Сатып алучылар да күп булды, һава торышы да сынатмады…
ҺӘР БАКЧАЧЫ язны түземсезлек белән көтеп апа. Җир әле кар астыннан күренә генә башлый, ә аларның тәрәзә аллары һәм теплицалары үрентеләр белән тулы була. Язгы эшләр аз түгел, шуңа һәр минут кадерле. Үз участогыңда нәрсә һәм кайчан утыртуны билгеләргә, кирәкле инвентарь сатып алырга, орлыкларны әзерләп чәчәргә хәзер иң яхшы вакыт. Кирәк-яракны ярминкәдән башка кайда табырсың инде? Район администрациясе авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе белгече Р.В. Адутова сүзләре буенча, бу көнне үз продукцияләрен барысы 68 катнашучы: шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер һәм









