Минем эш…

Фаниль Мурсалимов
Фәнил Мөрсәлимов хуҗалыгы да безне шундый хуш ис белән каршы алды. Гаҗәпләнәсе дә түгел: хуҗа – Бардабашның билгеле умартачыларыннан берсе, табигатьнең урман аланы шикелле матур почмагында урнашкан йорт яны участогында бал корты умарталары тезелеп киткән. Әйләнә-тирәдә — умартачының эш кирәк-яраклары, бал кортларын кышлату өчен эшләнгән йортлар.
— Биредә умарталар саны күп түгел – егермеләп кенә, ә төп умарталыгыбыз авылдан шактый еракта – урманда урнашкан, көн саен барып карап торабыз, шунда төн кунып калган чаклар да була, — дип сөйли Фәнил.
— Ә бу hөнәрне кайчан үз иттегез?
— Барысы да әтидән килә, ул – Хәмит исемле – электән кортчылык белән шөгыльләнде, умарталык тоту өчен шушы иркен урында йорт эшләде. Авылда элек кортчылар күп, корт гаиләләре саны 750 башка җитә иде. Хәзер дә бу эшне дәвам итүчеләр бар, тик корт гаиләләре саны шактый кимеде. Башта әтидән, ә соңрак белемнәр туплау, үз тәҗрибәм аша күп нәрсәгә өйрәндем.
— Сөйләшү рәвешегез ничектер шәhәр кешесенекенә охшаган кебек…
— Дөрестән дә, мин шәhәрдә яшәп алдым, автомашина йөрттем. Авыр туксанынчы еллар башлангач, авылга кайтуны кулайрак күрдем. Әти дә инде өлкән яшьтә иде, аның эш-мәшәкатьләрен кабул иттем.
— Үкенмисездер бит?
— Юк. Бер рәтенә төшкәч умартачы эше белән ныклап шөгыльләнә башладым. Эшеңнең нәтиҗәсен күрү яхшы бит ул. Тырышлык бушка китмәде – бер умартадан 100 әр килога кадәр бал алган чаклар булды. Быел да зарланырлык түгел – 35 әр килограмм чыга. Безнең бал әйбәт, үзенчәлекле тәмгә ия, күпләр мактый. Сату белән кыенлык юк, күпләп килеп алалар.
— Бу – минем эш, дип әйтәсез икән, димәк, аннан зур канәгатьләнү табасыздыр…
— Әйе, барысын да шартын китереп, нәтиҗәсе булсын, дип эшлим, селекция эше дә алып барырга тырышам. Күңелгә канәгатьләнү, җан рәхәте бирмәсә, болай эшләп тә булмас иде. Матди ягы да бар бит әле: балаларга яшәү шартлары тудыру өчен тырышабыз. Ә алар вакытлары булу белән hәрчак ярдәм итеп торалар. Менә шулай яшибез.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *