Бүгенге җәмгыятьтә хатын-кыз мөhим роль уйный. Ул балаларны тәрбияләп, өй учагыныӊ җылысын саклап, гаилә мәшәкатьләре белән генә чикләнми, ә җитәкче вазыйфалардагы бурычларын да бик яхшы башкара. Гомумән, хәзерге вакытта гүзәл затлар булмаган hөнәрләр исемлеге кими бара. Хезмәтләре белән алар төрле өлкәләрдә: мәдәнияттән алып космосны үзләштерүгә кадәр үз өлешен кертә.
Вакыт агымында хатын-кызларны берләштергән оешма барлыкка килүе гаҗәп түгел. 1992 елныӊ 20 июнендә Бөтендөнья татар конгрессы карары нигезендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясе барлыкка килә, аныӊ рәисе итеп Р.Туфетуллова сайлана (ул вакытта Сөембикә журналыныӊ баш мөхәррире). Еллар узгач, бу хәрәкәткә Татарстанда hәм Рәсәйдә генә түгел, ә Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Германия, Литва, Эстония h.б. илләрдә яшәүче татарлар да кушыла. Бардада “Ак калфак” коммерция булмаган хатын-кызлар җәмәгать оешмасы үз эшчәнлеген 2016 елныӊ январь аенда башлый. Оешманыӊ рәисе — Н.Г. Исмәгыйлова. Без аныӊ белән аралашырга hәм оешманыӊ быелгы уӊышлары, хыяллары hәм киләсе чорга планнары турында белергә булдык.
— Нурия Габдрахмановна, сезнеӊ өчен календарь елы нәрсәдән башлана?
— Бездә ел йомгак ясаудан башлана. Январь аенда Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге белән берлектә хисап-сайлау җыелышы үткәрәбез. Әлеге чарада узган елгы эшчәнлегебезгә йомгак ясала, яӊасына эш планы hәм бурычлар раслана.
— “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасыныӊ төп эшчәнлеге нинди?
— Без дүрт юнәлештә эшлибез. Беренчедән, туган телебезне, икенчедән, татар халкыныӊ милли мәдәниятен hәм традицияләрен, өченчедән, милли ризыкларны саклап калу өчен күп көч куябыз, шулай ук милләтнеӊ сәламәтлеге турында кайгыртабыз.
— Ел дәвамында нинди чаралар уза?
— Чаралар югарыда әйтелгән бурычлардан чыгып планлаштырыла. Бөтендөнья “Татарча диктант”та актив катнашабыз. “Җәлил укулары” Бөтендөнья конкурсын, шулай ук “Ягъфәр укулары”, “Тукайны укыйбыз” кебек төбәк конкурсларын да калдырмыйбыз, биредә без инициаторлар hәм оештыручылар булып торабыз. Икенче тапкыр “Барда кызчыгы”, “Барда малае” муниципаль конкурсларын үткәрдек. Торак пунктларда иҗтимагый оешмалар белән очрашу инде матур традициягә әверелде. Биредә чакыручы як үз эшчәнлеге уӊышларын күрсәтә, кул эшләре, милли ризыклар күргәзмәләре оештыра, чәй табыны хәзерләнә. Бардада берничә ел “Сәламәтлек” клубы эшли, аныӊ катнашучылары “Ак калфак”ныӊ барлык чараларында активлык күрсәтә. Әйтик, алар узган елныӊ май аенда үткән “Ак калфак” иҗтимагый оешмасыныӊ Бөтенрәсәй күчмә утырышында осталык дәресләре күрсәтте. “Ак калфак” актив эшли торган территориаль бүлекләрдә дә хатын-кызларныӊ шундый ук спорт берләшмәләре бар.
— Округта сезнеӊ партнерларыгыз кем?
— Бик яхшы сорау. Партнерларыбыз күп, чөнки муниципалитет халкы ярдәмчел. Без “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге” иҗтимагый оешмасы, район ветераннар советы h.б. оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлектә. Үзебез дә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Ел саен Барда җыенын уздыруда актив катнашабыз, быел махсус хәрби операциядә булганнарга ярдәм җыюда булыштык: кичләрен солдатларыбызга оекбашлар, бияләйләр бәйләдек, мобилизация буенча хезмәт итүчеләрнеӊ балаларына Яӊа ел бүләкләрен җыйдык. Моннан тыш, янгыннан зыян күргәннәргә ярдәм кулы суздык.
— Проект эшчәнлегегез турында сөйләгез әле.
— Проект эшчәнлеге белән инде 15 ел шөгыльләнәм. Алар hәрвакытта да җиӊмәсә дә, бу юнәлеш ярдәмендә округ тормышын яхшы якка үзгәртергә мөмкин дип ышанам. Хупланган проектларымны искә төшерәсем килә. 2013 елда “Иӊ яхшы урамнар — кешегә” проектына уӊыш елмайды, исеменнән үк аныӊ төзекләндерүгә юнәлдерелүе аӊлашыла, проект кысаларында район үзәгенеӊ Ленин урамы буенча чәчәк конструкцияләре, эскәмияләр, чүплек савытлары урнаштырылды, 2014 hәм 2015 елларда көчемне гимназия каршында спорт мәйданчыклары төзүгә юнәлттем. 2022 елда “Барда йорты” дип аталган проектым конкурста сайлап алу турын узды hәм гамәлгә ашырылды. Йорт үзе ике ел рәттән Барда җыены үткәрелгән вакытта мәйданда урнаштырылды. Шул ук елда, округ башлыгы Х.Г. Алапанов ярдәме белән, минем эшемне “ЛУКОЙЛ” компаниясе хуплады. Бу юлы ул укытучыга hәйкәл куюга багышланды. Проект гамәлгә ашырылды, hәйкәл Беренче Әрҗән авылында башлангыч мәктәп янында урнашкан.
— Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, тагын нинди эш алып барасыз?
— “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасында эшләүдән тыш, мин “Барда районы татарлары hәм башкортлары мәдәни үзәге” оешмасыныӊ рәисе урынбасары, Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте төбәк җәмәгать оешмасыныӊ идарә әгъзасы, Барда муниципаль округы Думасы депутаты. Гомумән, актив тормыш рәвеше алып барам, үз Ватанымныӊ битараф булмаган кешесемен.
— Округ хатын-кызларына сезнеӊ теләкләрегез.
— Территорияләрдә хатын-кызларныӊ җәмәгать тормышына активрак керүләрен телим. Без, өлкән буын, әни, картәни булган хатын-кызлар яшь буынга гаилә тәрбиясе нигезләрен, кыйммәтләрен салырга тиеш. Югыйсә, хәзерге вакытта интернет, телефон, компьютер тәрбияләгән яшьләребезне югалтырга мөмкин. Әгәр муниципалитетта мәктәп, больница, полиция, округ җитәкчелеге вәкилләрен, ата-аналарны берләштергән hәм чын патриот-бардалыларны тәрбияләү концепциясен эшли алырлык берләшмә барлыкка килсә, яхшы булыр иде.
— Кызыклы әӊгәмә өчен рәхмәт.
Материалны Венера Шәрәфетдинова әзерләде.
Милли традицияләрне саклап
При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").