Футболчылар янә финалда

Бардымская районная футбольная командаИЮЛЬ дәвамында футбол буенча район командасы край авыл спорт уеннары — 2014 кысаларында зона ярышларында катнашты. Анда шулай ук Куеда, Октябрьский, Елово районнары командалары чыгыш ясады. Уеннар үз мәйданчыкларында һәм «кунакта» үтте.
3 августка кадәр район командасы 5 очрашу үткәрде, аларның берсендә отылды, икенчесендә очколар тигез булды һәм 3 тапкыр җиңүгә иреште. Соңгы Барда-Куеда очрашуы күп нәрсәне хәл итте. Безнең команда 1:0 исәбе белән җиңеп, 13 очко җыйды һәм бу ярышларда өченче мәртәбә финалга чыкты.
Крайның 8 командасы катнашындагы финал уеннары август ахырында узачак. Егетләребезгә уң ышлар телик!


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *