Аларның стихиясе – су hәм ут

Пример колокола
Пример колокола

“Карактан кала, уттан калмый“, дип дөрес әйтәләр. Ут-күз чыгу — иң куркыныч бәла-казаларның берсе. Элек авылларда бар корылмалар: йортлар, абзарлар, мунчалар агачтан гына булганга, янгын бер йортны гына түгел, ә бар авылны да алып китү куркынычы белән янаган, шуңа ут чыгуга бар халык игътибарлы булган.
22 – ОФПС ПСЧ-87 начальнигының урынбасары Салават Әсхәт улы Әхметовның сүзләре буенча, элекке заманнарда авыл урнашкан урынның иң биек ноктасында күзәтү манарасы – каланча куелган, аннан дежур кеше авылны күзәткән, әгәр ул төтен күрсә чаң каккан. Кыңгырау урынына металлдан ясалган төрле әйберләр дә, мәсәлән, рельс тимерен эләргә мөмкин булган.
Быел Совет янгын сүндерү сагының 100 еллык юбилее билгеләнә, ә бар нәрсә ирекле дружиналардан hәм гади янгын сүндерү средстволарыннан башланган. Аксакалларның хатирәләренә караганда, элек авыл өйләрендә, коймаларда чиләк, көрәк, балта ясалган табличкалар эленеп торган. hәм әгәр кем дә булса кыңгырау тавышын ишетсә, ул нәрсә белән янгын сүндерергә йөгерергә кирәклеген белгән.
Шулай ук hәр торак пунктта иреклеләр карамагында атка тагылучы янгын сүндерү җайланмасы булган. Ул арбага урнаштырылган насос hәм мичкәдән гыйбәрәт булган. Хәбәр алыну белән атларны җиккәннәр hәм янгын сүндерергә ашыкканнар, гадәттә ике ат кузгалган – икенчесендә запаска су белән мичкә булган. Бу алымны үткән гасырның 70 елларына хәтле кулланганнар, ә хәзер аларны автоцистерналар белән янгын сүндерү автомобильләре алмаштырды.
Конный пожарный ход
Конный пожарный ход

Шул вакыттан бирле ярты гасыр үткән, бар нәрсә, әйтерсең, тарихта гына калган, ләкин бу раритет экспонатлар, эшкә яраклы булып, безнең районда сакланганнар. Күптән түгел район үзәгендә яңа арт-объект — атка тагылучы янгын сүндерү җайланмасы пәйда булды. Ул 87нче янгын часте янында урнаштырылган. Бу эшне тормышка ашыруда ПСЧ-87 ветераны, ПСЧ-88нең башлыгы Вадим Хәлил улы Зиятовның булышлыгы зур булды. 88нче янгын часте коллективы белән бергә мичкә ясаганнар, арбаны реставрацияләгәннәр. Кодаш авылында насос табып, аны яңадан торгызганнар.
Кызганычка каршы, Барда районында янгын сүндерү сагының оешу hәм үсеше тарихы язылмаган, тик иң беренче документ кына сакланган – ул Пермь өлкә УГПСның УВДсы Чернушка шәhәрендә, Куеда, Барда, Октябрьский район үзәкләрендә, Большая Уса авылында, Павловский, Константиновский, Куединский нефть табу урыннарында өлкә ГУВДсының Дәүләт янгынга каршы службасының 22 отрядын оештыру турында 1995 елның 11 апрелендә чыккан 109 санлы боерыгы.
Бүген янгын частендә 45 кеше эшли, дежурствода ике расчет дежурлык итә, янә берсе резервта тора. Салават Әсхәт улының сүзләренә караганда, hәр җирлектә ирекле янгын сүндерү дружиналары бар, аларның гомуми әгъзалары саны – 243 кеше, шулай ук авария-коткару берләшмәләре оештырылган. Аларның вазыйфасына торак пунктларында дежур тору керә, әгәр янгын күрсәләр, тиз арада аның турында хәбәр бирергә тиешләр. Коткару машиналары килгәнче алар кешеләргә янгын урыныннан чыгарга булышалар hәм янгынны беренче янгын сүндерү чаралары белән сүндерә башлыйлар. Район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда янгын чыкса, беренче булып муниципаль янгын сагы килеп җитә hәм, Бардадан хәрби расчетлар килгәнче, янгынны сүндерү чараларын күрә.
— Аерым кешеләр турында гына сөйли алмыйм, янгын сүндерү ул — коллектив эш, әгәр сөйләсәң, барысын да билгеләргә кирәк, hәрберсе мактауга лаек. Минем практикамда өч зур янгын булды – беренчесе, автозаправка станциясендә бензин белән резервуар янганда, икенчесе, ЦДНГ-6да нефть белән резервуарга ут капканда, өченчесе, Бардада ике катлы барак янганда. Әмма әйтәсем килә — җиңел янгыннар булмый, hәрберсе кешеләр тормышын куркыныч астына куя. Ахырда минем коллегаларыма уңышлар, сәламәтлек, янгыннар hәм хәвефле чакырулар азрак булуын телим, — диде Салават Әсхәт улы.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *