Дилүс — чемпион!
КУНГУРДА ирләр арасында өстәл теннисы буенча край турниры үтте. Барлыгы 5 районнан 26 ир-егет катнашты, безнең районнан 3 спортчы иде. Гимназиянең 10 класс укучысы Дилүс Габдульманов (тренер М.Р.Минкин) бу ярышларның чемпионы булды һәм аңа кубок, медаль, акчалата бүләк тапшырылды. Дилүсне котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!







