Балалар шатлыгына

В мае в Аклушах появилась детская площадка
ТөНГүК поселениесенең ике зур авылы — Төнгүк һәм Аклыш арасында нинди уртаклык бар? Хәзер ике торак пунктта да балалар шатлыгы өчен сәбәпләр артты.
Майда Аклышта Полевая урамы буенча балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Биредә беседка, төрле уен объектлары, комлык, таган, турниклар, матур декоратив элементлар һ.б. бар. Иң мөһиме, хәзер бу урамда яшәүче ата-аналарга борчылыр өчен сәбәп юк — бөтен балалар да рәхәтләнеп мәйданчыкта уйныйлар.
Бу объект ничек барлыкка килде соң? Поселение башлыгы Разиф Илкәев сүзләре буенча, биредә халык тату һәм еш кына игелекле эшләрдә бер-берсенә ярдәм итәләр, бергә эшлиләр. Балалар мәйданчыгы — шундый мисалларның берсе. Бу урамда яшәүчеләр бергә акча җыеп, материаллар сатып алдылар, спонсорлар таптылар. Шулай ук бергә барлык мәйданчык элементларын тергезүдә катнаштылар, эшләр башкаруда катнаша алмаучылар акча белән ярдәм итте.
Төнгүктә мондый балалар мәйданчыгы инде биш ел Савинов урамында эшли. Быел бу урамда яшәүчеләр тырышлыгы белән аңа ремонт ясалды. Алар ук средствосын да тапты, балалар белән бергә мәйданчыкны тиешле хәлгә китерделәр.
Бу авыллар халкы мәсьәләләрне менә шулай хәл итә. Балаларга үсәргә кирәк, моның өчен тиешле шартлар тудырылырга тиеш. Үзара хезмәттәшлек, үзара ярдәм булганда ничек әйбәт, бит бердәм тырышлык белән кыска вакыт эчендә зур эшләр башкарырга мөмкин.
Ибраһим Тимганое фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *