Үзебезне кондитер кебек хис иттек

күптән түгел Край политехник колледжыныӊ Барда филиалында округ ветераннары hәм белем бирү учреждениесе хезмәткәрләре очрашуы узды. Чара җәмәгать оешма инициативасы белән “Актив озын гомер” край проектын гамәлгә ашыру кысаларында hәм Халыкара хатын-кызлар көне уӊаеннан үткәрелде. Башта уку йорты буенча экскурсия оештырылды. Без аудиторияләрне, остаханәләрне карадык, студентларныӊ практик дәресләре барышы белән кызыксындык.

Хатын-кызлар адресына беренче яз бәйрәме белән котлаулар hәм җылы теләкләр әйтелде. Ә инде аннан соӊ капкейклар ясау буенча осталык дәресе башланды. Бу безнеӊ өчен беренче шундый тәҗрибә булды. Дөресен генә әйткәндә, мондый “дәрес” уздыру идеясе барлыкка килүдән алып аны тормышка ашыруга кадәр бик аз вакыт үтте. Түземсезлек белән көткән бу чарадан соӊ инде шактый вакыт узса да, безнеӊ күӊелләрдә hаман яхшы хисләр дөрли, хатирәләр саклана.

Беренче осталык дәресебез кечкенә, матур итеп бизәлгән бисквитлы пирожныйлар — капкейклар (аларны шулай ук “бер кеше өчен кекслар“ дип атыйлар) пешерүгә багышланды. Гади булып күренсә дә, бу эшнеӊ дә үзенчәлекләре hәм бик күп нечкәлекләре бар, мәсәлән, формасын тотсын өчен кремны ничек ясарга, кондитер шприцы hәм аныӊ җайланмалары белән ничек кулланырга, нинди рецептны тормышка ашыру җиӊелрәк h.б. Катнашучылар өчен чара мөмкин кадәр уӊайлырак булсын өчен, без барысын да исәпкә алырга тырыштык.

Осталык дәресе филиалныӊ производствода укыту мастеры Наталья Александровна Пономарева тарафыннан оештырылды. Ул алдан ук шоколад кекслары ясаган иде, ә без аларны бизәргә өйрәндек: сөт өстен күперттек, аӊа төрле буяулар куштык. Моннан тыш, мастикадан гөлчәчәк hәм кояш корты (божья коровка) сынын ясадык. Пирожныйларыбыз яз кебек ямьле, төрле төсләрдә килеп чыкты. Беренче аш-су осталык дәресендә ветераннарыбыз шактый дулкынланса да, бар көчебезне җыеп, тырышлык белән куелган максатларга ирештек.

— Чарага Сө-җәннән авыл ветераны Гөлфизә Уразова белән килдем. Безгә чын бәйрәм үткәрделәр, барысы да ошады. Оештыручыларга зур рәхмәт. Өйдә төрле ризыклар пешерергә яратам, әмма бу көнгә кадәр капкейкларныӊ барлыгы турында белмәгән дә идем. Кибеттә кирәкле ингредиентлар сатып алып, бу мини-кексларны өйдә пешерергә hәм якыннарымны сөендерергә ниятлим. Әгәр дә мондый осталык дәресләре тагын да үткәрелсә, без, hичшиксез, киләчәкбез. Белемнәребезне тулыландырачакбыз, — дип уртаклашты чарада катнашкан Раушания Әширова.

Мондый осталык дәресләре алга таба да оештырылачагын ышаныч белән әйтә алам. Бу тәҗрибә барыбызга да киләчәккә гаҗәеп уӊай энергия бирде. Безнеӊ максатыбыз — активлыкны үстерүгә этәргеч бирү, хуҗабикәләребезнеӊ аш-су күнекмәләрен тулыландыру, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрнеӊ ялын күӊелле үткәрү иде.

Әнисә Габдушева, Барда округы ветераннары советы рәисе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *