“Угыз пирог“ бәйрәме

Барда округы башкорт корылтае гәйнәлеләрнеӊ милли традицияләрен, аш-суларын саклап, дәвам итеп, яшь буынга тапшырып кую максатында инде икенче ел авылларда күчмә “Угыз пирог“ фольклор бәйрәмнәре үткәреп килә. Узган 2022 елда бу чара күп кеше катнашында Төнгүк hәм Танып мәдәният йортларында үтте.

Быел Барда округы Карман авылында “Угыз пирог“ бәйрәмен оештыруда, үткәрүдә катнаштык. Бу бәйрәм Барда башкорт корылтае, БИКЦ белән бергәлектә оештырылды. Бәйрәм программасы кысаларында угыз пирог пешерү серләре буенча осталык дәресе дә үткәрелде. Кечкенәдән hәр йортта угыз эрек эретү, пирог пешерүне күреп, үзләре дә ярдәмләшеп үскәч, осталык дәресе бик тә җанлы, кызыклы, эшлекле төстә узды.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бардадан ерак урнашкан Карман авылында яшь гаиләләр булуы, яӊа йортлар калкып чыгуы, газ кертелүе, гөрләтеп мәдәният йорты эшләве бик сөенечле, шатлыклы хәл. Димәк, авылныӊ киләчәге бар. Шушы фикерләре белән бәйрәмгә килгән карманлылар уртаклашты, үзләрен борчыган тормыш-көнкүреш проблемаларын билгеләп үтте. Яшәп килгән традиция буенча “Угыз пирог“ бәйрәменә килүчеләр сыер караганда кирәкле әйберләр: сыер җилененә сөртергә вазелин, чиләк, сөлге, бау-тышаулык, халат h.б. бүләк иттеләр.

Табынга тантаналы рәвештә зур подноста хуш исе бөркеп торган угыз пироглар куелды. Бәйрәмнеӊ иӊ кызыклы, кызу, ямьле вакыты шушы иде.

Табын артында Әнисә Мәүликаева гәйнә халкыныӊ тарихы, күренекле кешеләре турында сөйләде. Сәрия Уразбаева гәйнәләрнеӊ безнеӊ көннәргә кадәр сакланып, яшәп килгән hәм инде онытыла да барган гореф-гадәтләре, традицияләре хакында искәртте. “Угыз пирог“ бәйрәме нечкәлекләренә аӊлатма ясады.

Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы, талантлы рәссам, скульптор, шагыйрь Наил Габдушев үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Округтан читтә яшәгән карманлыларныӊ тырышлыгына, уӊганлыгына соклануын белдерде.

Печмень территориаль бүлеге начальнигы Лидия Жуйкова авылда мәдәният йортын сүндермичә, кызыклы чаралар оештырып, халыкны берләштергәне өчен Суфия Шәрибҗан кызына Рәхмәт хаты hәм татлы күчтәнәчен тапшырды. Башка кунаклар да “Угыз пирог“ фольклор бәйрәменеӊ авылларда үткәрелеп килүенә соклану hәм оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

Бер уӊайдан, Карман авылында Барда округы башкорт корылтае филиалын булдыру турында сүз әйтелде. Аныӊ рәисе итеп Зилә Дускаева, секретаре итеп Фирүзә Нурбакова сайланды. Бу тәкъдимне сөенеп, бертавыштан кабул иттеләр.

Бәйрәм гөрләп узды. Кунакларны чәкчәк, җыр, дәртле биюләре белән каршы алып, изге теләкләр юллап озатып калдылар.

Сәрия Уразбаева.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *