Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан

«Каша дружбы
ЧИРАТТАГЫ уку-елы тәмамланып балаларның сагынып көтеп алган җәйге каникуллары башланды. Беренче июньдә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда күп чаралар оештырылды.
Түбәнавылда малайлар һәм кызлар өчен бу көнне «Дуслык боткасы» дип аталган бәйрәм үткәрелде.
— Ел да шулай күңел ачабыз, балалар өйләреннән ярмалар алып киләләр. Үзләре үк чистарталар, бергәләп юып, учак өстендә казан асып пешерәбез. Ботка өчен ун төрдән артык ярма кулландык. Үзебездән артып калганын кошларга да таратабыз. Якташыбыз Рәшит абый Ягъфәровның фольклор әсәрләрен файдаланабыз, төрле уеннар оештырабыз, — ди Түбәнавыл клубы мөдире Айсылу Аптукова.
Егермедән артык бала мәдәният хезмәткәрләре, тәрбиячеләр белән әнә шулай ял иттеләр, җәйне күңелле каршы алдылар.
на площади Победы
Район үзәгенең Җиңү мәйданында узган бәйрәмгә дә бик күп кунаклар килгән иде. Малайлар һәм кызлар төрле аттракционнарда, конкурсларда, түләүсез лотерея отуда, кызыклы уеннарда катнаштылар, асфальтта рәсем ясадылар, кыскасы, вакытларын бушка уздырмадылар. Чара концерт белән башланып китте. Район администрациясе башлыгының беренче урынбасары Т.В.Балтаева үсеп килүче буынга изге теләкләрен җиткерде, Советлар Союзы Герое Ш.Казанбаев исемендәге премия лауреатларын бүләкләде. 2015-2016 уку елы йомгаклары буенча бу премиягә «Интеллект» номинациясендә Барда гимназиясенең 7 класс укучысы Ангелина Батыркаева, «Иҗат» номинациясендә Барда гимназиясенең 8 класс укучысы Алсу Имайкина, «Мин — гражданин» номинациясендә Печмень мәктәбенең 11 класс укучысы Элина Әлимова һәм «Спорт» номинациясендә яшь техниклар станциясеннән Ренат Атнагулов лаек булдылар. Бу укучыларның ата-аналары да рәхмәт хатларына ия булды.
Район мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә.Тляшев балаларга күңелле ял теләде, спонсорлык ярдәме өчен Альбина Дамир кызы Бәшировага рәхмәт хаты тапшырды. Бәйрәм чарасын алып баручы балалар иҗат йорты директоры урынбасары Р.Р.Зимасова алга таба сүзне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р.Батыркаевка бирде. Узган уку елында спортта ирешкән уңышлары өчен ул Акбаш мәктәбеннән Сельвина Байсикинага (чаңгы) һәм Альмир Батровка (ирекле көрәш), Төнгүк мәктәбеннән Сарварбек Кодировка (милли көрәш) һәм Рамазан Әхмәдуллинга (кикбоксинг), Барда гимназиясеннән Илназ Габделмановка (чаңгы), Артур Акбашевка (футбол) һәм Айдар Балтаевка (ө стәл теннисы буенча) район мәгариф идарәсе исеменнән рәхмәт хатлары, бүләкләр өләште.
Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бу бәйрәмдә әкият геройлары ата песи Базилио белән төлке Алиса сабыйлар белән бик теләп күңел ачты һәм шаярды. Концертта талантлы балалар матур җырлар, көнчыгыш, һинд һәм башка төрле биюләр башкарды.
Ямьле җәй, каникуллар башланды. Балаларыбызга матур имин көннәр телибез, таза-сау булсыннар, китап укып күң елләрен баетсыннар, сәяхәт итсеннәр, рухи һәм физик яктан көч тупласыннар, кыскача әйткәндә, рәхәтләнеп ял итсеннәр. Без: әти-әниләрегез, укытучы, тәрбиячеләрегез әнә шундый теләктә, Ходай насыйп итсен!
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *