Польша татары — Мансур

Мансур Адамович— Билгеле бер әйтем бар: без булмаган hәр җирдә рәхәт. Чынында исә, кайда да проблемасыз түгел. Россиядә вәзгыять бик уңай булмаса да, әмма шуны билгеләргә кирәк, биредә Англия, Көнбатыш белән чагыштырганда, күп нәрсә күңел өчен эшләнә, кешеләр үзара җылы мөнәсәбәтләрен югалтмаган, hәм болар илгә хас бар уңай мисалларның берничәсе генә, — дип уртаклаша безнең белән Мансур Адамович. Татар егете Польшада туа, озак вакыт тик ике тел – поляк hәм инглиз телен генә белә. Безнең газетада бу кызыклы кеше турында язарга карар итүебезнең сәбәбе — аның Барда районы белән тыгыз элемтәдә булуы.
“2005 елда миңа өйләнергә вакыт, дип карар иттем. Үзем татар булгач, тормыш итү өчен татар кызын эзләргә кирәклеген аңлый идем. Интернетта татарлар өчен “Юлдаш“ танышу сайтын күрдем. Биредә без Барда кызы Венера Илкәева белән таныштык“, — дип сөйләде Мансур.
Өйләнешкәч, бу пар Бөекбританиядә, Лондонда урнашырга була, алар хәзерге көнгә кадәр биредә яшиләр hәм ике кыз — җиде яшьлек Ләйсән hәм бер яшьлек Айзиләне тәрбиялиләр. Тиздән, туйдан соң, Венера белән аралашу уңайлырак булсын өчен Мансур рус телен өйрәнә, бу тел аның өчен поляк теленә охшашлыгы белән татар теленә караганда җиңелрәк була.
Без язмам герое белән әле күптән түгел Казанда үткән Бөтендөнья татар конгрессы съездында беренче көнне Татар эмиграциясе музеен оештыру мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәлдә таныштык. Нәкъ менә биредә ул бу Көнчыгыш Европа илендә татарларның тормышы турында чыгыш ясады. “Без, Польша татарлары, тел hәм мәдәниятне саклау күзлегеннән чыгып караганда, катлаулы шартларда яшибез. Эш шунда, Польшада татар теле 300 ел тыелу астында булды. Бу бик озын чор, табигый ки, ул үзенең тискәре эзен калдырды“, — дип билгеләде Мансур. Аның олы картәтисе 1800 елларның башында татар телен саклау турында кайгырта, хәтта Коръәнне туган теленә күчереп яза, әмма киләсе буын телне акрынлап оныта, hәм бүген бу ил татарлары аны тергезү теләге белән яши.
Мансурның фикеренчә, Россиядә яшәүнең иң мөhим өстенлекләреннән берсе — табышлы бизнес оештыру өчен мөмкинлек зур булу. Биредә шәхси эшеңне ачу, Бөекбритания белән чагыштырганда, күпкә җиңел, чөнки монда көчле конкуренция юк.
Татарлар конгрессыннан соң, гомерендә өченче тапкыр Бардада була, “Барда көне“ бәйрәмен тамаша кыла, чараның яхшы оештырылуын hәм программасы кызыклы булуын билгели. Мансур шаярып: “Барда hавасы Лондон hавасыннан ничек аерыла соң? Бардада ул күзгә күренми“, — ди.
Лондонда яшәп, Мансур hәм Венера Адамович гаиләсе күп эш башкарырга өлгерә. Танылган зирәк мәкальдә әйтелгәнчә, ир кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз. Шуңа күрә Мансур – гаиләдә төп эшлекле. Фабрикада логистика менеджеры булып эшләргә дә, төрле хуҗалык мәсьәләләрен хәл итәргә дә, балалар белән мәж килергә дә вакыт таба… Аның тормышы җәмәгать эшчәнлеге белән дә эчтәлекле. Мансур Польша Татарлар союзының җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча менеджеры, оешманы исә әтисе җитәкли. Лондонда яшәп Польшадагы эшне ничек башкарырга кирәк? Мансур оешмада интернет ярдәме белән үз вазыйфаларын башкара, еракта яшәсә дә, бу юл эшчәнлек белән шөгыльләнергә ярдәм итә. Польша Татарлар союзы елына гадәттә өч чара үткәрә, алар татарларның милли hәм рухи бәйрәмнәренә багышланган була.
Мансур киләчәккә планнары белән уртаклашты: “Англиядә берничә ел яшәгәннән соң без бу илдә күп нәрсә безнең өчен ят булуын аңладык. Бөекбританиядә үзләре өчен гадәти булган, ә татар, мөселманнар өчен кабул ителмәгән нәрсәләр бар. Без бит балаларыбызны үз мәдәниятенә якынайтып үстерергә, Корбан hәм Ураза бәйрәмнәре җитүгә сөенергә өйрәнсеннәр дип телибез, ә Көнбатышка хас Хэллоуинга яки Изге Валентин көненә түгел. Бу планда безнең балалар өчен татарлар җәмгыятендә яшәсәләр яхшырак булыр иде. Шуңа күрә тиздән без Казаннан ерак түгел урнашырга уйлыйбыз, җир бар, йорт төзисе генә калды“.
Мансур милли үзенчәлекләргә кагылышлы күпчелек мәсьәләләргә анык позициягә ия. Мәсәлән, ул үз халкы тарихын өйрәнергә тырыша hәм: “Бабаларым шундый итеп тәрбияләгәннәр ки, мин тарихны хөрмәт итәм. Күп ишеткәнем бар, тарихны белү киләчәкне тәэмин итүгә булыша“, — дип билгеләде. Мансур үткәнне анализлап, дөрес нәтиҗәләр ясау бүгенге көндә дөрес карарлар кабул итәргә, киләчәккә стратегияне грамоталы төзергә ярдәм итә, дип ышана.
Чыннан да, үткәнен белми киләчәккә баручы, юлны белмәгән кешенең куе урманга баруы белән тиң. Ә бу язмабыз Мансур hәм Венера Адамович гаиләсе турында тарихның ахыры түгел. Алар белән яңа очрашулар көтәбез!
Артур УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *