Барда округы гасырлар дәвамында hәрвакыт авыл хуҗалыгы тармагы үсеш алган район булып саналды. Ата-бабаларыбыз үз хезмәтләре белән яшәгән, җир эшкәрткән, мөгезле эре hәм вак терлек, кош-корт караган. Масса-күләм коллективлашу елларында колхозлар оештырыла. Бүген округ территориясендәге колхозлар урынында авыл хуҗалыгын үстерүче берничә зур предприятие эшләвен дәвам итә. Аларныӊ берсе ит токымлы маллар асраучы “Мир” ОООсы, оешманы М.Н. Галиев җитәкли.
Мөбарәк Нәҗмехан улы сүзләренчә, элек биредә кара-чуар токымлы сыерлар тотканнар, ә 10 ел элек баш санын герефорд токымына алмаштыру турында карар кабул ителгән. “Бу сыерларга берничә сыйфаты өчен игътибар иттем. Беренчедән, алар туберкулезга hәм башка җитди авыруларга чыдам, алар карауда hәм ашатуда талымсыз hәм күндәм, тиз авырлык җыялар hәм әйләнә-тирә мохит шартларына яраклашалар. Куе йонлы тәннәре салкыннарда да җылылык сакларга мөмкинлек бирә. Ләкин җилне яратмыйлар, шунда ук түбә астына яшеренергә тырышалар. Икенчедән, герефордлар итенеӊ сыйфаты югары. Өченчедән, сыерлар ел әйләнәсендә бозаулый”, — дип уртаклаша җитәкче.
Бүгенге көндә “Мир” ОООсында 146 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларныӊ 70е сыер, икесе үгез, калганнары бозаулар hәм башмаклар. Куштояклылар көтүе көненә берничә тапкыр туклануга мохтаҗ. Зур көтүне тукландыру өчен кайгыртучан хуҗалар бөртекле, күпьеллык үләннәр үстерә. “Быел да, узган еллардагы кебек үк, 331 гектар җир эшкәрттек. Гомуми мәйданнан 45 гектарны көзге бодай били, калган басулар язгы культуралар: бодай, солы hәм арпа астында. Моннан тыш, 525 гектарда күпьеллык үләннәр үстерәбез, алар рулоннарда печән hәм сенаж әзерләүгә баралар. Тулаем алганда, “Мир” ОООсы кышка 100 процентка әзер, терлек азыгы җитәрлек. Бөртеклеләрнеӊ бер өлеше герефордларга, икенче өлеше сатуга барачак”, — ди хуҗалык башлыгы.
Субсидияләр темасына кагылгач, Мөбарәк Нәҗмехан улы аныӊ оешмасы ярдәмнеӊ тиешле күләмен ала дип ассызыклады. “Погектаров-
ка“га, күпьеллык үләннәр үстерүгә, ашламалар алуга, ит токымлы терлек асрауга, элита орлыклар чәчкән өчен – барысына да өлешчә дәүләт ярдәме күрсәтелә. Гомумән, Пермь крае Агросәнәгать комплексы министрлыгыннан hәм муниципаль бюджеттан килгән теләсә нинди ярдәмне алар максималь рәвештә кулланырга тырыша.
— Субсидия чараларын техника алуга, паркны яӊартуга юнәлтәбез. Быел тырма тагылмасы, пресс-җыйгыч, ашлык ташу өчен МАЗ йөк машинасы сатып алдык. Моннан тыш, запас частьләргә, ягулык материалларына күп акча китә. Әгәр дә дәүләт аграрийларга булышмаса, безгә кыен булыр иде. Техника, ашламалар сатып алу, орлыкларны яӊарту мөмкинлеге булмаса, уӊыш алу кимер, ә авыл хуҗалыгы үсеш алмас иде, — дип өстәде аграрий.
“Мир“ ОООсында җиде эш урыны булдырылган, биредә тракторчы, ике терлекче, баш бухгалтер, кладовщик, баш инженер hәм предприятие җитәкчесе эшли. Кышкы чорда хезмәткәрләр саны җитә. Чәчү кампаниясе башлангач, хуҗалык өстәмә эшчеләр көчен җәлеп итә. 10га якын механизатор тракторларга утырып, басуга чыга. Юкка гына: “Төшке ашка кадерле кашык“, — димиләр ич. Эшләрне аяз, җылы көннәрдә башкарырга өлгерергә кирәк шул. Оста кулларда эш уйный. Мөбәрәк Галиев сүзләренчә, быел hава торышы сөендергән. Үләннәр бик яхшы үскән, ә бөртеклеләрдән күрелмәгән уӊыш җыелган…
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотолары.