Новости спорта за январь (2015)

Новости настольного тенниса В конце декабря в ФЦ «Колизей» г. Пермь прошел краевой Новогодний рейтинговый турнир, в котором Дилюс Габдульманов из Бардымской гимназии занял 3-е место, в результате ему был присвоен 1-й взрослый разряд. В дни новогодних каникул в спортзале Бардымской гимназии прошел целый ряд соревнований. В прошедшем 5 января районном турнире юных теннисистов «Надежда» места распределились следующим образом: в номинации «Начальные классы» среди девочек 1 место заняла Милена Мустаева, 2 — Регина Маматова, 3 — Алиса Батыркаева (все из

Подробнее

Барда-2015 раллие: идеядән — данлы традициягә

«Бардада бик уңайлы инфраструктура — штаб, техник парк, старт — барысы да бер урында урнашкан. Бик кызыклы, яхшы трасса, аны әле яхшыртырга да мөмкин. Биредә раллиның киләчәге бар. «Барда-2015″ раллиен түземсезлек белән көтәбез», — дип сөйләгән иде бер ел элек Россия автомобиль федерациясенең ралли буенча комитет рәисе Алексей Ершов үзенең әңгәмәсендә. Аның сүзләре тормышка ашты. -10 январьда Барда районында бөтенрәсәй ярышлары — «Барда-2015» раллие үтте. Чара ралли буенча Россия кубогының икенче этабы, шулай ук Урал һәм Идел буе федераль округлары

Подробнее

Без рух һәм тән белән көчле

РАЙОНДА һәр ел үткәрелүче инвалидлар ункөнлеге старт алды, аның кысаларында 1 декабрьдә Барда мәдәният, спорт һәм ял үзәгендә «Без рух һәм тән белән көчле» спорт бәйрәме үтте. Ярышларда Барда районы инвалидлар оешмасы әгъзалары катнашында армрестлинг, дартс, урыннан озынлыкка сикерү, баскетбол тубын боҗрага ату һәм динамометрия кебек спорт төрләре тәкъдим ителде. Чарада 50гә якын кеше катнашты. Алар арасында районның почетлы гражданины Ю.М.Акбашев һәм Барда авыл поселениесенең почетлы гражданины Н.М.Бәширова да бар иде. Катнашучыларның күбесе үз төрләрендә уңышлы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Подробнее

Бардалыларга тиңнәр булмады

16 НОБРЬДә Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгендә өстәл теннисы буенча Барда районы ачык беренчелеге булды, анда Суксун, Уинск, Пермь, Барда районнары һәм Кунгур шәһәре командалары катнашты. Ярышлар 3 категориядә үтте: беренчесендә (2002 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар һәм егетләр) гимназиядән Нияз Монасыйпов җиңү яулады, өченче урында — Ангелина Батыркаева (гимназия) һәм Вадим Ибраев (2 санлы Барда урта мәктәбе). Икенче категориядә (19962001 елларда туган кызлар һәм егетләр) янә безнең район вәкиле Дилүс Габделманов җиңү яулады, икенче урын Лилия Акбүләковага бирелде,

Подробнее

Үзеңә ышан — чемпион бул

Будь чемпионом

ОКТЯБРЬДә дүртенче Паралимпия фестиваленең V этабын үткәрү кысаларында «Үзеңә ышан — чемпион бул» (инвалид балалар өчен) девизы астында «Әти, әни, мин — спорт гаиләсе» край ачык спорт бәйрәме үтте. Бу бәйрәмгә край рәсемнәр конкурсында катнашучы-җиңүчеләр һәм аларның ата-аналары чакырылган иде. Гран-прига (13-17 яшь группасында) Аида Ибраһимова ия булды. Аида балалар иҗат йорты каршындагы «Свет жизни» түгәрәгендә 6 ел шөгыльләнә (өендә укытыла). Ул зур, тату гаиләдә тәрбияләнә. Кыз әкиятләр иҗат итә, рәсем ясарга ярата, тыңларга, аралашырга өйрәнә. Үз көчеңә ышаныч тәрбияләү буенча

Подробнее

Г.З.Насыров истәлегенә

8 НОБРЬДә «Факел» клубында танылган коммунист, районның почетлы гражданины, Бөек Ватан сугышында катнашкан Г.З.Насыйров истәлегенә кикбоксинг буенча муниципаль турнир үтте. Ярышлар балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, Россия Коммунистик партиясенең җирле бүлеге тарафыннан оештырылды. Спортчыларны кикбоксинг буенча секция тренеры һәм КПРФ Барда район комитетының беренче секретаре Т.А.Суфиянов сәламләде һәм аларга уңышлар юллады. КПРФ район комитетының идеология буенча секретаре Ленар Уразов бирегә килүчеләрне Г.З.Насыйровның биографиясе белән таныштырды, Бөек Октябрь социалистик революциясе турында сөйләде һәм егетләргә ярышларда лаеклы чыгыш ясауларын теләде. Барлыгы турнирда

Подробнее

Ирекле көрәш

Пермьдә «Ермак» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 1999-2000 һәм 2001-2002 елда туган егетләр арасында «Пермь шәһәре башлыгы кубогы» призына ирекле көрәш буенча традицион край турниры үтте. Ярышларда Пермь краеннан якынча 130 көрәшче катнашты, шул исәптән 2 санлы Барда урта мәктәбе, гимназия, Үдик һәм Сараш урта мәктәпләре укучыларыннан торган Барда районы командасы да чыгыш ясады. Көрәш кискен үтте. Нәтиҗәдә безнең биш укучы үзләренең авырлык категорияләрендә почетлы призлы урыннар алдылар. Алар — Арсен Хәсәнов — 2 урын (54 кг га

Подробнее

Футболчылар янә финалда

Бардымская районная футбольная команда

ИЮЛЬ дәвамында футбол буенча район командасы край авыл спорт уеннары — 2014 кысаларында зона ярышларында катнашты. Анда шулай ук Куеда, Октябрьский, Елово районнары командалары чыгыш ясады. Уеннар үз мәйданчыкларында һәм «кунакта» үтте. 3 августка кадәр район командасы 5 очрашу үткәрде, аларның берсендә отылды, икенчесендә очколар тигез булды һәм 3 тапкыр җиңүгә иреште. Соңгы Барда-Куеда очрашуы күп нәрсәне хәл итте. Безнең команда 1:0 исәбе белән җиңеп, 13 очко җыйды һәм бу ярышларда өченче мәртәбә финалга чыкты. Крайның 8 командасы катнашындагы финал уеннары

Подробнее

Безнекеләр — край командасында

Бардымская команда

8 еннән 12 июльгә кадәр Нововоронеж шәһәрендә Х Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннары үтте. Пермь крае командасы составында безнең район спортчылары да бар иде, алар — Төнгүк авыл поселениесе көрәшчеләре билбау көрәшендә алыштылар. Нәтиҗәдә Айдар Маматов, Марс Сайбаталов, Резеда Сайбаталова үзләренең авырлык категорияләрендә бишенче урынны яуладылар, ә Айгөл Йосыпова ярышларның бронза призеры булды. Көрәшчеләр командасы очколар саны буенча җиденче урынга чыкты. Ярышларда катнашкан 66 регионнан килгән командалар арасында Пермь крае 14 урынны яулады.  Радик ЛАТЫЙПОВ.

Гимназиянең стритбол буенча кубогына

в Бардымской гимназии прошли соревнования по стритболу

Күптән түгел гимназиядә стритбол буенча ярышлар үтте. Бу Барда районы өчен яңа спорт төре. Аны башкача «урам баскетболы» дип атыйлар. Командаларда 3 әр кеше катнаша, бер боҗрага уйныйлар. һәм ул «Гимназия кубогы» буларак үткәрелде. Ярышларда 15 команда катнашты. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1996-1997 елгы егетләр арасында беренче урынны «Булс» командасы яулады (гимназия), икенче урында — ‘Тала» командасы (2 санлы Барда урта мәктәбе), өченче урында — «Няшки» командасы (гимназия). 1998-1999 елгы егетләр арасында беренче урында «Пума» командасы (2 санлы Барда урта мәктәбе),

Подробнее