Планнар күп, энергия җитәрлек

Торговый центр «Олимп» 15 декабря отметил 10-летие со дня открытия
15 декабрьдә «Олимп» сәүдә үзәге 10 еллыгын билгеләп үтте. Юбилей аддыннан без аның җитәкчеләре Софья Җәвит кызы һәм Фәнис Хәсән улы Моталлаповлар белән очрашып сөйләштек, алар тормышка ашырылган һәм киләчәккә билгеләнгән планнары турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
— Софья Җәвит кызы, сезнең профессиональ белемегез берничек тә сәүдә белән бәйле түгел, бизнеска ничек килүегез турында сөйләгез әле.
— Әйе, чыннан да, мин — педагог, ә тормыш иптәшем Фәнис — инженер. 1998 елда без тормышыбызны кардиналь үзгәртергә булдык, элекке эшләребезне калдырып, универмагта башта уенчыклар бүлеге, аннан соң биредә үк канцтоварлар бүлеге һәм өченчесен — текстиль һәм савыт-саба бүлеге ачтык.
— Бүген сезнең эшләрегез ничек бара?
— Хәзерге вакытта ике «Олимп» кибете эшли: Бардада һәм Сарашта. Сараш — минем туган авылым, биредә кибет ачу минем күптәнге хыялым иде һәм ул тормышка ашты. Без Пермьдә яшибез, әмма Сарашта еш булабыз — әнигә барабыз, җәен бакча утыртабыз, яшелчәләр үстерәбез.
Ике кибетне дә исәпкә алып, без 24 эш урыны булдырдык. Коллектив бик тату, бердәм булып эшлибез. Бездә барлык хезмәт шартлары тудырылган: тулы соцпакет, үзгәрешле эш графигы, ял бүлмәсе бар.
— Сездә ассортимент зур, сез нинди поставщиклар белән эшлисез?
— Без төрле оешмалар һәм фабрикалар белән хезмәттәшлек итәбез. Мәсәлән, савыт-саба Мәскәүдән, Пермьнән, Екатеринбургтан кайтарылса, текстиль исә Еарәп Әмирлекләреннән, Кытай фабрикаларыннан килә, уенчыклар — Беларусьтан, Украинадан, Польшадан, Россиядән, Кытайдан, бөтен товарның сертификаты бар.
— «Олимп»та, башка сәүдә үзәкләре белән чагыштырганда, товарларга бәяләр бераз югарырак, шулай булуга карамастан, сездә һәрвакыт сатып алучылар күп була. Клиентларны ничек җәлеп итәсез?
— Сез дөрес әйтәсез, бездә әйберләр арзанлы түгел, әмма сыйфатлы. Безнең хезмәткәрләр сатып алучыларга карата яхшы мөнәсәбәттә, ачык йөзле, өлгер, шуңа күрә безгә бер килгән кеше икенче тапкыр да бик теләп килә. Кибеттә чисталык, тәртип булсын өчен, товарлар кибет киштәләрендә матур ятсын һәм, әлбәттә, сатып алучыларга сайларга уңайлы булсын өчен мин барын да эшлим.
— Сез конкуренция тоясызмы?
— Шунысына сөенәм, безнең Барда халкы булдыклы, тырыш. Конкуренция «сәламәт» булганда — бу яхшы, ә кайвакыт ул партнерлыкка да әверелә, монысы да начар түгел.
— Район территориясендә спонсорлык ярдәме таләп ителүче зур чаралар еш уза. Сез спонсорлыкка ничек карыйсыз?
— Спонсорлык ярдәмен күрсәтү мөһим, дип саныйм, юкка гына: «Биргән — баеган» дип әйтмиләр. Без мәчеткә, инвалидлар җәмгыятенә, ветераннарга ярдәм итәбез. Сатып алучыларга да каршы барырга тырышабыз, зур суммага сатып алганда яхшы гына ташламалар ясыйбыз, акцияләр үткәрәбез.
— Кибеттә видеокамералар урнаштырылган, алар эшегездә ничек ярдәм итә?
— Беренчедән, ул миңа нинди вакытта да, нинди урында да онлайн режимында кибеттә нәрсә булганын күзәтү мөмкинлеге бирә. Икенчедән, кемнең киштәдән нәрсә алуын яңадан карарга мөмкин, бервакыт хәтта полиция күптән эзләгән куркыныч җинаятьчене дә тотуга ирештек.
— Уйлаганнарыгызны тормышка ашыра алдыгызмы, киләчәккә планнарыгыз?
— Без күп нәрсәгә ирештек, әмма ирешелгәннәрдә тукталырга җыенмыйбыз, үз эшебезне яратабыз һәм алга гына омтылабыз. Энергиябез җитәрлек, планнарыбыз да күп, мәсәлән, «Олимп»ның икенче катында күптән түгел генә яңа косметика бүлеге — «Все для красоты и здоровья» ачылды.
— Сез истәлекле юбилеегызны билгеләп үттегез, Яңа ел җитеп килә. Коллективка һәм сатып алучыларга нәрсәләр теләр идегез?
— Коллегаларны һәм сатып алучыларны юбилей һәм якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, яңа үрләр һәм уңышлар телим. Яңа елда барлык изге хыялларыгыз тормышка ашсын, яраткан эшегез шатлык китерсен!
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *