Гаилә учагын саклап

Назиб Гатауллович и Фариха Габдулахатовна Кучукбаевы
Зөбәрҗәт — үзенең искиткеч матурлыгы белән таң калдыручы сирәк очраучы кыйммәтле таш. Зөбәрҗәт кешегә тугрылык һәм мәңгелек мәхәббәт бүләк итә, дип исәпләнә.
Зөбәрҗәт туй — шулай ук сирәк була, чөнки 55 ел бергә гомер итүне бәйрәм итү шатлыгын һәркем татый алмый. Ә менә Озын Яланнан искиткеч гаилә парына шушы көннәрдә бу бәхет елмайды. Хө рмәтле ветераннар Нәҗиб Гатаулла улы һәм Фариха Габдуләхәт кызы Кучукбаевлар бергә ярты гасырдан күбрәк гомер кичерәләр, гаилә учагын саклап, күп еллар дәвамында бер-берсенә мәхәббәт һәм ихтирам белән яшиләр.
Язмыш аларны 1961 елда комсомол утырышларының берсендә таныштыра, Нәҗиб абый ул вакытта комсомол секретаре була. Тантана сәбәпчеләре үзләренең яшьлек еллары, катлаулы, әмма якты һәм кызыклы истәлекләре белән уртаклаштылар. Юбилярлар үзләре билгеләгәнчә, аларның бөтен гомере хезмәттә, балалары турында кайгыртып үткән. Нәҗиб Гатаулла улы, югары белемле агроном буларак, колхозда эшли, комсомол, партоешма секретаре вазыйфаларын башкара. Авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, авыл һәм район советы депутаты булып сайлана. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен почет грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Ә Фариха Габдуләхәт кызы балалар бакчасында эшли, кибеттә сатучы, авыл советында кассир, бухгалтер була, лаеклы ялга чыгар алдыннан — китапханәче. Бер сүз белән әйткәндә, алар үз гомерләрен районга, туган авылларына, туган колхозларына багышлыйлар.
«Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?» — дигән сорауга, алар: «Бер-береңне аңлауда, ярдәм итүдә һәм уртак хезмәттә. һәрвакыт бер-береңне тыңларга, тормыш куйган сынауларны үтүдә ярдәмләшергә кирәк. Ходайга рәхмәт, бүген көнебез — бик яхшы, муллыкта һәм имин яшибез», — диделәр.
Алар ике бала — ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр, бүген өч оныкларына сөенеп яшиләр. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, Нәҗиб абыйга 84, Фариха апага — 77 яшь, икесе дә актив, шат күңелле, көч һәм энергия белән тулы. Фариха Габдуләхәт кызы үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, җырлый, бии, авыл ветераннар советы әгъзасы. Боларга өстәп искиткеч хуҗабикә дә әле, барысына өлгерә: өстәлдә — тәмле пәрәмәчләр, йортта, бакчада — тәртип.
55 ел мәхәббәттә һәм тату яшәүче юбилярларны зөбәрҗәт туйлары белән ЗАГС бүлеге белгече Миләүшә Маматова, Барда районында Пенсия фонды идарәсе начальнигы Әлфизә Куштанова, край Законнар чыгару Җыелышы депутатларының җәмәгать кабул итү җитәкчесе Фәдия Корбангалиева, туганнары һәм дуслары котладылар.
— Бу истәлекле көнгә җитү белән күпләр мактана алмый. Ә сез ярты гасырдан күбрәк мәхәббәттә, тату яшисез. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз өчен үрнәк. Сезгә чиксез бәхет, нык сәламәтлек, озын гомер, тынычлык һәм иминлек телибез, — диделәр чыгыш ясаучылар.
Котлауларга гаилә дуслары — Сараштан Сания апа Хәлилова да кушылды. «Без гомер буе дус. Алар искиткеч гаилә, яхшы кешеләр. Аларга тагын да күп еллар исән-сау яшәүләрен телим», — диде ул.
Аннан тантаналы рәвештә Нәҗиб Гатаулла улы тормыш иптәшенә зөбәрҗәт балдак бүләк итте. Шулай ук Кучукбаевлар ЗАГС бүлегенең Тарих китабына кул куйдылар.
Шуны өстәп әйтәсем килә, кыйммәтле зөбәрҗәт ташы безгә тылсым турында хәтерләтә. Ә тормышта иң зур тылсым — әлбәттә, мәхәббәт. Нәкъ менә ул Кучукбаевларга балалар, оныклар һәм яшәү шатлыгы бүләк итә.
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *