Премьера аншлаг белән

«Бер кирпеч, ике кирпеч» («Раз кирпич, два кирпич»)БАРДА халык театры өчен Халыкара театр көнен яңа премьера белән билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Быел да искәрмә булмады. 27 мартта Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге сәхнәсендә драматург Аманулланың «Бер кирпеч, ике кирпеч» комедиясе буенча режиссер Раиф Кучумов куйган спектакль премьерасы тулы аншлаг белән үтте.
Кеше үз бәхетен кирпечләп төзи. Кемгәдер ул — зур акчалар, ә кемгәдер — үз куллары белән төзегән зур булмаган йорт. Байлык бәхет китерәме соң? Артистларның һәм авторның тамашачыларга җиткерергә теләгән төп фикере шул. Пьеса чын яшәү кыйммәтләре турында уйланырга мәҗбүр итә.
Бу көнне сәхнәдә театрның корифейлары Дамил Имайкин, Әлфия Якупова, Саҗидә Козиева, күпьеллык тәнәфестән соң — Әлфия Кучумова, Фидәил Машаев иде. Яшь артистларыбыз Рәмзидә һәм Ирек Шәрәфетдиновлар, Мансур Максеев та үз рольләрен бик матур уйнадылар. Ә Алсу Аптыкова һәм Зөһрә Таразова өчен ул дебют булды, алар аны уңышлы башкардылар.
Сәхнәдәге вакыйгалар шундый кызыклы һәм яшен тизлеге белән үтте, ирексездән үзеңне шунда катнашучы итеп хис итеп, спектакльгә тулысыңча кереп китәсең. һәр актер спектакльгә үз дәртен, ялкынын керткән, аларның уйнавы тамашачыларның күңелен күтәрде. Халык сәхнәдәге вакыйгаларны күзәтеп: «Ничек матур уйныйлар!», «Ничек шулай килештерергә мөмкин!!», дигән гаҗәпләнү, соклану сүзләрен әйтмичә кала алмады. Мин дә талантлы артистларыбызның искиткеч кызыклы образлар тудырып, шул кадәр профессионалларча уйнауларына сокланып утырдым. Ә бит артистларга шундый катлаулы образлар тудыру чыннан да җиңел түгел, геройларны төрле яктан күрсәтергә кирәк. Бай декорация һәм музыкаль бизәлеш образларны яхшырак ачарга ярдәм итте.
Менә спектакль тәмамланды, тамашачылар артистларны сәхнәдән җибәрми, алкышларга күмделәр. Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары С.Н.Назин, мәдәният идарәсе начальнигы Ә.Т.Халитова, Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге директоры Е.Н.Кәлимуллина режиссерга һәм спектакльдә катнашучыларга зур рәхмәт белдерделәр, бәйрәм белән котладылар, рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Без дә аларга яңа иҗади ачышлар, уңышлар, яңа рольләр, спектакльләр телибез. Алар үзләренең талантлы уеннары белән җан атучыларына — тамашачыларга чын канәгатьлек бүләк итсеннәр. Сезгә сәламәтлек һәм яңа иҗади уңышлар!
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *