Киләчәккә юнәлеш

17 мартта, Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү hәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан, Бардага Пермь крае торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү министры Артем Александрович Балахнин килде. Ул котельныйларны карады, Барда җыены мәйданында булды, күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча булачак эшләрнеӊ күләмен бәяләде hәм киӊәшмә үткәрде.

Округ башлыгы Х.Г. Алапанов министрга үзәк су җылыту котельныен hәм Фин бистәсе микрорайонында урнашкан модульле котельныйны күрсәтте. Үзәк котельныйда 2019 елда техник яктан яӊарту үткәрелгән. 2019 елныӊ 29 апрелендә кабул ителгән “Пермь крае муниципаль берәмлекләре территорияләрендә җылылык белән тәэмин итү системаларыныӊ сыйфатлы эшләве буенча чараларны финанслауга муниципаль берәмлекләр бюджетларына Пермь крае бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында”гы 318-п санлы төбәк программасы ярдәмендә үзәк су җылыту котельныенда дүрт казан (котел) алмаштырылган, Фин бистәсе объектында да шундый ук эш башкарылган. Димәк, бер программа кысаларында ике котельныйда да барлык җылылык белән тәэмин итү чыганаклары яӊартылган.

Министр бер күп катлы йорт мисалында биналарны тышлау буенча якын арада планлаштырылган ремонт эшләрен өйрәнгәннән соӊ, делегация Барда җыены мәйданында булды, биредә 2024 елда Бөтенрәсәй авыл Сабантуе узачак. Артем Александрович объектлар белән танышты, әлеге территорияне төзекләндерү hәм бәйрәмне уздыруга җәмәгать урыннарын әзерләү планы буенча фикерләрен әйтте.

Край торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү министры эш сәфәренеӊ икенче өлеше администрациянеӊ актлар залында узды. Биредә Барда округын үстерү мәсьәләләре буенча киӊәшмә үткәрелде. Төп докладчы булып муниципалитет башлыгыныӊ территорияләрне үстерү буенча урынбасары И.С. Туйгелдин чыгыш ясады. Ул авыл территорияләренеӊ үсеше, округныӊ төрле программаларда катнашуы турында сөйләде, аларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә Бардада ишегалды территорияләре төзекләндерелүен, Габдулла Тукай исемендәге паркта фонтан төзелүен, округныӊ торак пунктларында җәмәгать территорияләре җиhазландырылуын, спорт hәм воркаут мәйданчыклары барлыкка килүен, административ hәм мәгариф учреждениеләре биналары фасадларын яӊарту буенча эшләр башкарылуын, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыклары урнаштырылуын билгеләде. Илнур Сөләйман улы сүзләренчә, Бөтенрәсәй авыл Сабантуена әзерлек кысаларында буа яр буен төзекләндерү дәвам итә, округ үзәгендә урам-юл челтәрен ремонтлау-төзекләндерү hәм башка эшләр планлаштырыла.

Аннан Артем Александрович hәм Хәлил Газбулла улы тиздән булачак бәйрәм белән котлап, тантаналы рәвештә капиталь төзелеш идарәсе, “Торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү” МКУсе, “Теплоэнерго” hәм “Торак-коммуналь хуҗалыгы” предприятиеләре начальникларына, урынбасарларына hәм белгечләренә Пермь крае Торак-коммуналь хуҗалыгы hәм төзекләндерү министрлыгыныӊ hәм Барда муниципаль округы администрациясенеӊ почет грамоталарын, рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Көн азагында Артем Балахнин үзенеӊ тәэсирләре белән уртаклашты: “2019 елда Барда беренчеләрдән булып коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасында катнашты hәм ике котельныйны реконструкцияләде. Бүген мин шәхсән үзем эшнеӊ уӊышлы узганына hәм 80 миллион сумлык проект үзен аклавына инандым. Яӊа җиhазлар җылылык белән тәэмин итү сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек биргән. Әмма эшне дәвам итәргә hәм инженерлык коммуникацияләрен модернизацияләү турында уйланырга кирәк. Моны быел ил Президенты кушуы буенча старт алган төбәк программа кысаларында эшләргә мөмкин. Сезнеӊ муниципалитет бу программага керде инде, ә проект-смета документациясе эшләнгәннән соӊ җылылык hәм су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау башланачак. Шулай ук округыгызныӊ “Уӊайлы шәhәр мохитен формалаштыру” программасында актив катнашуын билгеләп үтәргә кирәк. Чыннан да, яхшы объектлар барлыкка килгән, ә иӊ мөhиме, алар халык тарафыннан кулланыла. Округыгыз Барданыӊ үзәк урамнарында урнашкан 13 күп фатирлы йортны тышлау проектлары буенча капиталь ремонт фондыныӊ техник заказчысы булды. Бу биналар якын арада үзгәртеләчәк hәм норматив хәлгә китереләчәк”.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *