптән алып барылды. һәм хезмәт саллы булды — ул җиде йөз биттән тора, — диде Салават Ишмөхәммәт улы. — Китап мәңгелек булачак, анда тарихи документларга зур урын бирелгән, ә аларны үзгәртеп булмый. Гәйнәләр тарихына багышланган бу хезмәт дүрт мең ярым тираж белән чыга, аның күпчелеге Барда районында таратылачак.
С.И.Хәмидуллин чыгышында кайбер тарихи язмалар һәм документлардагы мәгълүматларның Казан галимнәре тарафыннан дөрес аңлатылмавы һәм шул сәбәпле буталчыклыклар килеп чыгуы хакында да әйтте. Гәйнәләр үзәге оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе И.И.Адутов башкорт белән татарны каршы кую кирәк түгеллеген, бездә мәгърифәт һәм мәдәният гомер-гомергә Казаннан килүен, балаларның Тукай шигырьләрен ятлап, татарча укып үсүләрен билгеләде. Ул шулай ук Үдик авылына 800 ел тулуның да нигезле булуы турында фикерен әйтте. Аннан соң чыгыш ясаган мәдәният хезмәте ветераны З.И.Бәйрәмова да халыклар арасында каршылыклар тудырудан ерак тору, үзара яхшы мөнәсәбәттә булу зарурлыгына басым ясап: «Гәйнә теле имәнеч ыспае, үзебезчә сөйләшик!» дигән теләк белдерде.
Барда районы башкорт корылтае рәисе К.С.Зиятов гәйнә телен, мәдәниятен, йолаларын һәм ашамлыкларын саклау зарурлыгы, үзәк оештыруның шушы максатларга булышлык итүдә файдасы зур булачагы, яшьләр, хатын-кызлар белән бергә эшләүнең мөһимлеге турында әйтте һәм «Гәйнәнең үткәне данлыклы, аны халкыбызны саклыйк, үзара аңлашып, бергә яшик!» диде. Чернушка һәм Пермь районнары башкорт корылтайлары рәисләре З.Ф.Махатова, Р.Р.Гарипов, Куеда районы башкортлары һәм татарлары үзәге рәисе А.С.Сафина да үз фикерләре белән уртаклаштылар.
— Милли яңарыш дибез икән, ул башкорт халкын яңа үсеш дәрәҗәсенә күтәрүне аңлата. Без үзебезне үзебез итеп күрергә, бездә үзебез өчен, үз халкыбыз өчен горурлык булырга тиеш. Башкортлар — олы йөрәкле халык. Җил уңаена барырга кирәкми. Башкорт икәнбез, башкорт булып калыйк һәм яшик. Бөтендөнья башкорт корылтае шушы фикердән чыгып эш алып бара, -диде йомгаклау сүзендә Р.Т.Азнабаев.
Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар резолюция кабул иттеләр һәм координацион совет, ревизия комиссиясен сайладылар. Советны район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаров җитәкләде.
Бу форум уңае белән Үдик мәдәният йортында шәҗәрәләр күргәзмәсе оештырылган иде. Затлар вәкилләре үз нәсел-нәсәбләре белән таныштырдылар. Конференциядә катнашучыларга Уфадан «Караван» ансамбле үзенең матур чыгышын бүләк итте.
Ибраһим Тимганов фотолары.
Гайнәләрнең үткәне данлы
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").