Диетик, туклыклы һәм холестеринсыз…

Дмитрия Владимировича РожковаИКЕ Владимирның (Данилец һәм Моисеенко) уңышлы дуэтын күргән балалар да беләләр — кролик ул кыйммәтле тире генә түгел, ә 3-4 килограмм диетик, җиңел үзләштерелүче ит тә. Моның чынлап та шулай булуына без Печменьдә Дмитрий Владимирович Рожковның кролик фермасы белән танышкач янә бер инандык.
Ул чиркәүдән ерак түгел урнашкан. Әйтерсең лә, «алтын» гөмбәзләр тырыш хуҗаларның эшчәнлеген кайгы-хәсрәтләрдән саклап, тау башыннан аларны күзәтәләр кебек. Ферма инде алты ел эшли һәм шушы вакыт дәвамында ул шактый катлаулы формалашу һәм үсеш юлы үткән.
— Мин кечкенә вакытта картәтием һәм картәнием кроликлар асрый иде. Алар миңа бу җәнлекләрне карау һәм ашатуның төрле нечкәлекләренә төшендерделәр. Кроликлар үрчетү белән җитди шөгыльләнергә уйлагач, аның миңа кирәге чыкты. Эшемне ике баштан гына башлаган идем, бүген хуҗалыкта 15 мең озын колак исәпләнә, -дип сөйли әңгәмәдәшем.
Биредә барлыгы 8 эш урыны булдырылган, ашатып, чистартып торучылардан тыш, сугымчы һәм ит эшкәртүче 2 кеше эшли, уртача айлык хезмәт хакы — 15 мең сум. Лаеклы хезмәт хакыннан тыш фермада барлык шартлар да тудырылган: территориядә уңайлыклар — санузел, душ бар, түләүсез төшке аш (кролик итеннән азык), эш график буенча башкарыла, ял көннәре, отпуск каралган.
Елына ана кролик уртача алты тапкыр балалый ала, ә аның җитештерүчәнлеге ел-бер ел ярым. Һәр ай фермада якынча 5000 кролик туа һәм шул кадәр сугымга озатыла. Сугымга дигән кроликның уртача авырлыгы — 1700 грамм, тулы рационлы һәм баланслы ашату нәтиҗәсендә ул 90 көн эчендә шушы авырлыкка җитә.
Дмитрий Владимировичның продукцияне реализацияләү белән проблемасы юк, Рожков фермасы ярымфабрикатларын — кролик боты, субпродуктлар һәм фаршны Пермь һәм Мәскәүнең зур кибетләре киштәләрендә табарга мөмкин. Биредә тик ит токымлы кроликлар гына үрчетелә: «Совет шиншилласы», «Калифорния», «Ак великан», «Соры великан». Дмитрий Владимировичның сүзләре буенча, һәр токымның үзенең аерым уңай яклары бар. Мәсәлән, кайсыдыр авырлыгын тиз җыйса, икенчеләре үрчем бирүчән һәм авыруларга бирешмиләр, өченчеләре тыныч холыклы.
— Ике ел элек без дәүләт ярдәмен алдык. Бүленгән акчага фермага реконструкция ясалды, клеткалар сатып алынды, сугым һәм эшкәртү цехлары төзелде, — дип уртаклаша хуҗа. — Һәм бу гына түгел әле — алда агрокласслар эше башлана. Шулай ук 30 мең башка икенче корпусны ачу һәм яңа токымлы ана кроликлар сатып алуны планлаштырабыз.
Фермада да, өйдә дә Дмитрий Владимировичның төп ярдәмчесе һәм уң кулы — аның тормыш иптәше Гүзәлия Самикъ кызы. Ул производствода кроликларны каплату, селекция, ана кроликларны ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнә, алар кроликчылыкның төп этаплары булып тора. Ә өйдә ул — яраткан тормыш иптәше һәм ике улының әнисе. Өлкән уллары Илнур Пермь политехник университетын «Нефть һәм газ скважиналарын бораулау буенча инженер» белгечлеге буенча тәмамлаган, хәзер — армиядә, Санкт-Петербургта флотта хезмәт итә. Гаиләнең төпчеге биш яшьлек Кирилл балалар бакчасына йөри.
Кролиководческая ферма Дмитрия Владимировича Рожкова
Барлык критерийлар буенча кролик ите башка төр итләрдән өстенлекле булып тора, хәтта сарык итен дә уздыра, ул диетик, туклыклы һәм холестеринсыз. Анда аксым күп, шуңа күрә дә ит тулысынча үзләштерелә. Кролик организмы зыянлы матдәләрне (пестицидлар яки гербицидлар) кабул итми, шул сәбәпле аның ите экологик чиста, шуңа күрә хәтта кеше организмыннан радиацияне чыгарырга сәләтле. Кролик итен ашказаны яки ашказаны-эчәк тракты авыртучыларга кулланырга кирәк, шулай ук аллергия, бавыр, үт юлы авыртучыларга, гипертоникларга, сабыйларга һәм өлкәннәргә киңәш ителә. Кролик итендә аминокислоталар, минераль матдәләр, витаминнар, туендырылган май кислоталары бар. Ә кроликларның мае (салосы) — яхшы табигый иммуномодулятор булып тора. Ул яраларны һәм сәламәтлекне ныгыту сыйфатларына ия, бронхит, ангина, тән тиресе бозылганда, тәнне пешергәндә, туңдырганда кулланыла, тән тиресе, чәч һәм тырнакларны яхшырта.
Газета укучыларыбызга үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга һәм туклану продуктларын белеп, дөрес сайларга, ә кролик караучы Дмитрий Владимирович Рожковка барлык башлангычларында уңышлар, барлык планнарының тормышка ашуын, ирешелгәннәрендә тукталмавын телибез.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Артур Уразов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *